Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Матур әдәбият — җиһанны сүзләр аша күз алдына китерү сәнгате.

Матур әдәбиятка турыдан-туры фикер әйтү хас түгел, фикер-образлар аша, әдәби әсәрнең тукымасына сеңдерелеп, сиздермичә үткәрелә.
Матур әдәбият ул тормыш көзгебез, киләчәгебез. Аны яратучылар тормышка икенче күз белән карыйлар, яхшы белән яманны , актан караны аералар, ул тел байлыгын үстерә. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Шуңа күрә барлык балаларны да китап укырга өндисем килә. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урыный таба алыр. “Китап – белем чишмәсе” дигән халык. Чыннан да, китап биргән белемне бернәрсә дә алыштыра алмый. Укыгыз китапларны! Анда безнең тарихыбыз, милләтебез, безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрылыклы булып калыйк, дуслар!