Печать
Просмотров: 865

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Узган шимбәдә Португалия башкаласы Лиссабонда “Евровидение-2018”нең финалы үтте. Конкурсантлар арасында җитди көрәш барды. Ел саен үтә торган конкурста Европаның 26 көчле җырчылары көч сынашты. Нәтиҗәдә Израильдән Нетта Барзилай җиңүче булды. Шулай итеп, соңгы 20 ел эчендә Израиль беренче тапкыр бу Халыкара җыр конкурсында беренчелекне яулады.

25 яшьлек израильле Нетта, “Тоу” исемле дәртле җыр башкарып, залны басып алкышларга мәҗбүр итте.

Быелгы “Евровидение” Англия башкаручысы SuRie чыгыш ясаганда бер тамашачының сәхнәгә йөгереп чыгып, җырчы кулыннан микрофонны тартып алуы белән истә калды. Ул нидер кычкырырга тырышты, әмма сакчылар аны сөйрәп алды.

Әйткәндәй, букмекерлар Кипрдан Элени Фурейре җиңәр дип көткән иде. Әмма аларның фаразлары чынга ашмады.