Татарстанда чираттагы әдәби марафон проекты башланды. Монда татарстанлылар гына түгел, Русиянең төрле төбәкләреннән укучы балалар катнаша ала.
Әдәби марафон — «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендә бара торган онлайн-марафон. Катнашучылар #әдәбимарафон хэштегы белән әдәби әсәрдән өзекләрне социаль челтәрләргә урнаштыра ала. Җиңүчеләр куелган язмалар белән уртаклашучылар һәм лайклар саны буенча билгеләнә. 21 көн дәвамында ВКонтакте һәм Инстаграм челтәрендә узачак.
“ Проектта катнашучылар укыган китапларыннан өзекләрне, үзләренең фикерләрен ВКонтакте һәм Инстаграмда, #әдәбимарафон һәм #татаркитапнәшрияты дигән хэштеглар куеп, дусларына тәкъдим итә ала.
Җиңүчеләр августта узачак финал тантанасында күренекле балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән күрешәчәк.