Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 



Искәндәрнең Бүләк авылына килеп төзелеш өчен агач материаллары әзерләү эшенә тотынуына да хәтсез вакыт үтеп киткән иде инде. Ул трактор белән урманнан әзер киселгән бүрәнәләрне үзләре яшәгән квартиралары янына ташый. Эш бик җиңелдән түгел. Шулай булса да егетләр бирешеп тормыйлар, карга бата-чума булса да, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр тырышалар. Ничек тә булса ышанып тапшырылган эшне җиренә җиткерергә кирәк. Менә бүген дә хәтсез эш эшләнде.

Бергәләп кабинада утырып килгән иптәше белән шулар хакында сөйләнә-сөйләнә, алар капка төбенә җиткәннәрен сизми дә калдылар. Искәндәр тракторын туктатты да, шунда ук ишеген ачып, җиргә сикерде. Шулвакыт каршысында бер таныш йөз пәйда булды. Уйламаганда очрагангамы, әллә ул нык үзгәргәнме, аны беразга кем дип әйтергә дә белми торды. Таныганнан соң да күңеле эреп китә алмады. Хәтта үзе дә сизмәстән чигенә биреп куйды. Ул ара да булмый, бераз кызмача булып алган таныш йөзнең кыюлыгы жиңде. Ул Искәндәрнең муенына килеп сарылды.
– Ничә тапкыр килдем инде, эштәсең дә эштәсең, –диде, әнисенә иркәләнгән бала кебек итеп.–Әле дә кайтуыңны көтә-көтә өшеп беттем. Минем монда икәнемне әле булса белмисеңмени? Нигә һич югында бер тапкыр булса да барып күренмисең?
Очраклы килеп чыккан мондый хәлгә Искәндәр иң башта югалып калды. Аннан үзләренең урам уртасында кочаклашып торуларын абайлап уңайсызланды. Мондый хәлдән тизрәк арынырга теләп ахрысы, аның кулларын үзеннән алды да:
– Нәрсә кылануың бу, Гөлзифа? Тыныч кына сөйләшеп булмыймы ни, – диде, нәрсә дип сүз кушарга да белмичә бераз торганнан соң.
–Ничек инде тыныч кына? – Гөлзифаның тавышы бу юлы үпкәләү катыш чыкты. –Белсәң икән ничек сагынганымны!
Алар бер тын сүзсез генә карашып алдылар.
Гөлзифага Искәндәр ни дә булса әйтер, ул да сагынуын белдерми калмас кебек иде. Ул һаман да эндәшми торгач:
– Йөрәгең таштыр синең! Мин, беркатлы, танышлар очраган саен барысын да бөртекләп сорашам. Ә син очрашканда да телеңне жәллисең.
Искәндәр һаман зиһенен җыя алмый идеме, үзенең дәшәсе килмәдеме, башын аска иеп сүзсез тора бирде. Гөлзифа читкәрәк тартыла биреп, яшьле күзләрен тагы да аңа төбәде.
–Бүген кичкә бармый калма, ярыймы. Сөйләшеп утырырбыз. Азрак эч бушап калыр, ичмасам.
–Булдыра алмам, ахрысы, Гөлзифа, – диде Искәндәр, яңа гына йокысыннан уянгандай булып.
Гөлзифаның кинәт йөзе үзгәрде. Баягы чаялыгы бетте. Башы түбән иелде. Алар тагы да сүзсез калдылар. Кызмача хатын Искәндәрнең гамьсез күренгән йөзенә бераз карап торды да, ярсып яңадан сүз башлады:
–Искәндәр, дим! Мин синең шушы сүзләреңне ишетер өчен килдеммени! Нигә шулкадәр таш бәгырьләнәсеңдер, белмим. Әле бит синең кайгылы чагың. Бергәләп сөйләшеп утырсак, шул хәсрәтләрең беразга онытылып торыр иде, диюем. Сине һәрвакыт хәсрәт эчендә яши икән дип уйламыйм. Шулай икән дип уйлый күрмә тагын. Яхшы яшәвеңне, шатлыклы көннәреңне дә ишетмичә калмадым, әлбәттә. Шуларны үз авызыңнан ишетәсем килгән иде.
