Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Җир үче.

Хикәя

Себердә аны кирәкле кеше итеп кабул итәләр, чөнки ул теләсә нинди техниканың серен белә, тәртипле, булдыклы. Алтынның заты, яхшының аты югалмый бит ул. Шәриф монда эшкә урнашып, авылда төшенә дә кермәгән суммада хезмәт хакы ала. Ай саен авылга кайта, бер ай ял итә дә, тагын китеп бара.

Көләч кояш бөтен дөньяга якты нурларын чәчә. Карның яшәү сәгатьләре санаулы гына калып елый. Гөрләвекләр белән килгән язның сихерле авазлары күңелне әсәрләндерә. Уйсу җирләрдә әле эрегән кар исе аңкый, үрләр өстендә җиңел рәшә тибрәнеп тора.
Кыш буена шәрә утырган каеннар яшел күлмәген киеп, язгы җилдә канатларын селкеп сәламли. Кыш салкынлыгыннан тәмам туйган бар тереклек җанлана. Кар астыннан ашыга-ашыга умырзая калка. Аның кояш нурында җем- җем итеп торган чагу сары чәчкәсенә күзләр камаша. Иген кырларыннан пар күтәрелә, тургай моңы яңгырый. Юк, бу тургай гына түгел, яз җитүгә куанып җир сайрый.
Колхозда механизатор булып эшли торган Шәриф, түбә кыекларыннан апрель тамчылары тып-тып тама башлагач та, язгы чәчүгә чыгу өчен көннәрне санап көтә башлый. Авыл өстендә гаҗәеп җылы тынлык хасил булу белән кыштан ук әзерләп куйган техникасында басуга чыга. Көтеп алган шушы көннәр механизаторлар өчен бәйрәм кебек тоела. “ Язның бер көне елны туйдыра” дип юкка гына әйтмиләр. Һәр елны язгы чәчүне вакытында яхшы сыйфатлы итеп үткәргәнгә күрә, аларның колхозы районда алдынгылардан исәпләнә. Мул уңыш үстергәнгә эш хакын да елның-елына түлиләр.
Биология укытучысы, сәләтле чая хатын Мөнирә, иренең алдынгы игенче булуына шатланып, авыл хуҗалыгына теләктәшлек белән балаларда җир эшенә кызыксыну тәрбияләргә тырыша. Программада каралмаса да, язгы чәчү вакытында ел саен балаларны басуга экскурсиягә алып бара. Кара ефәк кебек ялтырап яткан яңа сөрелгән сабан басуында дымлы кара туфрак исен суларга теләк тудырасы килә. Мамык мендәр кебек җылы кара туфракның газизлеге үзенең күңеленә әти- әнисеннән күчкән хис бит ул. Шуның өчен дә, туган авылын яратып, дога сеңгән нигез ташына тугрылыклы булып яшиләр алар. Балалары башта авылның җидееллык мәктәбендә белем алалар. Улы Ирек урта белем алу өчен үзләреннән 15 чакрым ераклыктагы урыс мәктәбенә укырга керә. Иректән ике генә яшькә кече Айгөл дә шул мәктәпкә керә. Икесен дә бер фатирга урнаштыралар. Атнага бер тапкыр алар сагынып җәяүләп кайталар. Әнисе пешергән тәмле ризыкларны туйганчы ашап, бер атнага җитәрлек азык- төлек алып тагын китәләр.
