Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Сентябрь ахырында Иранның Урмия шәһәрендә моҗизага тиң очрак була.

Хастаханәдә үле дип игълан ителгән 6 айлык бала моргта һушына килә. Бу хакта IRNA мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Сабыйның исән булуын аны юганда сизеп калалар, дип сөйли  ритуаль оешма вәкиле Әмир Аббас Абедини. Тиздән баланың җәсәден кәфенгә төреп җирләргә тиеш булалар.

Медиклар  балада исән булу билгеләре юк иде, дип бара. Нәнинең әти-әнисе исә Ходай Тәгаләгә бу могҗиза өчен рәхмәт әйтә.