Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Тормыш артын күрсәтә

Әби, бик зур ике сумка күтәреп, Мансур алдыннан көч-хәл белән атлый. Сумкалары бик авыр күрәсең, ул биш-алты минут саен берсен сикертебрәк җибәреп җайлырак итеп тота. Учларыннан бармак-
ларына шуышып сумкасы җиргә чак кына төшми кала да, әби, каяндыр көч табып, аны яңадан учына эләктерә. Аннан икенче сумкага чират җитә.
Ә әбинең атлавын күрсәгез – һәр адымын ул кыенлык белән атлый. Кайчакта аяклары бөгелеп китә һәм ул барып төшә яза. «Бакыр ун тиенгә мең сум бирәм, әби егылачак», – дип уйлады Мансур. Шулай уйлагач, аның юлы уңга борылса да, әби артыннан урам буйлап турыга китте.
Мансур әбидән бер унбиш адым артта атлый иде. Бераз уйлагач, ул араны биш адымга калдырырга булып, шәбрәк атлады. Якынрак килгәч әбинең гыжлап тын алуы ишетелде. Тимерче күреге кебек инде, чын тимерче күреге. Шулай тын ала әби. «Һушыннан язып авачак бу карчык, ант итәм, һушыннан язып авачак», – дип уйлады Мансур.
Шул вакытта әбинең бер аягы бөгелеп китте һәм ул чүгелде. Мансурны тантана биләп алды. «Гөрселди, хәзер гөрселди, әбекәй, һәм шунда ук җанын да бирә», – дип уйлады ул тантаналы итеп. Ләкин көткәне тормышка ашмады. Әби ниндидер аңлаешсыз сәбәп белән егылмый калды. «Кеше өметләре, – дип уйлап куйды Мансур. – Кеше өметләре сабын куыгы кебек шул. Сабын куыклары кебек шартлыйлар, теләкләр тормышка ашмый кала. Бәхетсез булып туганмын мин. Тик, әби, барыбер егылачак. Күп булса, тагы йөз метр юл үтәр. Мәтәләчәк әби. Минеке өскә чыгачак».
Ул әкрен генә әби артыннан юлын дәвам итте. Әби тагы өч тапкыр чак кына егылмый калды, ләкин барыбер бер йортның подъезд кырыена җитеп эченә кереп китә алды. «Вәт чукынган мәскәй, – дип уйлады Мансур. – Тәки егылмый кайтып җитә алды. Каян килә картларга мондый көч. Менә миңа кырык та юк, ә мондый җегәрлек юк инде миндә. Кызыкны күреп булмады. Әби мәтәлмәде. Болай аяныч бетәсен белгән булсам, иярми дә идем артыннан, вакытымны әрәм итеп. Тик өмет көчле иде шул».
Мансур шушы уйларын уйлады да, борылып үз өенә кайтып китте.
Тормыш һәрвакыт шулай, без өметләнәбез, ә ул – артын күрсәтә.
Юныс Зөбәеров.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>