Кояшның беренче нурлары белән бергә уянып, ял итүнең ни икәнен дә белмичә, әти-әнисе дөнья көтә. Иртәнге ашны әзерләп ирен һәм балаларын укырга, эшкә озата Мөнирә, үзе дә ашыгып мәктәпкә йөгерә. Ул – сыйныф җитәкчесе, балаларның әти-әниләре белән бәйләнеш тота. Шәриф балаларын укыту өчен көнне-төнгә ялгап эшли. Ләкин соңгы вакытта иген үстерә, мал асрау эшләрендә тоткарлыклар барлыкка килә башлый. Иген уңышын алу кимемәсә дә, ашлыкны хөкүмәткә тапшырып, колхозчыларга хезмәт хакы түләү кими. Авылның тоткасы колхоз аксый. Югарыдан күрсәтмәләр, күзәтүләр, җитәкчеләр тарафыннан игьтибар җитмичәме, анысын гади кеше аңлап бетерә алмый, тик шунысы авырлык тудыра, эшләүчегә акчалата түләү азайганнан-азая. Авыл хуҗалыгы эшләре: язгы чәчү, уңыш җыйнау, туңга сөрү һәм башкалар ягулык җитмәгәнлектән, агротехник яктан соңлап башкарыла башлый. Колхозларның кайберсенең исемен алмаштыралар, ләкин аңа карап хәл үзгәрмидер. Шәрифләр колхозы да көннән-көн артка сөйрәлә, кайбер басуларны чүп баса, шәхси хуҗалыкта мал асрап, аны сатып бераз акча табалар, барыбер балаларны укыту авырлаша. Ягулык юклыктан техникасы янында йөрәге сыкрап, басуга чыга алмыйча күпме басып торсын Шәриф кебек сабыр холыклы гаярь ирләр? Бу хәлгә түзә алмыйча кайберәүләр капчыгын асып Себер ягына чыгып китте. Шәриф тә акча табу нияте белән авылыннан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Авылдан киткәндә озак еллар тир түккән басуларга карап, йөрәге әрни, ирексездән күз яшьләре атылып чыга аның. Бу күңелсез хәл, гаиләсеннән вакытлыча булса да, аерым яшәргә туры килүе җанын бораулый.
Себердә аны кирәкле кеше итеп кабул итәләр, чөнки ул теләсә нинди техниканың серен белә, тәртипле, булдыклы. Алтынның заты, яхшының аты югалмый бит ул. Шәриф монда эшкә урнашып, авылда төшенә дә кермәгән суммада хезмәт хакы ала. Ай саен авылга кайта, бер ай ял итә дә, тагын китеп бара. Шулай берничә ел эшләп, өй салырга акча җыя, югыйсә, әти-әнисеннән калган ярым җимерек өйдә яшиләр иде. Ата-баба нигезен ташламыйлар, шунда матур итеп таштан өй төзиләр.
Ирек, урта белем алгач, югары белем алу өчен авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Укыган елларында төнлә каравылчы, йөк төяүче эшләрендә үзенә тамак туйдырырлык акча таба. Кызыл диплом ала. Аның сәләтен күреп укытучылар институтта калырга, аспирантурада укырга тәкъдим итәләр.
Айгөл урта белем алгач, бер еллык хисапчылар курсына укырга керә. Биредә ул үзенең мәхәббәтен очрата. “Кыз язмышы –кыл өстендә” диләр бит. Район үзәгендә бухгалтер булып эшкә урнашу белән бер ел да үтми – егете Рәсим белән туйлап пар тормыш башлыйлар. Рәсимнең әти-әниләре шәһәрдә мул тормышта яшиләр. Яшьләр алар янында бөтен яктан җитеш дөньяда рәхәт тормышта.
