Как правильно класть плитку. Как класть плитку на стену быстро. Класть плитку своими руками. Как выбрать ламинат для квартиры. Какой лучше выбрать ламинат сегодня. Какого цвета выбрать ламинат. Как правильно клеить обои. Как клеить обои на потолок вертикально. Как правильно клеить углы обоями. Интересные самоделки своими руками. Качественные самоделки своими руками фото. Самоделки для дома своими руками. Как сделать потолок в доме. Чем лучше утеплить потолок дома на сегодняшний день. Утепление потолка дома своими руками. Бизнес идеи с минимальными вложениями. Успешные идеи малого бизнеса с нуля. Прибыльные бизнес идеи. Как сделать мебель своими руками. Сделать деревянная мебель своими руками. Сделать мебель своими руками видео. Опалубка для фундамента. Как сделать опалубку для фундамента быстро. Опалубка для фундамента купить.

 

 

Материалы

“Ханнар тарихы”

 

 

Тарихның зур үзенчәлеге бар – тарих сәясәт белән тыгыз бәйле, шуның өчен ул кызыклы гына түгел, ә бик үзенчәлекле дә.

Бүген күпләр тарихны сүгеп, илбашларын тәнкыйтьләү белән мавыгып китте. Ә тарих патриотлык тәрбияләүдә мөһим коралларның берсе. Аңа карата мөнәсәбәтебезне уңай якка үзгәртмәсәк, киләчәк буыннар да безнең чор тарихын шулай ук тәнкыйтьләмәс дип кем әйтә ала? Бу мәсьәләгә карата РФ Президенты В.Путин җитди караш белдерә:

“Русия һәм аның халкы өчен патриотизм хисе, аның милли үзенчәлекләре булу бик мөһим. Кызганычка каршы, ул Европаның кайсыбер илләрендә югалып бара. Милли үзенчәлекләрне барлау һәм ныгыту Русия өчен фундаменталь характерга ия”, – диде ул.  – “Без кем?”, “Кем булырга телибез?” сораулары җәмгыятьтә көннән-көн көчлерәк яңгырый. Хәрби-сәяси мәсьәләләр һәм хәрби- сәяси ситуация кискенләшә. Дөньяда да хәлләр кискенләшә, кайвакыт халыкара хокуклар гына түгел, гади кешелеклелек  инкарь ителә. Хәрби, технологик, икътисади яктан көчле булырга кирәк. Ә иң мөһиме: кешеләрнең интеллектуаль, рухи, әхлакый сыйфаты арытаба уңышны билгеләячәк. 

Без рухи, мәдәни, милли үзбилгеләнешкә ирешми торып, эчке һәм тышкы чакыруларга каршы тору, глобаль көндәшлек шартларында уңышка ирешү мөмкинлекләренә ия булмаячакбыз. Бүген мондый көндәшлек бар. Аның төп юнәлешләре – икътисади-технологик һәм идея – мәгълүмати”. 

Күптән түгел узган Медиафорумда В.Путин Дмитрий Лихачевның патриотизм турындагы сүзләрен кабатлап болай диде: «Патриотлык тамырыннан ук милләтчелектән аерылып тора. Милләтчелек — ул башка халыкларны күрәалмау. 

Ә патриотлык — ул үз Ватаныңа карата сөю». 

 – Милләтчеләр Русиянең күпмилләтле һәм күпдинле дәүләт буларак формалашуын истә тотарга тиеш. Бу мәсьәләне сорау астына куйганда, урыс, татар, кавказ, себер һәм теләсә кайсы милләтчелек һәм сепаратизмны кулланганда без үзебезнең генетик кодны җимерәбез. Чынбарлыкта, үзебезне үзебез юк итәбез, – диде ил башлыгы.

 Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк, диләр. Һәр халык үзенең үткәнен белергә тиеш. Әллә кайда яткан Мисыр, Рим тарихыннан тыш, үз ата-бабаларыбыз узган юлны – үз тарихыбызны белергә кирәк. Кызганыч ки, без үзебез турында аз беләбез. Патриотизм тойгысы да әнә шул үз халкыңны, үз илеңне сөюгә барып тоташа. Русия Федерациясе – күпмилләтле дәүләт. Шуның белән көчле ул. Анда яшәгән һәр халыкның үз тарихы бар. Күпләренең дәүләтчелеге булган хәтта. Әйтик, без – татарлар да дәүләтле халык булганбыз. Аны инкарь итү, күрмәскә тырышу яхшы түгел. Гомум Русия тарихы әнә шул җәүһәрләрдән балкый. Шуны истә тотып һәм дә укучыларыбызның күпсанлы сораулары буенча, “Өмет”тә “Ханнар тарихы” дигән яңа рубрика ачарга булдык. Бай тарихи мирасыбыз белән таныштыруны без борынгы чордан алып, болгар-татар ханнары турында язмалар, тарихи документлар бирергә ният иттек. Без төп чыганак итеп, күп тарихи романнар авторы 

М. Хәбибуллинның “Ханнар тарихы” исемле язмаларына таянырбыз. Ул үз чиратында Ш. Мәрҗани һәм Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслими, Византия тарихчылары хезмәтләренә таянган.

«Болгар-татар халкы иленә нигез ташын салучы Кубрат хан» Л.Н. Гумилев.

«Безнең эраның беренче гасырларында төрек каханлыгы эчке сугышлар аркасында ике зур төркемгә бүленә. Төрекләрнең бер өлеше Кытай империясе канаты астына сыена, икенче өлеше олау-кибетләрен, хатын-кызларын югалта-югалта яу-орышлар аша көнбатышка таба юл яра һәм 155-158 елларда Җаек-Идел елгалары арасындагы далага чыгып, биредәге сармат һәм фин-угыр кабиләләре белән кушылып гуннарга әверелә. 

Язма тарихка кереп калган бу күчеш 155-158 елларда була. Көн күрүгә вә җайлашуга 200 еллар үткәч, аларны (азия хуннарыннан аерып) гуннар дип атыйлар. Чынында исә монда алар куәтле көчкә әверелеп бердәм оешуга ирешәләр». Ләкин биредә инде аларны хуннар дип түгел, гуннар, арытаба болгарлар, кыпчаклар, бүген исә ТАТАРЛАР дип атыйлар. 

( Л. Н. Гумилев. “Хунны в Китае” хезмәтеннән.  5 бит.)

Кубрат хан

Византия тарихына Орган исеме белән кереп киткән Идел-Урал төбәкләрен үз кулында тоткан, борынгы Болгар каласына нигез ташын салган гун-болгарлар каханы Ураган сәүдә элемтәләрен тагын да ныгыту теләге белән көчле атлы гаскәре белән Византия империясе Константинопольгә килә. Болгарларны беренче булып кабиләләр берлегенә оештырган кеше нәселе белән Атилла ыруыннан килүче Органа санала. Ә аның туганының улы Кубратны Ураган кахан үзе белән алып килә һәм император сараенда тәрбиягә калдыра. Кубрат хан императорның улы Ираклий белән бергә уйнап үсә. Ике үсмер арасындагы дуслык, Ираклий Византия тәхетенә утыргач та дәвам итә... Кубрат Константинополь университетын тәмамлый. Латин, грек, борынгы славян телләрен белә. 620 елда Болгар кнәзлеге белән тулысынча идарә итә башлый. Бөек Болгарны берләштерүгә ирешә.

Белемле, оста сәясәтче һәм талантлы гаскәр башлыгы булган Кубрат хан 584-642 елларда яшәгән һәм идарә иткән. Халкы Тәңре диненә табынган. Әләмнәре ак төстә, аңа кояш сурәте чигелгән була. Ошбу хан Таман ярымутравын, Азов диңгезен һәм Тын елганың түбәнге өлешләрен дә кертеп, Бөек Болгар дәүләтен төзи. Кубарт хан төркиләре – Тәңре диненә, ягъни Күк-Кояшка табынганнар. Кубарт хан – бүгенге Идел буе татарларының бабаларының бабасы. Аның әнисе угры-фин кабиләсеннән була, атасы Дулу нәселеннән – төрки. Атасының язмышы безгә билгеле түгел. Ә менә угланнарының язмышы аз-маз булса да тарихка кереп калган.

