Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Уңышның көткәндә түгел, бер уйламаганда килә торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булган. Американың Мэриленд штатындагы Балтимор шәһәрендә яшәүче Кевин Фенвикка балаларының мәктәп автобусына соңлавы байлык китерә.

Лотереядә оту теләге Фенвикта шулкадәр көчле була күрәсең, ул көн саен бер үк кибеттә билетлар сатып ала. Әмма беркөнне балалары мәктәп автобусына соңга кала һәм Фенвик аларны машина белән илтә. Шуңа эшенә ул гадәттәгечә түгел, ә башка юл белән барырга мәҗбүр була. Барышлый лотерея билетлары сатылучы кибетләрне караштыра. Ниһаять, Фенвик шундый кибетне күреп кала һәм 5 долларга бер билет сатып ала. Саклагыч катламны җуйгач ул 50 мең доллар, безнеңчә 3,3 миллион сум отуын аңлый. Башта ул үз күзләренә ышанмый. “Бу чын хәл түгелдер, күземә күренәдер дип, бер бастым, бер утырдым, аннары билетны тагын бер җентекләп карадым. Әмма “50 мең доллар” дигән язу урынында иде”,– дип сөйләгән америкалылы.

Менә сиңа, мә! Әгәр балалары автобуска соңга калмаса, 58 яшьлек иргә уңыш елмаер идеме икән? Русчалап әйтсәк, “что ни делается – все к лучшему” булган инде бу.

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Көньяк Африка республикасында Кейптаунда кыя  кырыенда турист ханым фотога төшәргә уйлый, махсус кадр өчен сикерә... һәм кыядан егылып төшә дә үлә. Бу хакта  News.com.au  яза.

Джоланди ле Ру ире Эндрю белән үзенең 31 яшьлек туган көнен карау мәйданында билгеләгән була. Хатын Кояш аша сикергәндәй итеп фото төшәргә тели, ләкин тигезлек хисен югалта да кыядан егыла.

Аның ире мәйдан әйләндерелеп алган койма аша  хатыны янына төшәргә тели, ләкин булдыралмый. Джоланди янына 3 сәгатьтән генә төшеп җиткән коткаручылар аның һәлак булуын әйтә.

Ә.Бикмурзина.

Фото: Эндрю ле Руның Facebook сәхифәсеннән алынды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы полициясе  дөяләргә атланып йөрүче махсус патруль булдыруы турында хәбәр итте. Бу хакта Gulf News белдерде. Портал мәгълүматлары буенча, бу адым Абу-Дабида тәртип саклау өчен генә  түгел, ә шул ук вакытта әмирлекләрнең гореф-гадәтләрен  саклауга да юнәлтелгән.

Дөягә атланган патрульләрне чүллекләрдә генә түгел, шәһәрләрдә дә очратырга булачак.

Шәһәрнең полиция башлыгы Мөхәммәд  әл-Румейси сүзләре буенча, “полицейскийлар хезмәт иткәндә җинаятьләрне булдырмау һәм җәмгыять белән аралашыр өчен югары стандартларга ярашлы укытылган”.

 

Ә.Шакирҗанова.

Фото: REGNUM агентлыгы.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Facebookта билгесез бер кәләш туйга чакырылучы күпсанлы кунакларга үз таләпләрен куйган. Һәм ул таләпләр теләсә кемнең ачуын чыгарырлык.

  Булачак килен Гавайя утравында үтәчәк туенда табынга килүчеләрнең барысын да видеоролигында катнаштырырга уйлаган. Моның өчен ул тантанада катнашучыларның барысы өчен дә дресс-код уйлап чыгарган.

  Шулай итеп, зифа буйлы (75 килограммга кадәр) хатын-кызлага бик яхшы һәм кыйммәтле билгеле бер фирмада җитештерелгән туфли кияргә боера. “Данлыклы кызыл табанлы, биек үкчәләр. Без әйләнеп аякларыбызны күтәреп җибәргәч, барысы да шаккатачак”, – ди яза  кәләш. Кунакларга шулай ук билгеле брендлы шарфлар сатып алырга куша. Тулы гәүдәле кызлар карадан киенергә тиеш була. Тулы гәүдәле ир-егетләр исә камуфляж кием һәм кроссовкилардан булырга тиеш. Алмаш кием булу да мәҗбүри. Һәр киемнең бәясе, һичшиксез, мең доллардан кимрәк булырга тиеш түгел.

  Балаларны баштанаяк кызылдан киендерергә тәкъдим итә. “Балаларның йөрәк формасын ясаячагын исегездә тотыгыз, сары яисә ниндидер шакшы төсләрдә булырга тиеш түгелләр”, – дип  шапырына кәләш. 

