Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Казан урамнарыннан атлап барам. Поезд китәргә вакыт бар әле. Тирә якны күзәтәм, алда торган кибетләргә дә күз салам.
–Алма апа, Алма апа! – дип ишетелгән тавышка сискәнеп киттем. Фәния тавышы шикелле.
Ничә еллар күргәнем юк инде, Фәнияне. Безнең авылга туганнарына кайта иде. Безнең дә чыбык очы кардәш. Бездә балалар да күп. Рәхәтләнеп уйнарга була. Шаяралар, түзеп кенә тор: сикерәләр, бииләр, шау-гөр киләләр. Үпкәләшеп тә китәләр. Ничек кенә булса да Фәния шат күңелле. Әз генә бер әйбере булса, уртаклашырга тора. Әмма куркып та тормый. Мин тегеләрне җыеп эшләргә кушам, шаяруларына чик куярга тырышам. Авызын ерып, телен күрсәтеп: “Алма апа! Стиляга, бритый гусь!” – дип кача иде. Минем матур киенергә тырышуыма ишарә инде. Мин шартлардай булып куалап китсәм дә, тотарсың аны, әллә кая китеп югала. Ә кичкә барысы да онытыла.
Фәниягә унбер-унике яшьләр тирәсе булдымы микән, урамнан йөзе агарып, елап кайтып керде. Йөзендә нур калмаган. Болай матур кыз иде.
– Алма апа, әйт әле, минем әтием үземнеке түгел мени? – ди.
– Нинди сүз ул, кайдан таптың?
Эндәшми, елый, үксүдән туктамый. Әни эштән кайткач, әнигә сөйләдем. – Кем бу сүзне сөйләде. Нишләп әтиең синеке булмасын? – дип ипләп кенә сораша башлады. Почтальон ападан ишеткәнен белгәч, вакыт табып, почтальон Хавия апаны “ясап”та кайтты бугай.
Уку башланыр алдыннан Фәния Пермь шәһәренә кайтып китте. Аннан соң авылга бер-ике кайтты микән? Элекке шау-гөр килеп уйнап йөрүләр, буада су керүләр, урманга җиләккә, чикләвеккә йөрүләр бетте. “Стиляга бритый гусь” тә ишетелми. Әмма Фәния турында “Әти-әнисен тыңламый икән... Капма-каршы тиргәшә икән... Әти-әнисенә бигрәк ямьсез сүзләр әйтә икән дигән сүзләр килеп ишетелә башлады.
Миңа нәрсә инде, Фәния тәк, Фәния. Бик кирәкле кишер яфрагымы әллә! Аннан бөтенләй онытканмын. Әни белән бер кайтканда очрашып сөйләшкән. Мин дә аңладым.
Ул Хавия апаның “аңлаткан” сүзләрен бик авыр кичергән. Зур тетрәнү булган аның өчен, Фәния өчен бик авыр булган.
И, Хавия апа, Хавия апа! Сиңа нигә кирәк булды икән баланың йөрәген яралау. Нигә генә шул сүзләрне әйтеп баланың бәгьренә яра салдың икән? Сиңа ни җитмәде? Нәҗип җизни, Фәниянең әтисе булды ни дә, әтисе булмады ни? Синең ни эшең бар инде, – дип өзгәләндек.
Фәния картайган. Бите бөтен җыерчыктан гына тора икән диярсең. Күзләре дә эчкә баткан, тоныкланган. Йөзе дә сап-сары. Якындагы скамейкага утырдык.
– Әтием үземнеке түгел икәнлеген белгәч, ни эшләргә белмәдем. Тормышым үзгәрде. Әти-әнигә, бигрәк тә әнигә инде, көн күрсәтмәдем. Еладым, тузындым. Үземне генә бик дөрескә санап, аларны бөтен начарлыклар да гаепләдем. Күпме аңлатырга тырыштылар, юк, тыңламадым. Ишетмәдем дә. Үз туксаным туксан: – нигә сез мине алдап үстердегез? – имеш. Әти-әнидән яклау тапмаган бала урамга ияләшә. Тәртипсез уеннар белән мавыга. Миннән дә калмады бу уеннар. Иң ямьсезе, шул елларда тәмәке тартырга өйрәндем. Әл дә ташлый алганым юк.
Алма апа, саксыз әйтелгән бер сүз дә, зур ялкынның очкыны булырга мөмкин икән бит. Һәр сүзне уйлап, киңәшләшеп әйтү, аңлату кирәк булган ул чакта. Миңа, миңа ник тузынырга кирәк булган? Әтием булган бит, мине караган! Әниемне яраткан! Имеш, үземнеке түгел. Алдаганнар. Миңа начар булсын өчен алдамаганнар, миңа яхшы булсын, бәхетле, әти-әниле булып үссен дигәннәр.

Әти белән аерылышты әни. Әни белән генә яши башлагач, ничек яшәгәнне үзем генә беләм. Әнине кешегә дә исәпләмәдем. Шулай да мәктәпне тәмамлап, техникумда укып чыктым. Юллама буенча Татарстанга килеп чыктым. Кияүгә чыктым. Рус милләтеннән иде ирем. Әти-әнисенең акыллы, уңган булулары... Бердән-бер улларын шул кадәре тәртипле итеп үстергәннәр, югары белем биргәннәр. Улым туды, карап үстердек. Мин әкренләп “шешә” белән дуслаштым. Өйдән чыгып киттем. Менә, улым үлгәнен ишеткәнемә ел тула.
Җан авыртуын бер дару да басмый икән, кысып ала да, үзәгеңне өзәрлек итеп авырттыра икән ул. Әрни, сыкрый... И-и-и ул илереп елауларым, язмыш дип тә уйлауларым. Бер ел буе күземнән яшь кипмәде. Җанны әрнү баса. Хәзер эчтә давыл кузгала башлавын сизсәм, шунда ук кулыма дога китаплары алам. Укыйм, укыйм... Догалар булышкан кебек. Мин бит татарча укый да, яза да белмим. Кирәк булгач өйрәнә башладым. Догаларны аңлап бетермәсәм дә кат-кат укыйм. Әни миңа, бер кайчан да кешене каргама, начарлык теләмә, әйләнеп кайтыр, – дип әйтә иде. Юк, тыңламадым. Тиргәдем, бар кешене гаепләдем, каргадым... Фәния яшьле күзләрен сөртте.
Фәния урыныннан торды, әкрен генә атлап китте. Юату сүзләре тапмадым. Туктатмадым.
Адәм балаларының язмышы катлаулы. Берьяклы гына бәя бирергә ярамый. Үткәннәргә әйләнеп карасаң, гомеребез гел үзебез ясаган хаталарны төзәтеп үткән кебек. Ярый әле төзәтеп булырдай хаталар булса.