Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Төркиянең Кастамону шәһәрендә төрки телле әдәби журналларның баш мөхәррирләренең чираттагы IX конгрессы узды.
Конгресска 16 төрки халыклары һәм берләшмәләреннән 28 әдәбиятчы җыелды. Конгресста Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Башкортстан, Татарстан, Кырым, Гагаузстан (Молдова), Ирак, Иран, Косово, Македония, Төньяк Кипрдан киң мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре катнашты. Алар арасында башкорт шагыйрәсе һәм журналист, “Башкортстан кызы” журналының баш мөхәррире Гөлназ Котыева да бар иде.
Очрашуда мөхәррир чыгыш ясады, журналның башкорт әдәбияты үсешенә өлеше хакында сөйләде, үзара хезмәттәшлек турында фикер алышуда катнашты.
Конгресста “Төрки дөньясында ел әдәбиятчысы” премиясен тапшыру тантанасы да булды. Премияне Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров алды.