Аның биш улы һәм бер кызы булган. Уллары: Батбай, Кодрак, Аспарух, Балкыр, Аслан, ә кызының исеме – Чәчкә.

Иленә кайту белән Кубрат хан, император үтенече белән булса кирәк, аварларга яу йөри. Аварларны тар-мар итә, барлык байлыкларын җыеп,  каханның гаскәриләрен үзенә кушып, иленә кайта. Башта ул Малтабар каласын башкаласы итә (бүгенге Полтава шәһәре), чөнки сәүдә юлы шул кала аша узган була. (Кубрат ханның Эрмитажда сакланган хәзинәләре дә нәкъ шул төбәктә табыла.) Шул калада гомер иткәндә, Ауропага йөргән барлык сәүдә юлларын да үз кулына төшерү нияте белән энесе Шамбатны кул астындагы иш-яугирләре белән миннән «Кыел», ягъни аерылып кал  дип,  бабалары Атилла тарафыннан яуланган Днепр елгасы буендагы киләчәктә русларның тәүге башкаласы буласы Киев төбәгенә җибәрә. Ә Малтабар каласында төмәнбашын калдырып, төп урдасы белән Таман ярым утравына күчеп китә һәм борынгы греклардан калган җимерек Фанагория каласын төзекләндереп башкаласы итә. Менә шул вакытта император Ираклий аңа илчеләрен юллый. 

Бу хәл-вакыйга да Византия тарихына кереп калган. Соңрак, ике туган да көчәеп киткәч, Кыел сүзеннән «Кий-Кыел» кушаматын алган Шамбат энесе кальганы нигезли. Киев тарихчысы Анатолий Железный раславынча: «Киевская Русь образовалась не из полудиких племен полян, северян, древлян и т д., а возникло постепенной славянизации уже существующего здесь тюркоязычного государства Великая Булгария (Черная Булгария), столицей которого был город Башту Киоба. То же можно сказать и о древнерусском языке, славянском по грамма-

тическому строю, но на половину тюркском по словарному составу... Мало того, факт основания Киева древнобулгарским ханом Шамбатом по кличке «Кий» рассматривается нашими учеными как начало Киевской Руси». (Анатолий Железный. Очерки предистории Киевской Руси. Москва. 1998 г. стр. 5).

Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры—60 нчы еллары башында үлгән. Кубрат биш улына һичкайчан бер-берсеннән аерылмаска, башкалар өстеннән хакимлек итү һәм коллыкка төшмәс өчен һәрчак бердәм яшәргә васыять әйтеп калдыра. Бу риваять соңрак көнбатышта киң тарала. Имеш, хан, үләр алдыннан, улларын үз янына чакырта, аларга бер бәйләм сыек тал чыбыгы китерергә куша һәм һәркайсына шул бәйләмне сындырып карарга боера. Берсе дә булдыра алмый. Шуннан соң хан бәйләмнән бер чыбык суырып ала да җиңел генә сындырып бирә. Менә, ди ул, бәйләмне яшь, көчле кеше дә сындыра алмады, ә аерым бер чыбыкны үлеп ятучы хәлсез карт та сындырды. Тормышта да нәкъ шулай: бергә тупланган болгарларны беркем җиңә алмас, ә аерылган һәр урданы дошман җиңәчәк һәм үзенә буйсындырачак.

Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән. Гомумән, мондый арада барлыкка килгән дәүләтләр, куәтле монарх хакимлек иткәндә генә яши алганнар һәм ул үлүгә, кагыйдә буларак, таркалганнар, җимерелгәннәр. Бөек Болгар белән дә шулай булган. Ләкин аның уллары әтиләренең киңәшен тотмыйлар, тәхет өчен көрәшә башлыйлар. 

