Как лечить бронхиальную астму. Советы как лечить астму. Где лечить бронхиальную астму. Чем лечить горло ребенку. Красное горло чем лечить быстрее. Чем лечить больное горло. Как лечить гнойную ангину. Скажите как лечить гнойную ангину ребенку. Как лечить ангину антибиотиками. Как лечить сухой кашель. У меня сильный кашель как лечить. Как лечить кашель народными средствами. Средства для возбуждения женщин. Быстрое возбуждение женщины. Признаки возбуждения у женщин. Волосы уход в домашних условиях. Быстрый уход за волосами и лицом. Уход за сухими волосами. Боли в спине лечение. Народное лечение спины дома. Лечение спины народными средствами. Лечение пальцев ног. Почему судороги в ногах причины лечение. Лечение ног народными средствами.

 

 

Җир үче.

Хикәя

Себердә аны кирәкле кеше итеп кабул итәләр, чөнки ул теләсә нинди техниканың серен белә, тәртипле, булдыклы. Алтынның заты, яхшының аты югалмый бит ул. Шәриф монда эшкә урнашып, авылда төшенә дә кермәгән суммада хезмәт хакы ала. Ай саен авылга кайта, бер ай ял итә дә, тагын китеп бара.

Көләч кояш бөтен дөньяга якты нурларын чәчә. Карның яшәү сәгатьләре санаулы гына калып елый. Гөрләвекләр белән килгән язның сихерле авазлары күңелне әсәрләндерә. Уйсу җирләрдә әле эрегән кар исе аңкый, үрләр өстендә җиңел рәшә тибрәнеп тора.
Кыш буена шәрә утырган каеннар яшел күлмәген киеп, язгы җилдә канатларын селкеп сәламли. Кыш салкынлыгыннан тәмам туйган бар тереклек җанлана. Кар астыннан ашыга-ашыга умырзая калка. Аның кояш нурында җем- җем итеп торган чагу сары чәчкәсенә күзләр камаша. Иген кырларыннан пар күтәрелә, тургай моңы яңгырый. Юк, бу тургай гына түгел, яз җитүгә куанып җир сайрый.

Тулысынча:Җир үче.

Элекке танышымны очраттым

– Сәлам! – мин әйтәм. – Ничек тормышлар?

– Ал да гөл! – ди бу, елмаеп.
Ялганлый, билгеле.
– Ә син ничек?
– Искитмәле! – дип ялганлыйм мин дә.
– Балалар, хатының ничек?
– Балалар бишкә генә укый, – дип алдашам мин, күземне дә йоммыйча. – Хатын, фәрештә кебек, янымда биеп кенә тора. Ә син яхшы эш таптыңмы соң?
– Тфү, тфү, күз тимәсен! – дип шыттыра танышым. – Машина, фатир сатып алдым.
– Ялгышмасам, син өйләнмәгән идең бугай, ялгызыңа гына читен түгелме соң?
– Син нәрсә, киресенчә, сөяркәләрне ай саен алыштырып торам, бөтенесе дә фотомодельләр! – дип алдаша бу, аз гына да уңайсызланмыйча. – Ә синең иҗат эшләрең ничек бара? Инде күптәннән китап чыгарам дип йөри идең шикелле?

Тулысынча:Элекке танышымны очраттым

Мин үч алучы

Кәҗәгә алты яшь тулгач, ул нишли? Без бәләкәй чакта шундый табышмак бар иде, җавабы бик гади, әлбәттә, җиденчегә китә. Ә менә кешегә 60 яшь тулгач нишли? Монда инде бер кәлимә сүз белән генә әйтеп булмый, җентекләп сөйләргә кирәк. Иң тәүдә эштән куалар. Монысы бик тә гаҗәп. Моңа кадәр һөнәр остасы, бәйрәм саен премияләр, грамоталар алып килгән, коллективның төп терәге булган абруйлы хезмәткәр кинәт кенә кирәксезгә әйләнә дә куя. Чөнки яшь кызларны яраткан шеф үзенең кул астында бабайлар түгел, ә кыска итәклеләр эшләвен хуп күрә. Итәксез булсалар бигрәк тә яхшы.

