Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Башта миңа Вәлинең куллары ошады – шундый зур, матур куллар. Ә аннан бүтән бернәрсәсе дә ошамады.

* * *
Мин хатыныма бөтен гомерем буе тугры: ягъни, бер тапкыр да ташламадым...
* * *
Алиянең туган көненә мин үзем чыгарган шигыремне бүләк иткәч, ул мине “карун” дип атады. Кызык, ә Габдулла Тукайга шулай дип әйтүчеләр булды микән?
* * *
Башта мин аның белән кешечә сөйләшергә маташып карадым, аннан кул астыма нәрсә эләгә, шуңа күчтем...
* * *
Без юк кына сәбәп аркасында аерылыштык: мин аңа бер-ике-өч тапкыр гына хыянәт иткән идем, ә ул дошманнар гайбәтенә ышанды!
* * *
Хатын белән татулаштыруларын сорап, хакимияткә мөрәҗәгать итмәкче булам, чөнки ул, күпме генә кыйнасаң да, яхшылык белән әйткәнне аңламый.