Шулай итен көннәр вакыт агачыннан берәм-берәм өзелеп төшеп тора. Мөнирәнең өченче баласы– кызы дөньяга аваз сала. Ул таң алдыннан туа, аңа Таңсылу исеме кушалар. Шәриф Себердә чакта, гаиләсен, авылын бик сагынып яши. Базы елгасының иркә дулкыннары кочагында үскән, басуларда саф туфрак исеннән исереп, яшәү көче алган кеше бит ул. Яланаяк йөгергән урамнары күңелен айкый. Инде Таңсылу кызы да тугач, Себергә бөтенләй дә китәсе килми. Колхозы исән калган, элеккечә гөрләп эшләгән, яшәгән авыллар да бар бит. Әлбәттә, хезмәт хакын заманына карап түләп торган җирдә, кеше эш эзләп, акча табу өчен каядыр чыгып китми. Шәхси хуҗалыгында мал асрап гаиләсе янында яши. Йөрәге әрнеп шулай уйлана да, колхоз рәисе булып эшләүченең авыл кешесе белән киңәш тә тотмыйча, аларның язмышы, авылның киләчәге турында җаваплылыгын онытып, теләсә нинди акылсыз хәлләр китереп чыгара. Шәриф бер кайтуында каяндыр килеп чыккан инвестор исемендә йөргән байлар элекке колхозның мал- туарларларын торагы белән бергә, булган трактор, комбайн чәчкечләрен гомумән техникасын сатып ала. Авыл кешесе аның ялчысы булып эшләргә тиеш була, ул аңа азмы- күпме ачтан үлмәслек кенә акчасын түли. Шәрифнең авылына кайтып яшисе килә, ләкин шунысы тоткарлый, аның пенсиягә китәр вакыты җиткән. Мөнирә белән киңәш тотып, тагын бер ел эшләргә була. Таңсылуга мөлдерәмә күзләрен тутырып карый да юлга чыга. Бу юлы Шәриф гаиләсеннән, авылыннан теләми генә чыгып китә, күңеле тула, күзләренә яшь килә. Поездда барганда юл буена уйланып, киләчәккә планнар корып, сабые Таңсылуны өзлексез күз алдында тотып, төн буена йоклый алмыйча җәфалана. Иртә белән эш урынына баргач, монда яшәүнең соңгы айлар булачагына күңеленнән нәтиҗә ясап куя. Аны бригадир итеп тәгаенләгән булалар. Эшенә зур җаваплылык белән караган намуслы кешене җитәкчеләрнең җибәрәсе килми. Төрле сәбәпләр табып, тоткарлыклар тудырып, ай артыннан ай буе эшләтәләр. Ниһаять, рөхсәт ителгәч, Шәриф бөтенләйгә Себердән китәргә җыена. Поездга билет ала. Расчет алгач, барып-кайтып бергә йөри торган күрше район кешесе белән станциягә барып поездга утыралар. Иңеннән олы авырлык төшкәндәй җиңеллек тоя ул. Поездда бер төн кунгач, төш вакытында озак тукталыш ясый торган станциядә вокзалдагы азык- төлек кибетенә кагылу нияте белән чыгып керергә була. Иптәше төшми, поезд кузгалырга гудок бирә, әмма Шәриф һаман юк. Иптәше тәрәзәдән карый, ишек янына басып, тирә-юньне күзәтә. Поезд кузгала. Иптәше Илгиз йөгереп барып, дежур хатынга әйтә, ул станциядәге милиционерга шалтыратып, Шәрифнең югалуы турында хәбәр итә. Ләкин милиционер бер дә андый кешене күрмәгәнлеген әйтә. Поездда тагын бер төн үтә, инде үзләренең станциясенә якынлашалар. Илгиз нишләргә дә белми, Шәрифнең әйберләрен дә алып төшә. Мөнирә Шәрифне тыны белән тартып кайтарырдай булып өзелеп көтә. Шалтыратып та җавап булмагач, шөбһәләнә башлый. Күңеленә шомлы уйлар керә. Икенче көнне дә, өченче көнне дә кайтмый. Илгиз дә бу кайгылы хәбәрне Мөнирәгә җиткерергә базнат итми тора. Өченче көнне, ниһаять, шалтырата. Мөнирә күз яшенә манчыла. Мәктәп директоры белән сөйләшеп, район полициясенә хәбәр итәләр. Шәрифнең югалуы турында һәм аны эзләргә ярдәм итүләрен үтенеп гариза язып калдыра. Мөнирә йөрәгендәге өермәне беркем дә, хәтта кечкенә кызы Таңсылу да баса алмас көннәр җитә..
Шәрифнең поездда торып калган әйберләрен алып, Илгиз Мөнирә янына килә, иренең киемнәрен үбә-үбә елый Мөнирә.
Ходайның һәр бирмеш көнендә, менә-менә кайтып керер сыман тоела ире Мөнирәгә. Көн артыннан көн, ай артыннан ай үтә – Шәриф юк. Полициядән дә хәбәр юк, Мөнирә анда да гел шалтыратып кына тора. Тик бер яңа хәбәр дә әйтмиләр шул, очына чыга алмыйлар. Әйтерсең лә, суга төшеп югалды. Себердәге җитәкчеләр белән дә бәйләнеш тоталар, ләкин эштән киткәннән бирле анда да аны беркем дә күрмәгән.

