Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кәрәзле телефоным шалтырагач, мин сәгатькә карап алдым, алты тулып килә: кичә сөйләшкән хатын – клиентым искә төште.
–Исәнмесез! Онытмадыгызмы? Без сезнең белән бүген сәгать алтыда минем фатирда очрашырга сөйләшкән идек, килә аласызмы? Көтәм.
Әйе-әйе дигән булсам да, эш белән мавыгып соңга кала язганмын. Бүлмәмне бикләп тиз генә урамга ашыктым. Бөдрәханәдә эшләгән чак, оста кулларым бик күпләргә ошый. Шактый гына үземнең клиентларым да җыелды. Эштән соң, ял көннәре кайчак фатирларына да чакыралар, йөреп хезмәтләндерәм. Танышларым аша таныш булмаганнары да шалтыраталар. Бүгенге клиентым да шундыйларларның берсе.
Бер үк төрле бишәр катлы йортлар урамы буйлап атлыйм, ашыгам. Адресны да яңадан карап тормадым, истә кебек: Бочкарев урамы, 6нчы йорт, 36нчы квартира. Подъезд ишеге ачык, кирпеч терәп куйганнар, турыга кирәкле катка бик тиз күтәрелдем.
Кыңгырау төймәсенә дә кат-кат басарга туры килмәде, көткәннәр ахрысы, бер кат басуга ишек ачылып, аннан утыз биш яшьләрдәге чибәр генә ир заты күренде. Кызыксынучан карашы белән миңа баштан аяк текләп карап торды да, елмаеп, ни йомыш дип, сорап куйды. Минем елмаеп торган иргә карап ачуым килә башлады:
”Я вообще-то по вызову“ дигән булдым, ярты битемне каплап торган кояштан саклый торган күзлегемне салып. Тыгыз, калку түшләремне кысып торган кофтамның өске ычкынган төймәсен эләктереп, баскычтан ашыгып менгәндә күтәрелгән болай да кыска юбкамны аскарак тарткалап торганда ир заты көлә башлады:
– Әле дә шундый “вызовлар“ бармыни ул? – дип көлүен дәвам итте.
– Бар! Бар, дидем, мин бөтен ачуымны җыеп, бар! Мин парикмахерша. Шунда гына ир заты эшнең нәрсәдә икәнен аңлап бугай, хатынын чакырды.
Менә бу туташ “по вызову“ дип, аңлата гына башлаган иде, хатыны тыңлап бетермәде:
Читкә йөрүең җитмәгән, хәзер өйгә чакыра башлагансың дип, котырган күзләре белән ирен читкә этеп миңа ташланды, чәчемнән эләктереп ала язды, ярый ире аны тотып өлгерде. Форсаттан файдаланып мин баскыч буйлап аска йөгердем. Булса да була икән. Мондый хурлыкка калырмын дип уйламаган идем: чәч кисәргә килеп, үземнең чәчне йолкып җибәрә яздылар. Алла сакласын! Кем мине шулай тупас шаяртты икән дип, уйлап подъезддан урамга чыктым. Бераз баргач төшенкелеккә бирелгән башымны күтәреп артка карарга булдым, куып килүче юкмы, янәсе. Шулчак күрше йортның номеры күзгә чалынды, алтынчы йорт, тап шушы йорт миңа кирәк булган бит, ашыгып алдагы йортка кергәнмен икән. Хәзер инде тиз генә керергә ашыкмадым, телефонымны алып клиент хатынның номерын җыйдым.

Әлиф Галимов, Уфа шәһәре.