Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллинага Русия Дәүләт Думасының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бу дәрәҗәле бүләкне аңа Думаның Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе, Федераль татар милли-мәдәни мөхтә-
риятенең шура рәисе Илдар Гыйльметдинов Бүздәк җирендә узган “Бәлешфест” фестивале барышында тапшырды. Галимә һәм җәмәгать эшлеклесе әлеге бүләккә “Русия Федерациясендә милләтара татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен” лаек булды.
Альбина Хәлиуллина
М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта.
2016 елда З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында аның “Синсез...” дип исемләнгән шигъри җыентыгы дөнья күрде.