Искәндәр бер атлап, бер аны тыңлап, һаман ераклаша баргач, Гөлзифаның бөтенләй хәтере калды. Яңадан сүз ялгап торуның файдасыз икәнен аңлап, кинәт әйләнде дә, хушлашып та тормыйча китеп барды.
Искәндәр никадәр салкын күренергә дә тырышмасын, бу көтелмәгән очрашу аңа да тәэсир итми калмады. Аз гына арада да миен ярып әллә ничә төрле уйлар үтте. Кичке аштан соң йорт хуҗасы белән тәмәке көйрәтергә чыккан булып, Гөлзифа турында сорашмый булдыра алмады.
–Бая килгән Гөлзифа киленне әйтәсеңме? – диде ул, тәмәкесен бер кинәнеп суырып, төтенен югары чөеп җибәргәннән соң. – Әле сиңа шулай сарылса да, аны начар хатын дип булмый. Ачык йөзле, һәркем белән уртак тел таба белә, эшләгән җирендә дә читләткәннәрен белимим. Тик бер йомшак ягы бар: кайсы чакта төшергәләп ала. Монда ире Зарифның да гаебе бар. Ул гармун уйнарга да, телгә дә оста, уен-көлкегә дә әвәс булды. Шуңа күрә аларны һәрвакыт эчке мәҗлесләренә чакырдылар. Ә Зариф үзе башка вакытта да айнып тормады. Андый вакытта киленне дә үз артыннан ияртте. Еш кына эчәргә таптырды, үзен дә эчерде. Аныңча булмаса, тавыш-гауга чыгарды. Андый көннәр ешайганнан-ешая барды. Соңыннан, бөтенләй ташлап, каядыр китеп югалды. Гөлзифа килен хәзер кызы белән генә торып калды. Ул тагы да тәмәкесен суырды да:
–Аңа әле төзәлергә соң түгел. Бүген бер иптәшенә каз өмәсенә барган иде, шикелле. Шунда әзрәк салгандыр, күрәсең, – дип куйды.
Хуҗа сөйләп беткәч тә, Искәндәр башын иеп бер ноктага төбәлгән килеш тора бирде. Бераздан соң гына гына урыныннан җай гына кузгалып, өйгә керде. Аннан үзенең көн дә ята торган билгеле урынына барып, мендәренә башын терәде. Ләкин аның күзенә йокы әсәре кермәде. Әле булып үткән кыска гына бер вакыйга бөтен гомерен байкап чыгарга сәбәп булды, төрле тойгылар уятты. Ул әллә аны кызганды. Әллә инде сүнеп барган соңгы чаткылары яңадан кабынырга чамалый. Белмим, элекке әрнүләре өскә калкса? Искәндәр аларны үзе дә аңлап бетә алмады.
Икенчедән, Гөлзифаның сүзләре башына кат-кат килеп урады. “Кайгылы көннәрең” диде бит әле. Димәк, хатынымның авариягә очрап һәлак булганын ишеткән. “Матур көннәрең, шатлыкларың” диюе, тату гаиләдә яшәвебез, алдынгы механизатор булып буләкләнүләрем, чиратсыз “Запорожец” машинасы сатып алуымны әйтәдер инде. Ә мин нигә аның турында бер нәрсә дә белмим? Хәер, безгә йөз чакрымнар чамасы ераклыкта кара урман эчендә мондый авыл барлыгын башыма да китергәнем булмады шул.
Йокысыз төн аны күп уйландырды. Гөлзифа белән матур акланнарда йөргән чаклары берәм-берәм күз алдыннан үтеп киттеләр. Тап шушы чәчкәгә төренгән акланнарда юкка чыккан Гөлзифа, ярыйсы ук үзгәреп, әле кинәт шушы караңгы бер урман арасында дигәндәй, пәйда булды. Бер уйласаң, бу бик мәзәк тә иде.
Ә нигә соң ул башка кияүгә чыккан кызлар кебек парлашып авылына бер дә килеп күренмәгән, кунакка килмәгән? Хәер, аның әтисе сугыштан әйләнеп кайтмады, ә әнисен ниндидер сакаллы бер карт утыртып алып киткән иде шул. Менә шулай аларның безнең авылдагы тормышлары сүнеп калды. Хәзер ул урында бер зур йорт тора, бөтенләй башка кешеләр яши.
