Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“Россия-1” телеканалы “Зөләйха күзләрен ача” күпсерияле фильмын төшерүгә тотына. Төп рольне күренекле актриса Чулпан Хамматова уйнаячак.

Август аеннан Себер табигатен һәм Ангара күренешләрен Кама елгасында, Татарстанның Лаеш һәм Чистай районнарында төшерәчәкләр. Фильмны төшерүчеләр төркеме алдында проблема да килеп туган – хәерче татар авылын таба алмаганнар, чөнки бар да “буялган һәм тышланган” булып чыккан. Нәкъ шул сәбәпле арытаба да башка фильмнар яки тапшырулар төшергәндә кулланырлык декорацияләр төзергә дигән фикергә килгәннәр.
Фильмның телеэкраннарга чыгу вакыты якынча – 2019нчы елның икенче яртысы.
Гүзәл Яхинаның ХХ гасырның 30нчы елларында “кулак” дип сөргенгә җибәрелгән татар хатыны турындагы “Зөләйха күзләрен ача” дигән тәүге китабы бестселлерга әйләнде һәм дөньяның 20 теленә тәрҗемә ителде.