Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Зың-зы- ы- ың итеп чыңлаган будильник тавышына Нәзирә күзләрен ачты. Яшьләргә хас җиңеллек белән урыныннан торды. Күңеле каядыр оча, шатлана, канатлана кебек. Иртәнге чәен дә эчеп тормый, китап- дәфтәрләрен туплап мәктәпкә ашыкты.
Туган мәктәбендә менә икенче ел балаларга математика фәненнән белем бирә. Укытучы булу теләге бик яшьтән туды кызыйда. Яраткан укытучысы үрнәгендә педуниверситетның физика-математика факультетын сайлады. “Кая барасың син? Укытучының эш хакын беләсеңме? Мәктәп җилегеңне суырачак. Синдәйләргә нефть, авиация университетларының ишеге ачык, ләбаса?”, дисәләр дә, Нәзирә хыялыннан читкә тайпылмады. Уку җиңел бирелде аңа. Үзе дә бик тырыш булды. Һәр эштә актив катнашып, һәр семинарга ныклап әзерләнеп йөрде. Шәһәрдә калу мөмкинлеге дә бар иде. Юк, авылга, туган мәктәбенә кайтты...
Кайтты да, баштан-аяк эшкә чумды. Балалар белән эшләү бик җиңел. Үзе дә яңарак парта арасыннан чыккан кыз барысы белән дә уртак тел таба, күңелле чаралар үткәрә. Укучылар да үз итте яшь укытучыны.
Тик күңелне кырган бер ягы бар мәктәпнең: барсы да кәгазьгә чумган. Бүген укытучы ниләр генә язмый да, кем алдында гына отчет бирми?! Бер ходай үзе белә...

Нәзирә аның күңелен күрергә теләп: “Апа, кайгырмагыз әле. Сезнең ничек эшләгәнне укучылар, ата-аналар белә. Сез безнең иң яхшы укытучы апабыз”, –диде.