Бәла ялгыз йөрми диләр бит. Мөнирә хәсрәт диңгезендә йөзгәндә кызы Айгөл Рәсим кияве белән үзләренең машинасында авариягә очрап һәлак булалар. Аларның кызы белән улы тома ятим кала. Мөнирә балаларны үз тәрбиясенә ала. Мондый ерып чыга алмаслык ачы кайгыда да аларны тәрбияләү икенче планга кала алмый. Төн йокылары качкан, йөрәге әрнүдән туктамый, чәче агарган Мөнирә: “Нигә генә шул Себергә китүенә каршы килмәдем икән, хәерчелектә булса да, гаиләбез бөтен булыр иде. Сугыш вакытында да үлән ашап булса да, исән калганнар бит әле”, дип, үрсәләнде, үзен туктаусыз гаепләде.
Улы Ирек укытучыларның тәкъдиме белән аспирантурага керә, институтта аңа физика дәресләрен алып барырга ышанып тапшыралар. Авылга кайтуын бик теләсә дә, Мөнирә улының теләгенә каршы килә алмый, аның киләчәге фән белән бәйле булса, яхшырак булыр дип фатихасын бирә:
И, балакаем, ул инвестор дигән кешеләр акча артыннан куучылар гына. Аларга безнең авыл кешеләре яшәде ни дә, яшәмәде ни, авыл булды ни, булмады ни, акча килсен өчен генә тырышалар. Укы, балам, авыл хуҗалыгын үстерү өчен, авылны саклап калу өчен, бәлки, файдалы юлларын табарсың, бәлки, зур галим булырсың”, – ди ул.
–Әнкәем, авылыбызның нигезе корымасын, елгабызның суы саекмасын, урманыбызның яме артып торсын, дигән уйлар борчый минем күңелне. Әткәем тир түккән иген кырлары шаулап торсын да, мул уңыш китерсен иде дип уйлыйм бит мин. Әткәем югалгач, мин авылымны саклау өчен гомер буе тырышырмын дип ант иттем. Авылым яшәр, Алла бирса”,– ди Ирек. Бу сүзләрне ишеткәч, Мөнирәнең күзләреннән мөлдерәп яшь ага.
–Рәхмәт, улым, ди улын кочаклап Мөнирә. Ире Себердә чакта ел саен язгы чәчү вакытында басуга чыгып, тургай моңнарына хозурланып, яңа сөрелгән туфрак исен сулап кайта торган иде Мөнирә. Быел кайгы тулы күңелен юатыр өчен булса да, чыгып урыйм дисә, анда –кырлар бушап, тынлыкка чумган, тракторлар гөрелдәве ишетелми иде...
“Менә сиңа инвестор нинди була икән”, – дип пошаманга төшә ул. Инвесторлар баштагы мәлләрдә әзер абзарларда сыер асрап, сөт алып, савучыларга, мал караучыларга әз-мәз эш хакы түли әле. Иген үстерүдә дә инде ашланган җирдән уңыш алып, ашлыкны сатып, механизаторларга бераз акча түлиләр. Әмма, бу түләүләр елдан-ел кими бара. Игенчеләрнең дә бушка эшлисе килми, башка җирләргә китеп акчалырак эш эзли. Инвесторлар сыерларны сатып бетерә, абзарлары буш кала, тракторлар, комбайннар, гомумән, бөтен техниканы сатып бетерәләр. Алары законга да буйсынмыйлар, сөйләшеп тә тормыйлар хәтта.
Авыл халкы ничек яшәячәк, ничек көн күрәчәк? Язгы чәчүне ничек үткәрер дә, ничек иген үстерер, анысы алар өчен барыбер. Басуны чүп үләне баса. Каян килгән икән ул имансызлар? Болай булса, авыл юкка чыгар, ләбаса.
Күпме кешене рәнҗетеп җыйган акчалары ул кавемнәрнең тамагына кылчык булып кадалыр. Җир алардан үчен алыр, бу – шиксез. Гөнаһсыз авылның яшәү өчен көрәшүчеләренең бу– изге теләге.

Cәрия Сафиуллина,
Илеш районы

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>