Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

– Кире кайттымы?

– Әйе.
– Озаккамы?
– Кем белә инде аны.
– Хәзер ничек соң?
– Шул элеккеге кебек инде.
– Бөтенләй дә үзгәрмәгәнме?
– Юк.
– Кайтуына шатлангансыңдыр инде.
– Юкны сөйләмә. Ансыз да бик рәхәт иде.
– Ниләр майтарган була соң?
– Ашый да, диванга ятып йоклый.
– Ничек, этеңне өйгә үк керттеңмени?
– Эт түгел, ирем кайтты, аңгыра!
– Миңа этем югалды дигән идең бит.
– Ирне эт дип әйткәнмендер мин сиңа ул чакта.
– Алай... Этең, гафу, ирең кайда булган соң?
– Кайда булсын, урамда инде – шул исерек хатыннары белән. Бомжлар белән чүплектә яшәп алганнар.
– Алайса эт дип әйтүең хакыйкатькә туры килә икән?
– Тагын ничек зурларга соң аны, үз кадерен белмәгәч.
– Башка яңалыклар юкмы?
– Җитеп торсын.
– Хуш, сау бул, алайса.
– Сау бул!
Фәнәвис Дәүләтбаев.