Үткәннәре күз алдына килгән саен, Гөлзифага карата да күңеле үзгәрә барды. Башыннын кичергәннәрне кәгазьгә тезеп калдырырга уйлаган иде, нигәдер аларны сер кебек, беркемгә дә чыгарасы килмичә үзалдына уйланып ятты да ятты...
“Хәтереңдәме, Гөлзифа, без синең белән икәүдән-икәү генә җәйнең иң ямьле көннәренең берсендә акланнарны гизеп йөргән идек. Көн шундый матур, кояш та үзенең нурларын жәлләмичә сибә. Тирә-ягыбызда төрле-төрле чәчкәләр шул нурларга күзләрне чагылдырып җемелдәшәләр. Ак шәлләрен ябынган шомыртларда кошлар төрле тавышлар чыгарып чутылдашалар. Әйтерсең дә алар без килгәнне генә көтеп торганар да, әле шулай каршы алалар, тәбриклиләр. Бездән бераз ерактарак, биек тирәк башында күке чакыра. Без, шаяртып, аңардан “Кәкүк, минем гомерем ничә?” дип сораган булабыз. Ул бик күпне вәгъдә итеп ташласа, әллә куанычтан, әллә кызык итеп, көлешеп алабыз. Менә шулай барлык матурлык та, анда булган төрле тавышлар да безнең игътибардан читтә калмыйлар. Барысы белән дә кызыксынабыз. Җырчы кошларны бирелеп тыңлыйбыз. Безгә бөтен дөнья әнә шулай гүзәл күренә. Аның иге-чиге юк кебек. Без шуларга сокланып йөри бирәбез.
Тирә-ягыбыз чиксез матур. Чәчкәләрнең иң күңелгә ошаганнарын гына өзеп гөлләмә ясыйбыз да, шаярткан булып, бер-беребезне бүләклибез. Уйнап кына кылансак та, күңелләр аны чын итеп кабул итә. Алар шунда ук йөрәкләрдә урын алалар. Шул чакларда берсен-берсе үтә күрергә теләгәндәй, елмаешып карашабыз да, күзләр үзләреннән-үзләре читкә каерылалар. Синең аңа шул секундтай гына карашың да йөрәгемне өтеп ала. Киләчәк таңнарның алсу нурлары тирә-якларыма чәчелеп китәләр дә, аннан үзем дә белмәгән ләззәтләрне татыган төсле булам.
Без әнә шулай сәхрәләрне иңләп-буйлап йөрибез. Эчемдә әйтеп тә аңлата алмаслык татлы хисләр кайнаша. Ниндидер шатлык ташып килә. Тик аларның берсе дә тышка бәреп чыга алмыйлар. Телләребезне үзебез дә белмәгән ниндидер бер көч бәйләп тота. Кыюлыгыбызны әнә шул серле карашлар сыпырып ташлыйлар төсле.
Сугыш елларының авырлыклары үзен нык сиздергән чаклар иде шул әле. Шуңа күрә тышкы күренешләребез бик күркәм булмаса да, эчке кичерешләребез менә шулай гүзәл иде. Миңа калса, әйтерсең дә башка бер җирдә дә тормыш юк. Шушы матур аклан да, син дә, мин.
Шул рәвешле барысын да онытып күпме йөргән булыр идек, белмим. Бервакыт гармун уйный-уйный җырлашып кызмача яшьләр килеп чыктылыр. Анда безгә таныш булмаганнары да бар иде. Алар да безнең кебек, җәйнең шушы хозур кочагында ял итеп алу теләге белән йөриләр идеме, берәр эш бетереп килеп чыкканнармы, мин белә алмадым. Шунда ук аклан шау-шуга күмелеп, уеннар башланып китте. Аннан без дә читтә калмадык, әлбәттә. Аеруча син шашынып биедең дә биедең, хәтта гармунга кушылып җырладың да. Бөтен тугайга яңгыраган моңлы көйләрең башкаларга ничек тәэсир иткәндер, ә мин үз-үземне онытып бөтен йөрәктән тыңладым. Синең шушы йөрәкләрне җилкендергеч моңлы тавышыңны беренче тапкыр ишетүем түгел иде түгелден. Бәлки, әле дә хәтерендәдер?