Шуннан инде эшсезне ялгызлык баса. Сиңа хәзер йомыш белән килүче юк, кесәңдә бер яртылык булмагач, дусларның дуслыгы да шиңеп бетә. Кыскасы, кирәксез кеше, хәзер инде сине күккә чөеп мактаучы түгел, сүгеп китүче дә юк.
Яртылык та юк, дидем, ә нигә алай икәнен үзем дә аңламадым. Бөтен хикмәт тә шунда. Мин бит пенсиягә чыкканда коэффициентым 1,75 иде. Тегендә эшләдем, монда хезмәт иттем диюләремне колакларына да элмәделәр, потолок 1,2 инде, шуннан артыгы барыбер кирәкми, диделәр. Ягъни, ифрат күп хезмәт хакы алганмын, шулай булгач, пенсияне дә уч тутырып алырга тиеш идем. Гамәлдә, хәзер мин яшәү минимумыннан да азрак алам. Ул “яшәү минимумы” дигән сүз татарча хәерче була икән. Шул акчага ничек яшим дисезме? Карчык белән икәүләп яшибез инде, аныкы квартплатага китә, минеке – икмәк белән тозга. Кайчак кәбестә, кишер дә алгалыйбыз. Ә менә ялгыз кешеләр ничек яшиләрдер, анысын әйтә алмыйм, бәлки суган суы суыралардыр.

Тулысынча:Мин үч алучы

Ике хатын...

Озаграк күрешми торган ике ахирәт очрашса, исәнлек-саулык сорашкач, сүз гадәттә ирләргә барып төртелә бит инде. Бу юлы да шулай.
– И, бер юне дә булмады инде бу ир дигән нәрсәнең, – озак еллар буе гаиләле булып яшәгән ханым шулайрак дип башлый да, ашыкмыйча гына тәмләп кенә хурлагач, беркадәр күңеле булып ахирәтенә төбәлә. – Менә син ялгыз башың. Ә үзең миннән күпкә бәхетлерәк. Колагыңда алтын алка, өстеңдә затлы тун. Машинаң бар, фатирыңа ремонт ясаткансың…
Озак еллар буе ялгыз яшәгән ахирәте аны чын күңелдән кызганып тыңлап тора. Ара-тирә гаҗәпләнүен белдереп, тел шартлатып ала. Шулай да үзенең шатлыгы белән бүлешми түзә алмый.
– Ни бит, мин дә ул кадәр ялгыз түгел бит хәзер… – ахирәтенең гаҗәпләнүен күреп бераз тынып тора да дәвам итә, – Бер ничә ел инде… Бер кешем бар бит… Нигә әйтмәдең дип… Үзең соң?!. Законлы ирең белән дә бер тапкыр очраштырганың юк бит.

Тулысынча:Ике хатын...

Төнге хикәят

Төнге поезд. Купе. Купеда ир-ат һәм хатын-кыз. Тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, ир һәм хатын. Һәм иң кызыгы – ялгыз ир һәм ялгыз хатын. Ә тагын да кызыграгы – бу ир үзенә тормыш юлдашы эзли, теләгәнен тапса, бүген үк өйләнергә риза. Һәм ханым да шундый ук хәлдә – җанына ошаган ир-егетне тапса, бүгеннән кияүгә чыгарга риза. Һәм иң кызыгыннан да кызыгы – болар бер-берсенә ошыйлар. Болар бер-берсе белән тормыш корырга риза була алырлар иде. Тик беркем дә дәшми.
– Минем сумкаларымны югарыга урнаштыра алмассызмы икән? – ди ханым, назлы елмаеп.
Ир, дәшми-тынмый гына, сумкаларны урнаштыра.
– Монда бераз салкынрак бугай, – ди ханым.
Ир иңнәрен генә сикертә:
– Бик җылы лабаса. Әгәр өшесәгез, мин сезгә үз юрганымны бирәм.
– Рәхмәт! Сез шундый әйбәт кеше, – ди ханым. – Сезнең белән бергә булу бәхет.
Ир дәшми.
Шулай дәшмичә озак баралар.
Һәм аптырагач, юлны да кыс­картырга, тынлыкны да бушатырга теләп, ханым бер хикәят сөйли.

Тулысынча: Төнге хикәят

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>