Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Мин үч алучы

Кәҗәгә алты яшь тулгач, ул нишли? Без бәләкәй чакта шундый табышмак бар иде, җавабы бик гади, әлбәттә, җиденчегә китә. Ә менә кешегә 60 яшь тулгач нишли? Монда инде бер кәлимә сүз белән генә әйтеп булмый, җентекләп сөйләргә кирәк. Иң тәүдә эштән куалар. Монысы бик тә гаҗәп. Моңа кадәр һөнәр остасы, бәйрәм саен премияләр, грамоталар алып килгән, коллективның төп терәге булган абруйлы хезмәткәр кинәт кенә кирәксезгә әйләнә дә куя. Чөнки яшь кызларны яраткан шеф үзенең кул астында бабайлар түгел, ә кыска итәклеләр эшләвен хуп күрә. Итәксез булсалар бигрәк тә яхшы.

Шуннан инде эшсезне ялгызлык баса. Сиңа хәзер йомыш белән килүче юк, кесәңдә бер яртылык булмагач, дусларның дуслыгы да шиңеп бетә. Кыскасы, кирәксез кеше, хәзер инде сине күккә чөеп мактаучы түгел, сүгеп китүче дә юк.
Яртылык та юк, дидем, ә нигә алай икәнен үзем дә аңламадым. Бөтен хикмәт тә шунда. Мин бит пенсиягә чыкканда коэффициентым 1,75 иде. Тегендә эшләдем, монда хезмәт иттем диюләремне колакларына да элмәделәр, потолок 1,2 инде, шуннан артыгы барыбер кирәкми, диделәр. Ягъни, ифрат күп хезмәт хакы алганмын, шулай булгач, пенсияне дә уч тутырып алырга тиеш идем. Гамәлдә, хәзер мин яшәү минимумыннан да азрак алам. Ул “яшәү минимумы” дигән сүз татарча хәерче була икән. Шул акчага ничек яшим дисезме? Карчык белән икәүләп яшибез инде, аныкы квартплатага китә, минеке – икмәк белән тозга. Кайчак кәбестә, кишер дә алгалыйбыз. Ә менә ялгыз кешеләр ничек яшиләрдер, анысын әйтә алмыйм, бәлки суган суы суыралардыр.
Мондый тормыш философик уйларга батыра, мин кем дигән сорау тудыра. Гражданин түгел, хайван түгел, үлгән дә юк, яшәгән дә юк. Һәм кинәт гәзиттә бер акыллы сүз укып алдым: “Пенсионер – мститель государству”, – диелгән. Вәт рәхмәт яугырлары, дөресен ярып салганнар. Чыннан да шулай бит, нишләп әле күңел төшенкелегенә бирелергә, үч алырга кирәк. Ничекме? Соң, дәүләт безнең 60 яшь тулган көнне үлүебезне телиме? Тели! Димәк, үлмибез, сиксәнне дә тутырабыз, туксанны да. Пенсия түли-түли күзләре акайсын, чәчләре агарсын.
Менә шундый уйлар белән дәртләнеп яшәп ятам әле мин. Миңа күп кирәкми бит, кием гомергә җитәрлек әле, теге, СССР вакытында, хәерче заманда алып куелган; мебель бар, шул юклык, дефицит чорында запасы белән алынган. Квартирамы? Соң, әйтәм бит, хәерчелек заманында алган идек инде. Бүгенге муллык вакытында төшкә дә кермәс иде ул. Их, шул заманнар кире кайтса иде!..Менә шуларга үч итеп яшибез инде. Ил башлыклары күп итеп хезмәт хакы алган кешене хәерче ясаганнар икән, нәрсәгә хәзер аларны кызганырга, теләсә каян алып пенсия түләсеннәр. Акча табалмый интексеннәр, урлашырга да калмасын үзләренә. Үлмибез әле без, яшибез, китмибез теге дөньяга, если угодно вам туда, сами пожальте, господа!
Заһит Мурсиев.
Караидел районы.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>