Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Хезмәттәшебез хатыны белән аерылыша. Шома гына барып чыкмаган – җәнҗалга киткән. Без, билгеле, аның хәлен аңлыйбыз, әмма берничек тә хәлен җиңеләйтә алмыйбыз.
Менә тагын эшкә кара көеп килеп керде. Исәнләштек. Беркем берни дә сорамый – болай да барысы да аңлашыла. Көтмәгәндә, хезмәттәшебез мондый монолог сөйләп атты:
– Бервакыт мин хөрмә ашадым. Төшен, нишләптер, ташламадым, ә гөл төбенә күмеп куйдым. Күпмедер вакыт үткәч, инде бу хакта оныткач, гөл төбендә ят үсенте төртеп чыкты. Мин аны бүтән савытка күчереп утырттым һәм карый башладым. Хөрмә ай үсәсен көн үсте. Мин аны әти белән әнигә, дусларыма күрсәтеп мактана идем. Аннары минем яныма кунакка бер кыз килде һәм “бүлмәдә тәмәке исе аңкыган” дип, тәрәзәне ачты. Нәтиҗәдә, хөрмә өшеде һәм һәлак булды...
Хезмәттәшебез бер мәлгә тынып торды, аннан дәвам итте:
– Аны шул вакытта ук бәреп үтерәсе булган, ә мин, дивана, ул кызга өйләндем...
Гали ВӘЛИЕВ.