Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Һава торышына әллә нәрсә булды. Башта кыш китә алмады, әле язның өченче ае башланса да, елның бу мизгеле тулысынча үз куәтенә керә алмый төсле. Атна саен котырган давыллар да тынгы бирми, әле тегендә, әле монда каза күрүчеләр турында хәбәрләр килеп тора. Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан кәрәзле телефоннарга яшен яшьнәве һәм җилнең секундына 17-22 метрга җитүе хакында смс-хәбәрләр килгән иде. Кайчан кояш чыгар да җил тынар инде дип өметләнмәгән кеше юктыр, мөгаен.

Республикада алдагы көннәрдә исә суыта. Синоптикларның фаразлары буенча, бүген, 4 майда, бераз кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы көндез 9-14, көньяк буенча 21 градус тәшкил итә.

Шимбә, 5 майда, төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы, таулы районнарда кар катыш яңгыр, көндез явым-төшемсез булуы көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә -2, +3, туфракта 0, -3, кырау төшә, көндез 10-15 градус җылы.

Якшәмбе көнне явым-төшем көтелми. Көндез республиканың көнбатышы буенча бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә +1, -4, туфракта 0, -5, кырау төшә, көндез 12-17 градус җылы булмакчы.