Яшьләр кичке уеннан таралышып бетсәләр дә, без синең белән өйләребезгә кайтырга ашыкмас булып киттек. Авыл очындагы юан өяңке төбенә барып яшеренә идек тә, түгәрәк күлнең ай нурларына җем-җем дулкынлануын күзәтә-күзәтә, озак итеп, таңнар алсу нурларын сибә башлаганчы, серләшеп утыра идек. Шундый көннәрнең берсендә син миңа икебезнең дә исем язылган кулъяулык бүләк иттең. Шуның артыннан ук, төнге тынлыкны ярып, моңлы тавышың тирә-якларга таралып китте. Мин дә җавапсыз калмадым, әлбәттә.

Без эчке кичерешләребезне әнә шулай аңлаша торган булдык. “Сине сөям”, “синнән башка беркемем юк” кебек ясалма сүзләр безнең арада уралмадылар, шикелле. Хәер, андый сүзләрне әйтер өчен, телләребезне әйләндерерлек көч бездә булмагандыр ул чакларда. Менә шулай безнең арадан бер нинди салкын җилләр дә үтә алмас кебек иде.
Әнә шул чактагы, гармунга кушылып җырлаган җырларыңны да шундагыдай йотлыгып тыңладым. Алар минем иң нечкә кылларымны тибрәндерделәр. Йөрәгем нигәдер, кайдадыр талпынды. Хәзер аларны берничек тә аңлата алмам төсле. Вакыт үткән саен, ул моңнар кайдадыр икенче ноктага төбәлгәннәр кебек күз алдыма килә.
Башка вакыттагы кебек үк, бу юлы да уеннар бик күңелле үтте. Юлдашларыбыз уенга ничек оста булсалар, телгә дә ярыйсы гына иделәр. Аеруча гармунда уйнаганы көлке сүзләрне бер-бер артлы тезде.
Алар бераз күңел ачтылар да, ничек килеп чыккан булсалар, шулай ук күздән дә югалдылар. Менә шул чакта, синең дә күңелең бөтенләй башкача үзгәрде дә инде. Элекке таш йөрәкне дә эретерлек серле карашларыңны кемдер сыпырып ташлады. Үзең, нидер җитмәгәндәй, өзгәләнә идең. Иң элек, син аларны күзең белән озатып калдың. Аннан сихерләнгәндәй, үзең дә шул якка тартыла башладың. Аз-азлап, җай гына китә торгач, бөтенләй аларның юлына төштең дә, куе шомырт арасындагы кысык кына караңгы сукмакка кереп югалдың. Ә мин шул аклан уртасында ялгызым басып калдым...
Бик озак көттем мин сине. Еллар үтте. Һаман өметемне өзмәдем.
Күп вакытлар, еллар үткәч кенә, мин бөтенләй күз алдыма да китермәгән жирдә пәйда булдың. Уйламаганда мондый очрашу, сине ап-ак чәчкәләр арасыннан көтеп-көтеп тә, кинәт әллә нинди шомлы-караңгы томаннар арасыннан килеп чыктың кебек тоелды. Андагы ниндидер афәтләр пешкән алма кебек йөзеңнең, тулышып торган гәүдәңнең сутларын суырып маңгаеңа шуның билгеләрен сызгалагандыр кебек.
Чынлап та, нигә әле мин синнән бөтенләй хәбәрсез яшәгәнмен? Хәер, үзебездән күпмедер ераклашкан урман эчендә мондый авыл барын күз алдыма да китергәнем булмады. Ә ул турыда кемгә булса да сүз катсам да “Ха-ха-ха, хәчтерүш, әле сиңа Гөлзифа еще” дигән мыскыллы сүзләр йөрәгемә уктай казалыр төсле иде.
Ә менә кайда идең син?

Әкълимә Газизова.
Миякә районы,
Җилдәр авылы.