Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 


Бер коллегабыз: “Туйдым, эш тә эш, эш тә эш!” – дип котырынып, нервыланып, барыбызны да бимазалап йөри башлагач, без моны психотерапевт янына барырга күндердек. Икенче көнне килгән бу эшкә. Елый-елый безне кочаклый, өстәлдәге кәгазьләрне, компьютерларны үбә, “Йә, Хода, мин эштә, мин бит эштә!” – дип сөйләнә... “Ни булды тагын?” – дибез. Тынычлангач, ул барысын да сөйләп бирде.
– Бардым мин психотерапевт янына. Чиратта исерек ирләрен айнытырга дип 500 сум акчаларын кыстырып авыл хатыннары утыра. Бу тегеләрнең биш йөзлекләрен кесәсенә шудыра да, ирләрен алып кереп китә бүлмәсенә. Утыра торгач, минем дә чират җитте. Аңлатып бирдем ни өчен килгәнемне. “Эш бик тыгыз, чабып йөри торгач, туйдым дөньясыннан”, – дим.

Каршына утыртып куйды да тотынды бу мине гипнозларга. Кабердән чыккан кебек куркыныч тавыш белән сөйли:
– Күз алдыңа китер, син авылда... Син авылдаааа.... Фермадан тирес чыгарасың... Көн салкын... Кулларыңа тишек бияләй киеп, авыр сәнәк белән тирес чыгарасың... Тирес күп, бик күп, бетми дә бетми... Дүшәмбе көнне син тирес чыгарасың... Сишәмбе көнне тирес чыгарасың... Чәршәмбе көнне тирес чыгарасың... Пәнҗешәмбе көнне тирес чыгарасың... Җомга көнне тирес чыгарасың... Шимбә көнне...
– Ял итәмме? – дип бүлдердем тегене, котын алып.
– Гипноз сеансын бүлмә! – дип ысылдады бу миңа. – Шимбә көнне дә, якшәмбе көнне дә син тирес чыгарасың. Синең бер генә ял көнең бар – авылга Казаннан министр килгән көнне син тиресне көндез түгел, төнлә чыгарасың. Аннары сыерларыңны шампунь белән юасың, ферманы акшарлыйсың да, ак халат киеп, кунакларны каршы аласың. Алар киткәч, үзеңә тиешле йөз граммны җибәрәсең дә, ак халатыңны салып, тирес чыгарасың.
Шулай дип сөйләде-сөйләде дә психотерапевт, акырып җибәрде:
– Аңладыңмы шуны, маңка малай! Бар, котырып йөрмә, директорыңа рәхмәт әйт! Эшеңдәге хезмәттәшләреңне кочаклап ела да, хезмәт хакыңның яртысыннан баш тарт! Юк-бар белән баш катырып, минем янга килеп йөрисе булма! Минем исерекләрне айнытасым бар!
Ничек чыгып киткәнемне дә, өйгә ничек кайтып җиткәнемне дә хәтерләмим... Аңыма килүгә, эшкә йөгердем...

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.