Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Менә тагын 8нче март җитте. Алия иртәдән бирле яшьлек мәхәббәте Нияздан шалтырату көтә. Аның шулай елына берничә тапкыр хәл белешеп, бәйрәм белән котлый торган гадәте бар. Һаман да оныта алмавымы бу, яисә аны ташлап икенчегә кияүгә чыгып, яшьли ялгыз калганына ишарә итеп, үзенең өстенлеген күрсәтүеме. Белмәссең... Алиянең беренчесенә ышанасы килә, чөнки Нияз аның өчен идеал булды. Гомер буе Алия аны идеаллаштырып яшәде. Очрашып сөйләшмәсәләр дә, аның дөньяда яшәве, исәнлеген белү дә куаныч иде. Ул заман өчен Алия белән Ниязның бик ерак иде аралары. Араларда тик бәхет һәм мәхәббәт тулы хатлар гына йөрде. Бер-ике көн хат килми торса да, Алия кайда керергә белми, кулына эш бармый иде. Алия әле булса аптырый. Ничек алай булды соң? Ни өчен бергә була алмады алар? Ә бит нинди матур башланган иде мәхәббәтләре!
Язның азаккы көннәре иде. Тышта җылы кояш елмая. Күңел кайдадыр җилкенә. Озакламый укулар да бетә. Яшь белгечләр, диплом алып, кайсы кая таралышачак. Шуңа күрә бераз моңсу да.
–Әйдә безгә кунакка. Иртәгә Сабантуй була. Дәүләт имтиханнары алдыннан ял итеп килербез, –диде Мәрьям Алиягә, имтиханнан чыккач. Кыз башта каршылашты, ләкин Мәрьям шулкадәр кыстады, Алия ризалашмыйча булдыра алмады. Укулар да бетә, тиздән төрлесе төрле якка таралачак, башкача әллә очраша алачаклар, әллә юк. Бер дөнья күреп кайтыйм, башка якларда ничек яшиләр икән, дигән уй да башына килде. Сабантуй да күрәсе килде. Мәрьямнәрнең авылы Алиягә бик ошады. Су буена урнашкан, тип-тигез матур җир. Урамнар киң, ямь-яшел бәпкә үләне белән капланган, һәр ихата алдында агачлар үсеп утыра. Өйләр дә зур, төзек. Кайтып әзрәк ял итеп алгач, Мәрьям:
–Әйдә, авылны карап кайтыйк. Бер җиргә кунакка да кереп чыгарбыз, мин сине бер егет белән таныштырам әле. Минем абый ул. Сез бер-берегезгә туры килеп торасыз, –диде. Кунак – хуҗаның ишәге, дигән кебек, Алия бер сүз дә дәшә алмады. Алар барып кергәндә өйдә Хәлимә апа белән шәһәрдән килгән бер кунак әби икесе генә иде. Ай-вайга карамый, Хәлимә апа чәй куйды, күмәкләп утырып, күңелле итеп чәй эчеп алдылар. Бераз сөйләнеп утырдылар. Алия ишектән күзен алмады: кайтырмы икән Мәрьямнең абыйсы,

ниндирәк егет икән ул? Алар кайтырга җыена башлаганда ишек ачылды һәм ишектән бөдрә чәчле, зур күзле бер егет килеп керде. Мәрьям, исемнәрен әйтеп, аларны таныштырды. Нәрсәләр сөйләшкәннәрдер, Алия барысын да төш кебек кенә хәтерли. Бер күрүдә гашыйк булу шулай буладыр, күрәсең. Алиянең бер генә минутка да Ниязны ташлап китәсе килмәде.
– Иртәгә Сабантуй, минем чәч бигрәк җиткән, тасма куярлык. Кызлар, әзрәк кыскартыгыз әле,– диде Нияз. Мәрьям белән Алия икесе дә чәч кисә белмиләр. Ләкин күңелләре шулкадәр күтәренке иде, уйлап та тормый, кайчы алып, кыскарта башладылар. Хәлимә апа да:
–Шулай кирәк, әллә кайчан әйтәм, йөрмә пумала кебек, дип. Тыңламый. Ничек бүген кистерергә уйлады әле ул, – дип, кызларның күңелен күреп тора. Шул арада кич тә төшә башлады. Яшьләр, бергәләшеп, кичке уенга чыгып киттеләр. Бүген клубта кино була икән, башта кино карарга кереп утырдылар. Ләкин яшьлек хисләре тулып ташыган булгандыр, күрәсең, киң клуб та аларга кысык күренде. Күмәкләп авыл күрергә чыгып киттеләр. Юк нәрсәдән дә кызык табып, көлешә-көлешә урам буйлап йөрделәр. Нияз гел Алия янында булды, кайбердә кыюсыз гына биленнән дә тотып ала иде. Инде кино беткәндер дип, клубка кире килделәр. Анда яшьләр парлы бию бииләр иде. Нияз Алияне вальска чакырды. Бу Алиянең иң бәхетле мизгелләренең берсе булгандыр. Башка егетләр чакырып караса да, Нияз аны беркемгә дә бирмәде. Кич буе бер-берсеннән күзләрен ала алмадылар. Бүгенге кич тә, биюләр дә тик алар өчен генә кебек иде. Кичке уеннан соң Нияз кызларны озата килде, озак кына сөйләшеп тордылар. Гомерендә беренче тапкыр Алия танышканның беренче көнендә үк үбәргә рөхсәт итте. Кереп яткач та Алия Нияз турында озак уйлап ятты һәм, бәхетле елмаеп, йокыга киткәнен дә сизми калды. Көн вакыйгаларга бай булды, аруы да җиткән булгандыр.
