Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“Китап” нәшрияты Мостай Кәрим әсәрләренең тулы җыентыгының соңгы, 10 нчы томын чыгарырга җыена.

Мостай Кәрим исемендәге фондтан хәбәр итүләренчә, 2019 елда китап Башкортстанның халык шагыйренең 100 еллыгы уңаеннан чыгарыла. Китапка көндәлек язмалар һәм хатлар туплана.
Мостай Кәрим әсәрләре җыентыгының беренче томы 2009 нчы елда шагыйрьнең 90 еллыгы уңаеннан дөнья күргән иде.