Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


Гомер...,
Гомер ,тиз үтәсең,
Йөрәкләрне ник өтәсең?
Нигә, язмыш, үкенәсең,
Кемнән гафү үтенәсең?
Көндезге кояш офык артына юл алган чак иде. Мәдинә автобустан иң беренчеләрдән булып төште. Язгы, тәмле туган авыл һавасы аның күкрәген киңәйтеп җибәргәндәй булды. Шуңа да ашыкмыйча гына өйләренә таба атлады. “Шәп атлыйсыз, куып җитеп тә булмый үзегезне”, - дигән тавышка Мәдинә сискәнеп китте.Ул үзенең тиздән авылга каникулга кайтачагы турында хыялланып, яраткан әнисен шатландыруын күз алдына китереп, үткән елдагы җиләккә йөрүләрен искә төшереп, матур планнар корып, уйланып килә иде.
Яшьләр бер-берсен күптән белгән кешеләр кебек җай гына аралаша башладылар. Егет үзен Әхмәт дип таныштырды, әле апасына кунакка кайтуын, ә Мәдинә бу авыл кызы, шәһәрдә укуы, хәзер әнисе кырына ашыгуын әйтте. Сүзгә мавыгып атлагангамы Мәдинә өйләренә җиткәнен сизми дә калды. Әхмәт ”кич белән клубта очрашырбыз” дип, ышаныч белән саубуллашып, юлын дәвам итте.
Юллар, юллар.... Кемнәрне генә очраштырмый да, кемнәрне генә таныштырмый.
Мәдинәнең әнисе Гөлбану апа, кызы кайтып кергәч, шулкадәр шатланды, автобусның кайчан килүен белгәнгәме, самовары өстәлендә чыжлый, коймагы күптән пешкән, зур кунак көткәндәй өе җылы һәм якты иде.
Алар сөйкемле карашларын бер-берсеннән кызганмыйча, сагыну аша елмаша-елмаеша, ашыкмыйча гына чөркелдәшеп чәй эчтеләр. Әмма, егетнең “клубта очрашырбыз” дигән сүзләре нигәдер күңел почмагына кереп урнашканнар да, “онытмадыңмы” дигән сымак, кызны тынычта калдырмадылар.
Ходай Мәдинәдән чибәрлекне кызганмаган, балачактан пөхтә, җитез, эш сөючән, акыллы кыз булып үсте. Ул әнисенең ышанычы да, таянычы да, горурлыгы да иде.
Чәйдән соң тиз генә савыт-сабаны юды, тәрәзә төпләрен сөртеп алды, гөлләргә су сибәргә дә онытмады. Аннан соң әнисенең артыннан килеп кочаклады да, клубка чыгып дус кызларын күреп керәчәген белдерде.
Мәдинә килгәндә кояш үзенең юлын дәвам итеп офык артына кереп китәргә өлгергән иде инде. Кич җылы һәм тыныч бүген. Дус кызлары аны клуб каршында көткәннәр. Алар кочаклашып күрешкәннән соң баскан урыннарында сөйләшүләрен дәвам иттеләр. Сагынышканнар, сүзләре дә күп җыелган иде.Дус кызлары арасында иң якыны күрше кызы Тәслимә дә бар. Алар бергә үстеләр: бергә уйнадылар,бергә мәктәпкә йөределәр,хәттә бергә мунча керделәр, күп вакытта Тәслимә Мәдинәләрдә йокларга да кала иде. Шулай бервакыт җиләккә баргач бер хәл булды.Тәслимә үлән арасында яшеренеп яткан очлы тимер кисәгенә абынып аягын яралады. Аның елаганын күрсәгез.... Мәдинә дустын күкрәгенә кысып тынычландырырга тырышты. Югалып калмыйча, үзенә эчәргә дип алып барган суының яртысы белән ярасын юып башындагы яулыгын салып бәйләде, калган суын дустына эчереп юатты. Шул хәлдән соң Гөлбану апа Мәдинәне “минем врач кызым” дип шаярта торган булды.
“Кызлар, нигә клубка кермисез, әйдәгез ияртәм” дигән таныш тавышка Мәдинә сискәнеп китте, йөзенә нигәдер җиңелчә кызыллык йөгерде. Әмма ул үзен бик тиз кулга алды, “әйе шул, кызлар, клубка керик, нигә монда торабыз әле” дигән булып ишеккә таба атлады.
Ул, клубта үзен сәер тотуын сизепме, озак тормады, “юлдан соң арыганмын” дип, дуслары белән саубуллашты да кайтырга чыкты. Аның артыннан “таныш тавыш” тагын ияргән иде. Бу юлы алар ныграк таныштылар. Әхмәт Уфада электрик булып эшләвен, тулай торакта яшәвен әйтте. Ә Мәдинә тиздән врач булачагын, шулай ук тулай торакта торуын, әнисенең авылда берүзе генә гомер кичерүен, әтисенең ул кечкенә чагында ук ташлап китүе турында да әйтми калмады. Шулай да озак тормыйча, әнием борчыладыр, дип кереп китте.