Кодрак хан

Кодрак хан – Кубрат ханның икенче угланы. Хакимлек итү чоры – 621-673-нче еллар. Бу хан 642-644-нче елларда Идел буена күчеп утыра дигән тарихи мәгълүматлар бар. Кодрак хан Идел буе Болгар дәүләтенә ниндидер күләмдә нигез салып калдыра. Бу җирләрдә элек - электән мари, мордва, удмурт кабиләләре яшәгән. Болгарлар бу халыклардан җир эшкәртү, урманчылык, балыкчылык эшләренә өйрәнәләр, ә үзләре шәһәрләр төзү тәҗрибәсенә ия булалар. Билгеле, ул әле дәүләт төземи, ә монда яшәүче кабиләләрне берләштереп, булачак дәүләткә нигез сала. Болгарларның оештыру сәләтләре зур булганга күрә, алар тиздән өстенлеккә ирешәләр. Башка кабиләләр югарырак үскән болгар телен, йола-гадәтләрен дә кабул итә башлыйлар. Тарихчы Гамирҗан Дәүләтшаһ Болгари үзенең “Болгарлар Идел һәм Кама буйларында” хезмәтендә баштагы чорларда болгарларда күчмәлелек билгеләренең көчле булуын, кышын салкыннан сакланырлык агач йортларда яшәсәләр дә, җәен сахраларга чыгып, тирмәләрдә яшәүне артыграк күрүләрен яза. “Көтүләрен ашатып, бер җәйләүдән икенчесенә күчеп йөриләр. Шуңа күрә дә болгарларның Идел, Кама буйларында әле шәһәрләр салганчы яшәгән урыннарын табу авыр... Борынгы бабаларыбызның тормышы авыр булган. Алар үзләрен күзгә күренмәгән яхшы һәм явыз көчләр уратып алган дип ышанганнар. Алардан сакланырга, я корбан биреп, күңелләрен күтәрергә кирәк дип уйлаганнар. Болгарлар кояшны хөрмәт иткәннәр. Иртән аның беренче нурларын күрергә ашыгып торып, аңа баш игәннәр” дигән юлларны очратып була бу хезмәттә.
Кодрак хан 673 елга кадәр яши. Иң әүвәл ул Идел буендагы төрки кабиләләрен берләштерүгә ирешә. Ә тарихчылар Идел буена төркиләрне безнең эраның беренче чорында ук күчеп утыра башлаганнар дип баралар. Дунай буена күчеп киткән болгарларда бер риваять бүген дә телдән-телгә күчеп, буыннан-буынга ирешә килә.
Дунай буена күчеп киткән туганнарын бик сагынгач, яз килүгә хан кызы бер карлыгачны тотып ала һәм аягына ак-кызыл җеп бәйләп очырып җибәрә. Дунай буенча очып килгән карлыгач хан болдырына куна. Аспарух хан карлыгачны тотып ала һәм туганнары билгесен таный. Һәм, әлбәттә, инде чиксез шатлана, ул гынамы, шушы көнне Яз бәйрәме итеп кабул итә. Бу көн –1 мартка туры килә. Дунай буе болгарлары ошбу көндә түшләренә ак-кызыл җепләр тагып, урамнарга чыгалар, бәйрәм итәләр. Бүгенге көндә дә Дунай буе Болгарстан халкы 1 Март көнне зур итеп бәйрәм итәләр. Бу көнне почта ташучылар Яңа ел көннәреннән дә күбрәк ачык хат тапшыралар.

