Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Без, цехтагы алты шлифовщик, көндезге ашны завод ашханәсендә ашап килгәч, бергә гапләшеп утырабыз. Эш башланырга унбиш минут вакыт калган була, бу арада төрле нәрсәләр турында сөйләшеп өлгерәсең, төрле яңалык та беләсең. Бүген Хәмит әйтеп куйды:
– Хәзер үземнең бәхет бар икәненә нык ышану белән ышандым. Бәхеттән мәхрүм түгел мин.
– Әллә лотереяга машина оттыңмы? – дип сорадым.
– Бәхет буш сүз ул, – диде Шамил. – Дөньяда бернинди бәхет юк.
– Нигә буш сүз булсын, – диде Мөгаллим. – Син дә машина отсаң бәхетлемен дияр идең.
– Машина отсаң да бу синең бәхетле икәнеңне күрсәтми, – диде Шамил. – Бу очраклылык кына. Бер билетта машина була. Ул билет очраклы рәвештә кемгәдер эләгә. Бу юлы Хәмиткә эләккән.
– Мин машина отмадым, – диде Хәмит.
– Акча тапкансыңдыр алай булгач, – дип елмайды Рамил.
– Акча да тапмадым. Кичә получка иде бит. Мин утыз ике мең алдым. Кайбер кичләрне дә калып эшләдем шул. Акча мул. Өйгә кайттым. Өсне алыштырдым. Магазиннан бер коньяк алып кайтырга кирәк дип, квартирадан чыктым. Ишекне чыгып бикләгәч уйлыйм: «Тукта әле, нигә мин бу чаклы акчаны кесәдә йөртәм?» Шулай уйлагач, кире ишекне ачып кердем дә, портмонене бушаттым. Биш мең генә калдырдым. Бардым магазинга. Кыйбатлы коньяк алдым. Биш йолдызлысын. Сатучы миңа әйтә. Сездән өч йөз алмыш дүрт сум, ди. Хәзер, димен. Кесәгә тыгылсам, портмоне юк. Ап-ак булдым. Акчаны онытканмын дип, кире коньякны куйдым. Юлны карый-карый кайттым. Ләкин табасыңмы ни? Ишек төбенә җиткәч, акчаның күбесен кире кертеп өйгә куйганым искә төште. Шуңа шатланганым! Менә шунда инде мин үземнең бәхетле икәнемне аңладым да.
Барыбыз да уйга батты. Бераз торгач Шамил:
– Чынлап та, синең бәхет бар, – диде.
Ышанып әйтте ул бу сүзләрне.

Юныс Зөбәеров.