Яшьлек үзенекен итте. Әхмәт Мәдинә янына килеп йөри башлады. Урта буйлы, зур зәңгәр күзле, чибәр кыз янына килеп йөргән курсташлары да, авылдаш егетләр дә юк түгел иде түгеллеген...
Мәдинә азаккы курста укыган чакта Әхмәт, өйләнешергә тәкъдим ясагач, әнием нәрсә әйтер бит әле, укуым да бетмәгән, дип ризалыгын бирмәде. Әмма егетнең өметен дә өзмәде.
Авылга кайткач әнисенә Әхмәт исемле егет белән танышуын, аның авылга апасына кайтып йөрүен сөйләде, өйләнешергә тәкъдим ясавын да яшермәде. Әнисе, укуың да бетмәгән бит, кызым, дип әйтергә уйлаган иде дә, Мәдинәнең өмет чаткылары тулышкан күзләренә карагач, тукталып калды.
...Уртача гына туй үткәргәннән соң Мәдинә Әхмәт янына тулай торакка яшәргә күчеп килде. Ул үзен, әтисез үскәнгәме, бәхетле, хәзер аның кырында таяныр кешесе бар, ул мине ярата, дип уйлады. Әтисенең булмавын бигрәк тә бала чакта, бик авыр кичерде шул. Бергә уйнаган кызларның әтиләре урманнан, печәннән кайткач ихатадагы балаларның барысына да “куян күчтәнәче” тараткан чакларын, бергә җитәкләшеп су буйларына төшүләрен, көймәләрдә йөрүләрен күргәндә аның күңеле балалык рәнҗеше белән елый, сыкрый иде.
...Укуын тәмамлаганда Мәдинә кызы Алсуны кулына алды. Шулай җай гына яңа тормыш башланды. Мәдинәне бары тулай торакта яшәүләре, бала да булгач бүлмәнең кысыклыгы борчый иде. Әхмәтнең “бала елавы йокларга бирми, мин дус егетләр кырына китәм” дип чыгып китүләре, кайсыбер кичләрен эчеп кайтулары тынгы бирми башласа да, бу хәл вакытлача гына, ул үтәр, тиздән җайланыр, дип үзен тынычландырырга тырышты. Вакыт йомгагы тәгәри торды. Кызы Алсуы тәпи басты, ватып-сындырып үзенекенчә сөйләшә башлады, аның “әни” дип эндәшүенә Мәдинә җанын да бирергә әзер иде. Кызын кочагына алса бар борчылулары тарала төшеп, якты, тыныч көннәр килүенә өмет белән яшәде. Әмма ләкин тормыш үзеннән-үзе генә уңай юнәлеш алмады, берсе артыннан берсен катлаулы сынаулар куя торды. Шулай көннәрдән бер көнне “районда яшь белгечләргә фатир бирәләр” дигәнне ишеткәч, Мәдинә, Әхмәтне күчеп китәргә, районга эшкә кайтырга кыстый .
Күп тә үтми алар районга күчеп киләләр, ә фатир алгач Мәдинәнең шатлануы-ы-ы, ул бәхет канатын кигәндәй, очар кош булып канатланып яши башлый. Күршеләре белән таныша, яраткан эшенә урнаша. Ә әнисе Гөлбану апаның куанычы эченә сыймый, чөнки хәзер балалары якын яшиләр, оныгы янына да ешрак килеп йөри ала.Ул аларга һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер тора.
Тормыш үзенең ыгы-зыгылары белән дәвам итә. Алсу балалар бакчасында, озакламый Әхмәт тә эшкә урнашыр, тормыш җайга салыныр, дигән уйлар өметләндерә Мәдинәне. Әмма ире эшкә керергә ашыкмый, районга күчеп килүдә, хатынын үзенең эшсез калуында гаепли, зәһәр елан Әхмәтнең яраткан ризыгына әйләнә. Аның кайдадыр кунып калулары, кайткач Мәдинәгә кул күтәрүләре гадәти хәл була башлый. Ире кайтмый калган чакларында Мәдинәнең, кызы Алсуны йоклатканнан соң, мендәрләргә чумып ярсып-ярсып елаулары яраларын тирәнәйтә бара.
...“Үз язмышың үз кулыңда” дигән сүзләрне күп ишетәбез. Ә моның белән тулысынча килешеп буламы икән соң... Эх, ни күрәчәгеңне алдан белеп булса иде дә бит...
Һәр кеше бәхеткә хаклы. Әмма күп вакытта бәхетлесе аның кадерен белми, бәхетсезе өмет белән яши, ниндидер уңай могҗизалар көтә. Дөнья шулай корылгандыр күрәсең инде.
