Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


Бер драматург Язучылар союзы рәисенең кабинетына керә дә, өстәлгә шап итеп калын папканы сала.
– Минем хатынымны Союзга алыгыз. Менә бөтен документларны әзерләдем, реко-
мендациялар алдык, – дип үтенечен белдерә.
– Нинди китаплар язган соң хатыныгыз? – дип төпченә рәис.
– Нинди дип ни. Бөтен пьесаларым да аның белән авторлыкта язылды. Иҗат җимешләребез уртак.
– Ә кайда белем алган ул?
– Уфаның кулинария училищесында.
– Әле берәр редакцияда эшлиме?
– Юк, 1975 елдан алып ашханәдә эшли. Кәтлитнең әллә ничә төрен пешерә белә.
– Иптәш, син ялгыш килгәнсең, – ди елмаеп рәис. – Бу бит – Язучылар союзы. Ашнакчылар союзы Ленин урамында урнашкан.

Айгиз
Баймөхәммәтов.