Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Башкортстан Польшага бал сатуны җайга салган. “Башкортстан байлыклары сәүдә йорты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең төбәк җитештерүчесеннән 1740 кг башкорт балы шушы көннәрдә ирекле сату өчен Польшага озатылды.

Федераль ветеринар һәм фитосанитар күзәтү хезмәтенең Башкортстан буенча идарәлеге хәбәр итүенчә, чит илгә озатканга кадәр ведомство белгечләре Таможня союзы һәм Европа союзының Техник регламенты таләпләренә ярашлылыкка башкорт балына тулы лаборатор тикшерү үткәрде. Балга 5g формасындагы халыкара ветеринар сертификаты һәм өч телдә сәламәтлек сертификатлары тапшырылган.