–Әллә һаман йоклыйлар инде! – дигән тавышка уянып китте ул. Бу Нияз икән, иртүк сабантуй оештырып йөри. Мәрьям дә торып утырды. Җайлап торып, җыенып, Сабантуй башлануга, мәйданга барып та җиттеләр. Алиягә бу бик кызык иде, чөнки алар ягында күптән авыл сабантуйлары юк бит. Тип-тигез ялан халык белән тулы. Авыл халкы да, кунаклар да күп иде. Күрше авыллардан да килгәннәр. Кочаклашалар, күрешәләр, сөйләшәләр. Бик матур күренеш иде бу. Алия кызлар, егетләр белән танышты. Нияз төрле уеннарда катнашты, үзе дә уеннар оештырып йөрде. Сабантуй бик күңелле узды. Кичен шушы

мәйданда яшьләрнең кичке уены була икән. Алиягә бу да бик кызык тоелды. Алар ягында андый нәрсә юк бит. Ул бу турыда китаптан укып кына белә. Чынлап та аптыратырлык иде бу. Ялан тулы яшьләр җыелган, бер урында зур учак яна. Яшьләр төркем-төркем булып төрле уеннар уйныйлар, бииләр, гармун тарталар. Беркем дә ялындырып тормый, һәрберсе уенда катнаша. Шушында кеше үзенең яртысын табадыр да инде ул. Һәркем үзенә ошаганын сайларга тырыша, саклап йөртә. Бераз уйнаганнан соң Нияз Алиягә:
– Әйдә, мин сиңа үзебезнең Баллы чишмәне күрсәтәм. Аның суын бер эчкән кеше беркайчан да оныта алмый,– диде. Матур җылы төн иде бу. Күктән моңсу гына ай карый, йолдызлар җемелдәшә. Алар җайлап кына чишмә буена бардылар. Кечкенә чишмә челтер-челтер ага, ай яктысында чиста суы ялтырап күренә. Суда ай тирбәлгән кебек тә була. Тешне камаштырырлык салкын чишмә суын учлап эчеп алдылар. Су чынлап искитәрлек тәмле күренде кызга. Әллә кырында сөйгәне булганга, әллә чынлап та баллы иде аның суы. Бик озак утырды егет белән кыз анда. Таң алдыннан салкын төшә башлагач кына кузгалдылар. Киләчәк турында хыялландылар. Тик Алия ул турыда уйларга да курка иде. Чөнки хәзер укып бетеп, үз ягына эшкә кайтып китәчәк, ә аралар бик ерак. Очрашырлармы алар тагын? Әллә шушы очрашу беренчесе һәм соңгысы булырмы? Әгәр шулай була калса, ни үкенеч! Нигә генә килде икән ул монда, ник очраштылар икән алар? Менә китү көне дә килеп җитте. Нияз да иртүк озатырга килде, бер бәйләм ялан чәчәкләре тоткан. Кай арада җыеп өлгергән! Машина кузгалып китте, ә егет күздән югалганчы озатып калды. Очрашырлармы алар тагын? Алия башка бер нәрсә турында да уйлый алмады. Очрашуларының һәр минуты, Ниязның һәр сүзе истә иде. Шушы ашкыну, дәрт белән ул дәүләт имтиханнарын да бик уңышлы биреп чыкты. Тиздән диплом алып, үзенең туган ягына эшкә кайтып китте.
Авылда Алия, ашкынып, Нияздан хатлар көтте. Хат юкмы икән, дип, почтальонны каршы ала иде. Җәй кызу эш вакыты булгангамы, хатлар сирәк килде. Ниһаять, көзге эшләр беткәч: «Сагындым, киләм”,– дигән хат алды Алия. Шатлыгының чиге булмады. Ул киләсе көнне җиткерә алмый аптырап бетте. Менә Ул килде! Гашыйклар тугайларда йөрделәр. Алия Ниязга үзенең яраткан урыннарын күрсәтте. Тугайда әле балан да коелып бетмәгән иде. Кызгылт, сары, яшел яфраклар арасында әллә каян кызарып, күз явын алып, үзләре янына чакырып утыралар иде. Шуннан алар тауларга менделәр. Каенлы кулдагы миләш агачына исләре китеп тордылар. Ул агачның матурлыгы һушларны алырлык иде. Миләш агачы елның барлык мизгелендә дә матур дип юкка әйтмиләр икән. Озак итеп табигатьнең матурлыгына, авылның ямьлелегенә хозурланып карап тордылар. Ниязга таулар бигрәк ошады, аларда мондый таулар юк бит. Шуннан әти-әнигә ярдәм итеп алдылар. Егетнең кулыннан килмәгән эш юк икән. Нияз Алиянең әти-әнисенә дә бик ошады. Бәхетле мизгелләр бик тиз үтеп киттеләр. Икенче көнне Алия егетне озатып җибәрде.
Араларны хатлар бәйләп торды, йөрәкне шулар җылытты. Ниязның һәрбер хатын кабат-кабат укып, ятлап бетә иде Алия. Әйе, хат юлларының кайберсе әле булса хәтерендә аның. Алия тагын телефонга карап уйга калды. Юллары кайчан, ничек аймылыш булды аларның. «Исән-саумы икән. Шалтыратып бәйрәм белән котламасмы икән ни инде бу юлы. Их, ул вакытларда әлеге кебек машиналар, телефоннар булса, безнең дә аралар өзелмәс, бергә булыр идек, мөгаен», – дип, авыр сулап куйды.
Әкълимә Газизова.
Миякә районы Җилдәр авылы.