  Язмасы соңында ул туена әзерләнергә ел ярым вакыт бирә, шуңа да туйга килүчеләр аныңча киенгән булмасалар, бу хәлләргә түзеп тормаячагын белдерә.

  Интернетта аның белдерүен укыганнар кәләшне адекват түгел дип атыйлар. “Туй вакытында кешеләрне каладан чыгып китәргә өндәргә син ул кадәр кем булдың әле? Җитмәсә, бүләк тә өмет итәсең”, – дип ачулана юзерлар. Бик күпләр мондый таләпчән кәләшнең ничек итеп кияү таба алуына аптырашалар. “Мондыйга кем өйләнә икән?” дип кызның күзләренә карарга теләүчеләр дә шактый була.

  Әйткәндәй, болай итеп кеше аптыратучы кәләшләр әледән-әле табылып тора. Тагын бер кәләш кунакларны туйга кимендә 500 доллар (30 мең сум) акча белән килергә мәҗбүр итмәкче була. Өстәвенә, үзенә дә, киявенә дә 100 доллардан ким булмаган суммага шәхси сувенирлар бүләк итүләрен тели.

  Әй, мондый хәлләр чит илләрдә генә була инде, дисезме? Акча-байлыкка табынучы килен-кәләшләр үзебезнең арада да шактый. Моңа күпләр мисал китерә аладыр. Мин дә шундый бер киленне беләм. Ул үзенең карт каенанасына кимендә 5 мең сум акча салган очракта гына оныгының туена килергә рөхсәт итүен әйтә. Кая бара бу дөнья?

Р.Әхиярова.

 

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 Минск шәһәре янындагы Щомыслиц авыл советына караган Волковичи авылында бер урамга татарның каһарман егете - капитан Әдһәм Кәримов исемен биргәннәр.

56 ел билгесез солдат кабере булып саналган урында алтын йолдызлы обелиск торган. Шунда патриотик рухта чаралар уздырылган. 2000 елда биредә җирләнгән офицерның исеме ачыклана, митинг уздырыла. 354 Рогачев мотоукчылар Гвардия полкы салют биреп, капитан Кәримовка соңгы хөрмәт күрсәтелә. Урамнарына капитан Әдһәм Кәримов исемен бирү тәкъдимен мәктәп укучылары күтәреп чыга. Алар батыр татар егетенең биографиясен бастырып, бөтен кешеләргә таратып та бирәләр.

***

Әдһәм Мифтах улы Кәримов 1917 елда Каспий диңгезе буендагы (хәзер Казахстанның Җылый районына караган) Гурьев өлкәсе Жилая Коса авылында сәүдәгәр Мифтхетдин Кәримов гаиләсендә туган.

Сугышка кадәр 1 санлы балык заводында инспектор була. “Социалды аул” район гәзите хәбәрчесе булып эшли. Салым бухгалтерлары мәктәбен тәмамлап, баш салым инспекторы, район финанс бүлеге җитәкчесе булып эшли. Берничә тел белә.

 1939 елда армиягә алына, Казан полкчылар мәктәбе курсанты була, Куйбышевтагы Идел буе хәрби округында, 2 нче Пенза артиллерия училищесында хезмәт итә. Көнбатыш Армиянең 42 санлы укчылар дивизиясе составында сугышка керә. Мәскәүне обороналауда катнаша. Аның әнисенә часть командиры һәм замполит тарафыннан җибәрелгән рәхмәт хатлары “Прикаспийская коммуна” гәзитендә бастырыла.

Ржев-Вязьма плацдармында 5 көн дәвам иткән каты алышлардан соң, Көнбатыш фронты приказы белән аңа башта өлкән лейтенант, аннан соң капитан дәрәҗәсе бирелә.

Татар егете Әдһәм Кәримов 33нче Армия составында 1943-1944 елларда Спас-Деменск, Ельнинск-Дорогобужск һәм Смоленск-Рославльск операцияләрендә катнаша.

Смоленск һәм Беларусь җиренең көнчыгыш районнарын азат итүдә, фашистларны тар-мар иткән “Центр” операциясендә катнаша. 1944 елда 2нче Белоруссия фронты командованиесе аны орден белән бүләкли.

Капитан Әдһәм Кәримов 1944 елның 7 июлендә Минскины азат иткәндә батырларча һәлак була. Минскидан 5 чакрым ераклыкта Волковичи авылында полкташлары тарафыннан җирләнгән.

Алсу Төхвәтуллина.