...Бу көнне барлык табигать сәер иде. Әллә яңгырга инде, кояш та үзенең җылы нурларын чәчәргә кызганды кебек. Болытлар берсен-берсе куа баргандай берчә ашыгып, берчә туктап калып карая төштеләр.Бу көзнең чираттагы көйсезлеге иде.Юк, көз көйсез генә түгел, назлы булып, көннәре аязып, күңелләрне хушландырып җибәргән чаклары да бар.Ул үзенең муллыгы белән башка мизгелләрдән аерылып тора, өстәлләр җиләк-җимешләргә баей, урман төрле төстәге күлмәгенә төренә, болын печәне чабылып яңа яшел келәмгә охшап кала. Бу табигать матурлыгы кеше күңеленә тәэсир итми калмый, әлбәттә. Ничек кенә булмасын вакыт мизгелләрен йөгәннәп булмый шул.
...Бүгенге көннең торышы тәэсир иттеме Мәдинәнең дә күңеле төшенке иде. Иртәнге ыгы-зыгылардан арынып эшкә ашыкты. Алсуны балалар бакчасына кертеп калдырганнан соң әнисенә шалтыратып хәлен сорашты, эшкә башлагач вакыт булмаячагын ул белә иде.
Эштә дә кәефе шәптән булмады. Кичен кызы белән магазинга кереп азык-төлекләр алганнан соң өйләренә ашыктылар. Ашап-эчеп алдылар, Алсуны кочагына алып сөеп-назлап йоклатканнан соң, Мәдинә йокы бүлмәсенә чыгып ятты, әмма йокы алмады. Аның уйлары бала чагындагы әнисе белән йөргән печән аланнарына, утын әзерләгәндә үзеннән дә зуррак агачларны сөйрәп булышырга тырышкан чаклары, бәхетле студент елларын айкап чыга. Табигать баласына гына хас булган иксез-чиксез уйлары хәзерге тормышына туктала. Шулчак яз вакытында ташып-ярсып аккан елга булып күз яшьләре бәреп чыга...
Бу төнне Гөлбану апаны да йокы алмады. Аның күңеле дә нидер сизгән кебек тыныч түгел иде. Йокысызлыктан уйлары белән яшьлегенә кайтып урады, бүгенге яшәешенә беркадәр анализ ясап киләчәгенә күчте.Алдагы көннәрен, тыныч матур итеп күз алдына китерергә тырышып караса да, бүгенге төн шомлы тоелды, чөнки, бигрәк тә ана күңеленә хас булган уяулык Гөлбану апага да ят түгел иде.
Ә Мәдинә үзен кулга алып, соң булса да, әнисенә шалтыратып хәлен белергә уйлый, ... шул вакытта кычкырып җырлагандай итеп Әхмәт кайтып керә. Мәдинә аш бүлмәсенә кереп аш җылыта башлый. Әмма, дулап туймаган, күзләре акайган үгез шикелле ире аңа китереп суга. Мәдинә никадәрле генә тынычландырырга тырышса да, Әхмәт сүгенә-сүгенә, нидер кычкыра-кычкыра хатынына сугудан туктамый.
Мәдинә, тәннәренең авыртуына түзә алмаганлыктан, бу хәлдән котылырга тырыша... .
...Күпме вакытлар үткәндер, ул кызының “әни, әни” дип кычкыруына уянып киткәндәй була, һәм үзенең кулында канга манчылган пычак, ә идәндә Әхмәтнең хәрәкәтсез яткан гәүдәсен күрә...
Вакыт тукталып тормый, әлбәттә. Мәдинә өчен нинди генә авыр булса да гомер йомгагы сүтелә торды...
Еллар уза, сыкрап уза инде,
Сары сагыш чәчеп йөзләргә.
Көзләр белән китә матур яшьлек,
Кала инде бары түзәргә...
...Ул төрмә капкасыннан чыккач көн яктырып киткәндәй булды. Аны каршы алырга килүче кеше булмады. Бары тик йомшак җил генә, Мәдинәнең вакытсыз агара башлаган чәчләрен сыйпап,” түз-түз, алда тормыш дәвам итә, сине кызың көтә”, дигән шикелле тоела иде.
Поездга утыргач ул үзен өстеннән беркадәр йөкне бушаткандай, гәүдәләре җиңеләеп калгандай сизде. Шулай да аның йөзендә моң-сагыш, күз карашында эчке борчылу, күңел ярасы ярылып ята иде.Тук-тук,тук-тук...поезд тукылдый-тукылдый юл чакырымнарын саный, Мәдинәнең ашыгуын аңлагандай алга чаба.
Поездан төшкәч ул бераз тукталып калды, кая барырга: башта балалар йортына Алсу янынамы, әллә әнисенең каберенәме? (Гөлбану апа бу зур кайгыны күтәрә алмыйча ике ел үтүгә дөнья куйган иде).
Мәдинәнең аяклары үзләре дә сизмәстән Әхмәтне беренче мәртәбә очраткан сукмактан авылга табан юлны дәвам иттеләр... .
Аны Гөлбану апаның якты рухы да, кызы Алсу да көтә иде.

Светлана ВАСИКОВА.
Илеш районы.