Ел башында фәнни хезмәт томнарына тиң эш программалары язу, укыту-тәрбия програм-масын алты-җиде елга алдан фаразлау дисеңме? Укыткан кабинетыңның паспорты бармы? Инструктаж дәфтәрең төзелгәнме? Балаларның тире чисталыгын, бет булу-булмавын тикшерү дәфтәрең кайда? Дистәләгән диагностикалар, анкеталар, отчетлар??? Пожарникка да отчет, прокурорга да. Милиция дә шалтырата, балигъ булмаганнар комиссиясе дә, санэпидстанция дә кәгазь сорый. Тагын әллә кемнәр шунда, тузга язылганы, язылмаганы....
Ничек түзә икән моңа укытучы халкы? Ә бит бар да олы яшьтәге апалар. Бик янып эшләгәннәре дә бар, югыйсә.Матур сөйләп, сикергәләп йөргәннәре дә юк түгел. Шундыйларын өстәгеләр ярата нигәдер. Эшләгәннәренә эш өстенә эш өелә. Ә теге ялтыравык бизәнеп-төзәнеп, түрәләр тирәсендә бөтерелә. Алар ак дисә – ак, кара дисә, кара ди.Кеше башыннан йөри дигәннәре шул буладыр. Андыйлардан ерак тора кызый. Алла сакласын....
Нәзирә шундый уйлар белән мәктәп бусагасын атлап керде. Аның артыннан ук бер укучының әнисе тирә-ягына утын чәчә-чәчә, директор кабинетына үтте. ”Имеш аның малаен укытучы “укымый”, диеп, бер дә юкка тиргәгән. Баланың өйдә вакыты юк, укырга мәктәпкә килә, менә шунда укытсын. Эше шул. Шуңа акча ала....”
Инде бераз тынычланып, дәрес башларга гына йөргәндә, ике кәгазь китереп тоттырды завуч
“ Срочно эшләргә”. Балаларга үзаллы эш биреп, отчет язарга утырды Нәзирә. Әй, диваналык : әле алтынчы сыйныфта гына укыган балаларыңның 9 сыйныфны беткәч, кая укырга керәчәкләрен язып бир имеш...Моннан өч ел элек үлеп киткән сугыш ветераны Фаткулла бабайга нинди ярдәм күрсәтелгән быелгы уку елында, яз...
Икенче дәрес бетүгә санэпидстанция вәкилләре килеп керде. Сыйныфларга кереп балалар белән сөйләшәме әллә дисәк, укытучылардан балаларның бетлеме, түгелме икәнлеген тикшерү дәфтәрләрен җыеп алдылар. Бер укытучының дәфтәре булмаган, өч мең штраф салып та киттеләр. Кичә генә пожарниклар килеп штраф салып киткән иде.
Дәресләр бетүгә, тагын срочно визасы белән кәгазь килде. Пробный экзамен нәтиҗәләре белән ронога килергә: “на ковер”. Нәзирәнең дә укучылары катнашты. Икеле дә бар инде.
Тапкырлау таблицасын белмәгән баланы ничекләр итеп ОГЭ, ЕГЭга әзерләүне, үз башыннан үткәргән кеше генә белә. Башка укытучыларны кимсетү максат түгел, әмма мәктәптә лимон урынына сыгылып, бар булмышын 100% балаларга биреп эшләүчеләр ул – математика һәм рус теле укытучылары. Әлбәттә, башлангыч сыйныф укытучыларының эшен дә җиңел дип әйтеп булмый. Тик аларның да төрлесе бар. Арасында миннән киткәнче, диючеләр дә юк түгел.
....РОНО коридоры укытучылар белән тулган. Бар да олы яшьтәге апалар. Башлар аска иелгән. Җинаять эшләгәннәрмени? Бер- берсеннән күз яшерәләр. Я, ходаем, нинди хурлык? Көнне төнгә ялгап эшлә дә, дөнья йөзендәге иң юньсез, иң ялкау , иң булдыксыз исемен күтәр инде? Җитмәсә, роно вәкиле:” Бу баланың аттестат алу алмавы сезнең намусыгызда”, дип утыра.
Бик әрнеп, ачынып кайтып китте укытучы халкы. Нәзирә үзеннән бигрәк яраткан укытучысы Мәрзия Галиевна өчен борчылды. Аның ничек балалар белән эшләвен, һәр баланы һәркөн бер адым алга сөйрәвен күреп, белеп үсте бит Нәзирә. Үзе дә аңа охшарга тырыша. Ә бүген Мәрзия апасы: “Нәзирә, акыллым, мин сиңа бары яхшылык телим. Минем язмышымны кабатлама. Кит мәктәптән. Эшләп-эшләп тә эшләми исемен күтәрү бик авыр. Әле гомерең башы. Ялгышма,”– диде. Апаның күзләре моңсу иде. Нәзирә аның күңелен күрергә теләп: “Апа, кайгырмагыз әле. Сезнең ничек эшләгәнне укучылар, ата-аналар белә. Сез безнең иң яхшы укытучы апабыз”, –диде.
“Замана белән бергә ата-ана да үзгәрә. Хәзер укыткан түгел, белсә, белмәсә дә , баласына “5” тезгән укытучылар модада”–апаның бу сүзләре Нәзирәнең күзләрен ачып җибәрде. Ә бит чынлап та шулай. Берничә ата-ана баласына “5” куюны сорап килгән иде. Сорап дип әйтү дөрес тә түгелдер. Таләп итәләр ич “5” ле куюны. Вәт китте замана.
Әллә чынлап уйларгамы? Соңгы вакытта шундый уйлар килә башка. Әнә бергә укыган кызлар –берсе дә мәктәпкә бармады. Кайсы кайда эш тапты. Ахирәте Гөлгенә “Гостиный двор”да кием сата. “Зарплатам синекеннән күбрәк. Кил, йөрмә шунда”, ди .

Нишләргә соң?
Китәргә, ярамый калырга?
Китәргә ярамый, калырга?

Р.S. Арып-талып кичен өенә кайтып керде Нәзирә. Телевизордан яңалыклар хәбәрчесе сөйли: “Н.шәһәренең 34 нче мәктәбендә 10 класс укучысы классташларына пычак кадаган. Яшь укытучыга бензин сибеп ут төрткән. Үз-үзенә пычак салган. Бар да авыр тән җәрәхәте белән дәваханәга озатылды” ....
Алтынай Сафина.