Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

– Хәдичә апа! Мин кызыгыз Әминәне кияүгә бирүегезне сорап килдем.
– Кызымны кияүгә сораучылар бик күп, ләкин әлегә берсенең дә безгә кирәкле сыйфатларын таба алмадык. Ә шулай да сөйләп карагыз. – Бәлки мин сезгә ошармын, үзегез күреп торасыз, Ходай буем-сынымны, матурлыгымны, акылны жәлләмәгән, хәтта артыгы белән биргән. Матурлык дигәннән ир заты маймылдан әз генә артыграк булса да ярый. Бик яшь булуыма карамастан, кулымда югары белем турында өч дипломым бар, шулардан берсе: терапевт, икенчесе агроном, өченчесен онытканмын, әнием зоотехник диде, ахрысы.
– Хәзер кулыңда акчаң булса, унлап диплом алырга да була. Ә кайсы дипломың сатып алынмаган?
– Терапевтныкы.
– Анысы яхшы. Шушы профессия белән эшләгән стажың ничә ел?
– Ике ай.
– Чирлегә дөрес диагноз куя алсаң ярар иде. Бер хирургның чирлегә тәпиен алдын артка куйганын үз күзем белән күрдем.
– Мин андый ахмаклардан түгел.
– Яшь табиблар шулай ди инде ул..
– Бөтенләй онытканмын – мин музыка-трактор урта белемле уку йортын беткән зат. Әнием югары уку йортына кергәнгә кадәр: улым, син әгәр дә музыкант була алмасаң, тракторист булып эшләрсең, дигән иде. Ә мин ресторанда җырлыйм да, биим дә, цирк номерларын да күрсәтәм, андагы эш хакым да ару гына, икебезгә әпәй-тоз алырга җитәчәк.
– Сез клоунга охшап торасыз да. Шул профессия буенча эшләгез, кызымны клоунга кияүгә бирәсем юк. Ә минем Әминәмнең өч кечкенә баласы бар бит әле, аларны да карый алырсызмы?
– Анысын тик сездән генә ишетәм, ә шулай да мин аларны да туйдыра да, киендерә дә алам.
– Ай-һай, ышанычым бөтенләй аз. Кызымны кияүгә биргәндә өч киявем дә шул ук сүзне әйткәннәр иде.
– Мин эчмим дә, тартмыйм да, азгын да түгел.
– Шешәдән генә эчмисез, тәмәкене утлы башыннан гына капмыйсызмы?
– Зинһар өчен кимсетмәгез. Алай булгач кече кызыгызга минем күзем төште, бәлки ул миңа кияүгә чыгар?
– Сез азгын егеткә охшагансыз.
– Әти-әнием зур урында эшлиләр, әгәр дә мин өйләнсәм, безне карарга бөтен көчләрен салачаклар.
– Әтиеңнең синнән башка ничә баласы бар?
– Сигез.
– Димәк сезгә әтиегездән ярдәм көтү, һавадан торна тотуга тиң икән.
– Бөтенләй исемнән чыккан. Карт әниемнең өч өе, ике машинасы да минем исемгә язылган.
– Ә нигә аны башта ук әйтмисез? Мөселман дине ир затларына дистәгә якын хатын алырга була ди, ризамын, өч кызымны да сезгә кияүгә бирергә ризамын.
Алсу Маликова.
Тәтешле районы, Аксәет авылы.