Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Шәһәргә охшаган, нефтьчеләр поселогында күп катлы йортлар да төзелгән. Үз йортларында тыныч кына яшәп ятучылар да бихисап. Сәгыйдәләр кыңгыраулы пар атларга утырып, яшел төскә бизәкләп буялган йортның капка төбенә килеп туктадылар. Йорт әллә кайдан балкып тора. Ишек аллары да яп-якты, утлары янып тора. Бу йортта Әнгыймә Нәгыймовна яши. Сәгыйдәләр эшләгән оешмада эшләп пенсиягә чыккан ветеран пенсионер. Аны Яңа ел белән тәбрикләргә килделәр Сәгыйдәләр.

Ишекне ачып керү белән борынга майда пешкән ризык исләре килеп бәрелде. Кунаклары да бар шикелле. Бу өйдә дә Яңа ел бәйрәме тантана итә. Иртәгә Яңа ел!
Кыш бабай – Фәрит Гарипов, үзенең көр тавышы белән Әнгыймә Нәгыймованы Яңа ел белән тәбрикли башлады. Тазалык, тормышында яңа уңышлар теләде, күчтәнәчләрен тапшырды. Кыш бабай гармунчы егет Радикка ымлады. Радик гармунын уйнап җибәрде. “Кар бөртекләре” җырлый-җырлый бии, бөтерелә башладылар. Фәрит Сәгыйдәгә төртеп алды:
– Ник җырламыйсың? Кушыл!
Сәгыйдә шак катты, ни тере, ни үле түгел басып тора. Үз күзләренә үзе ышанмый. Аптыравы йөзенә чыккан, агарынып киткән. Тагын ниләр күрәсе бар икән? Аяк астыннан идән каядыр шуа башлады. Аптырамаслык түгел!
Кунаклар арасында Сәгыйдәнең сөекле ире Рифат утыра. Әнгыймә Нәгыймованың Мәскәүдән кайткан кызы Алсу белән бер-берсеннән күзләрен алмый, көлә-көлә сөйләшәләр. Алларында матур, нечкә билле рюмкалар тора. Бернигә дә игътибар итмиләр. Бәлки, Рифат түгелдер дияр идең, арты белән утыра бит. Ирнең өстендә, Сәгыйдә Рифатның туган көненә бүләк иткән свитер. Сәгыйдәгә җырлау түгел, эндәшерлек тә хәле юк. Бөтен дөнья әйләнә. Сәгыйдә дә Җир шары бер бөтен дөнья белән әйләнә, кайда барып төшәрләр.
Быел, Сәгыйдә булдыклы ул, Сәгыйдә тарта ул дигәндәй, Яңа елның Чыршы бәйрәмен үткәрүне аңа тапшырдылар. Балалар өчен әйлән-бәйләне генә җитмәгән, зурлар өчен Бал-маскарад та үткәрде. Йөкләп биргәч тырышты инде. Олыларны Яңа ел бәйрәме белән өйләренә барып котлауны үзе уйлап чыгарды. Пар атлар, кыңгыраулары да табылды. Матур костюмнар киеп җырларга, биергә теләүчеләр бар. Кыш бабай булып керергә дә ризалаштылар. Менә бит, ничә олы кешегә шатлык, яңа ел бәйрәме күчтәнәче, котлаулар өләшеп йөриләр. Иртәгә Яңа ел!
Урамга чыктылар. Буран тынган. Күктә ай йөзә. Күк йөзен Кыш бабайның кызыл бияләе белән чистартканнар диярсең. Тәлгәш-тәлгәш кар алкалары саф көмеш сымак, ай нурларында иркәләнә. Нинди гүзәллек!
–Сәгыйдә апа, ник җырламадың? – дип төпченде гармунчы егет. Сәгыйдә аны ишетмәде.
Бәхетле дип уйланылган гаилә таралыр микәнни? Балалар? Гаилә түгәрәге җебе өзелеп китсә. Аны ничек ялгарга, кайдан ямарга белмәссең!
Башкаларны да барып котладылар. Алары төштәге кебек кенә. Сәгыйдә кыңгыраулы атлардан төшеп калды. Өенә табан атлады. Ничек өйгә керергә? Аяклар мамык кебек. Атлап та булмый, хәл юк. Сумкадан ачкыч табып өйгә керде. Ишек төбендә Рифатның аяк киемнәре... Шкафта кышкы өс-баш киемнәре эленеп тора. Димәк, Рифат өйдә. Сак кына барып йокы бүлмәсен ачып карады. Ире караватта йоклап ята. Сәгыйдәнең кайтканын да “сизмәде”, янәсе. Залда матур итеп бизәлгән купшы чыршы тора. Балалар йоклап яталар. Барысы да элеккечә. Ире гаиләдән бер кая да китмәгән ич! Тынычлан Сәгыйдә!
Иртәгәсен Сәгыйдә сүз башлады.
– Ишеткәнем бар иде, синең электән Әнгыймә Нәгыймованың кызы белән чуалганыңны. Зәвыгың шәп икән! Сайлаганың бик чибәр!
Рифат эндәшмәде.
– Әнгыймә Нәгыймованы да әйтер идем. Шундый иркә, чибәр кызына өч балалы ир сайламаса. Чираттан кияүне, баерак, ялгыз, күренеклерәк ирне табарга кирәк иде. Кунакка чакырган бит әле.
Рифат эндәшмәде.
Сәгыйдә дә туктады, башкача сүз дә куертмады. Сәгыйдәнең йөрәгенә кар суыгы төште. Кайчан гына җылыныр ул?
Йөрәгендә боз суыгы тоеп яшәү озакка сузылды. Сәгыйдәнең сынатырга хакы юк. Эшен, вазифасын, балаларын алга табан тартырга кирәк. Балалар хакына түзәргә, чыдарга кирәк. Ә ирне аны тиргәп, оялтып кына туры юлга күндереп була дигәнгә ышанмый ул. Рифатның үз акылы бар. Балалар ятим булып түгел, әтиле булып үсәргә тиеш.
Юк, юк! Сәгыйдәгә югалып калырга ярамый. Югалган бәхете өчен кайгырып утырса, үзенең югаласын белеп тора ул. Ничек итсә итте, үз эшен ачып җибәрде.
Көндәшләр, дошманнар көрәшеп яшәү өчен кирәктер. Сәгыйдәнең хәзер Рифат белән тиргәшергә, уйланырга, үткәннәрне тикшерергә дә вакыты юк, эше күп. Хатынга, иренең бу кыланышын чир зәхмәте дип кабул итәргә акылы җитте.
Рифат, сабыр хатынының ызгыш-талаш чыгармасын аңлады. Хатыны белмәгән-сизмәгән “гыйшык-мыйшык”ка нокта куйды шикелле. Бер кадәр басыла, тынычлана төште. Хатынына ягымлы, тыңлаучан ир, балаларына кайгыртучан әти булырга бөтен көчен биреп тырышты.