Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


Сизенә, күптән сизенә шул Әминә иренең читкә йөргәнен. Имеш-мимешләр, төрле сүзләр ишетсә дә, бер хәл кылып булмый, үз күзе белән күрмәгән, кулы белән тотмаган. Ә беләсе, тотасы килә. Быел җәй җиткәч Әминә шул турыда нык-лап уйлана башлады. Үзе дә, көн дә эштә була шул, ирен күзәтергә вакыты да калмый. Аның ире участковый. Эше кешеләрнеке кебек түгел, күбрәк кич җиткәч чыгып китә, төнлә генә кайтып керә. Көндез вакыты булса, бераз ял итә. Төннәр буе дежурда булган чагы да бар. Эше шундый, янәсе. Әминә аңа күнекте инде, тик шик дигән нәрсә һаман күңелне кыра. Ире дә хәзер авылдаш сабакташы белән еш кына бергә йөри башлады. Эшеннән бирелгән мотоциклда чабалар, төнге дежурлары да ешайды. Көндез дә сабакташы аларга килеп йөри башлаган, кайчак бергә “төшереп”, сөйләшеп утыралар. Әминә бер тапкыр үзе күрде, очраклы гына төш вакыты өенә кайткан иде. Шунда инде аның башына бер уй килде: иртәгә көндез ире янына тагын сабакташы килсә, алар үзара сөйләшеп утырганда күп нәрсәне аңларга булыр, тик берәр җиргә яшеренеп тыңлап торырга кирәк. Ирләр бергә эчеп, сөйләшеп утырганда җиңүләре, кайсы, күпме “илләр“ алганлыклары турында мактанырга яраталар шул. Иренең сабакташының хатынын да чакырырга булды, икәүләп тыңларлар. Ирләре кайтканда йорт гадәттәгечә тыштан йозаклы булсын дип, өйгә тәрәзәдән керделәр. Озак көтәргә туры килмәде, капка төбенә мотоцикл килеп туктады, посып кына тәрәздән карасалар, алар өйгә кереп киләләр. Хатыннар алдан уйлаганча, тиз генә базга төшеп утырдылар. Аяк тавышлары алар өстеннән үтеп китте, өстәл янына үттеләр бугай. Хәзер тыңлыйсы гына калды, тик җүнләп бер нәрсә аңлап булмый, мыгырдаганнары гына ишетелә. Баз капкачын ачарга ярамый, өстәл яныннан бик ачык күренә, якында гына. Баздан чыксалар оят булачак, чыгып киткәннәрен көтсәләр, бик озакка сузылыр кебек.
Хатыннар пышылдашып кына киңәшләшеп алгач, баз капкачын бераз күтәреп тыңлап карарга булдылар. Ә ирләр, чынлап та, ашап-эчеп утыралар иде. Иренең сабакташы рюмкасын күтәргән вакытта аның күз алдында әкрен генә баз капкачы күтәрелә башлады. Шуны күрүгә аның рюмкасы төшеп китте, сикереп торып ишеккә ташланды. Ире кабарга тозлы кыяр эләктерәм дип, чәнечкесе белән банканы бутап күрмичә калды. Билгеле инде, дөбердәгән тавышка хатыннар баз капкачын төшереп өлгерделәр. Аңламаса да, берәр хәл булдымы икән дип, кобурасыннан пистолетын чыгарып ул иптәше артыннан йөгерде. Куып тотарлык түгел, чаба гына. Урамда авылдашлар туктап карап торалар, әллә нәрсә уйларга мөмкиннәр. Кешедән оят, алар куышалар, бер куркыныч хәл күренми, йөгерүдән туктап, пистолетын урынына кире тыкты, як-ягына каранып кына, атлап иптәшенең өенә китте. Ул барып кергәндә, анысы ике кулы белән башын каплап, дерелдәп тупсада утыра иде.
Бу вакыйгадан соң сабакташы аларга килеп йөрми башлады, участковыйның да төнге дежурлары сирәгәйде.
Ә хатыннар барыбер тулысынча тынычланмадылар, яңадан бер этлек уйлап йөриләр иде, әлбәттә.

Әлиф Галимов. Уфа шәһәре.