Ишкул хан

Ишкул хан Идел буе Болгарында 673-707-нче елларда хакимлек итә. Атасы кем булуы билгеле түгел. Ишкул хан Идел буе Болгарында Кодрак хан сәясәтен дәвам итә. Шуннан нәтиҗә ясарга була, ошбу хан Кодрак ханның улы булгандыр. Ишкул хан чорында болгарлар Төньяк төбәкләрдә яшәгән халыклар арасына үтеп керәләр. Сәүдә итү алыш-бирешкә нигезләнгән. Болгарлар баштагы мәлдә үз товарларын бер җиргә куеп китә торган булалар. Ә Төньяк аучылары ау белән көн күргән халыклар, төрки болгарлары китергән товар янына үз теләге белән, бәһасын чамалап, үз товарларын куялар. Шулай шактый озак дәвам итә. Әгәр дә мәгәр теге йә бу як куйган товар белән риза түгел икән, китергән товарын алмый тора, димәк, йә сатучы, йә алучы канәгать түгел. Ике як та канәгать калганда гына товар үз иясен таба торган була.
Ишкул хан олпат гәүдәле, батыр кеше булган булса кирәктер. Ишкуллы, димәк, алып кеше, баһадир. Чөнки борынгы бабаларыбыз кешегә исемне җисеменә карап биргәннәр. Бу чорда әле Идел буе болгарлары Тәңре диненә табынганнар. Тәңрене-Күк-Кояшка тиңлиләр. Борынгы бабаларыбыз кыш, яз, җәй, көз килүне Күк-Кояштан күргәннәр. Байракларына да кояш сурәте чигелгән була.
Иртән чыгып килгән Кояшны тезләнеп каршы алу, туып килгән көннән игелек көтү Тәңре диненә табынган һәр кеше өчен алшарт булган. Тәңре дине 6000 ел дәвам итә. Идел буе төркиләре бирегә ислам дине килгәч кенә Тәңре диненнән ваз кичәргә мәҗбүр булалар. Алай да безнең бабаларыбыз үз диннәренең исемен булса да алып калганнар, күп очракта бүген дә Аллаһы тәгаләне Тәңре белән тиңләү бар.

 

Иллек хан

Иллек хан Идел буе Болгарында 707-743 елларда хакимлек итә. Бу хан сәүдә эшенә аеруча игътибар бирә. Тирә-як халыклар белән тыныч яши, аларның эчке эшләренә тыкшынмый, тоткан диннәренә битараф кала. Шул сәясәте белән ул –фин-угыр ил батырларын үзенә якынайта, аркадаш булуларына ирешә, хәтта угланнарын шул халыкларның кызларына өйләндерә. Шул сәбәпле төркиләр белән фин-угыр халыклары арасында тыгыз элемтә урнаша. Төрки болгарлары бу халыкларны иген игәргә, тире иләргә һәм аны эшкәртергә өйрәтәләр. Болгарлар үзләре дә күрше фин-угыр халкыннан күп нәрсәгә өйрәнәләр. Әйтик, бүрәнәләрне киртеп, бер-берсенә атландырып куеп өй суктырырга, күпер салырга. Урысларның “Русская баня” диюләре дөреслеккә туры килми. Мунча салуны, мунча керүне әүвәл Идел буе төрки болгарлары фин-угыр халкыннан үрнәк-өлге итеп алалар, ә болгарлардан исә урыслар алалар. Мунча нигездә урыс халкына XV-XVI гасырларда гына керә башлый. Безгә Дүртенче Иванның, ягъни Иван Грозныйның, тәпәндә юынуы мәгълүм. Идел буе болгарлары бу чорда мәдәни һәм көнкүреш ягыннан шактый алга киткән булалар. Иллек хан чорында Идел буе Болгарына килеп киткән сәяхәтче Әл-Истһари: ”Аларның, ягъни болгарның, базарлары була, мунчалары бар, ә Хазарстандагы күпчелек калалардагы сәүдәгәрләр мөселманнар”,– дип язып калдыра.

Иллек хан чорында Идел буе Болгарына Ислам дине керә башлауга бер дәлил түгелмени сәяхәтче Әл-Истаһри  язмасы?

Шулай итеп, VIII гасырда болгарлар Идел буенда тәмам үзләшеп, ныгып урнашып калалар. Тирә-як кабиләләрне берләштерү дәвам итә. 

 

 

Болгар хан

М. Хәбибуллин хезмәтендә иң куәтле ханнарның берсе  – Болгар хан булуы турындагы фикерне дә очратырга мөмкин. 

Болгар хан 743-809 елларда Идел Буе Болгары дәүләтенең тәхетендә утыра. Нәкъ менә шул хан беренче булып Идел буенда феодаль дәүләт төзи. Халык аны шулкадәр ярата ки, башкалаларын аның исеме белән йөртә башлыйлар. Бу хан калалар салуга бик зур игътибар бирә. Аннары кан-кардәшләре булган Дунай буе Болгар дәүләтенә илчеләр җибәрә. Идел буе Болгар дәүләтенә төрле илләрдән сәүдәгәрләр агыла башлый. Бу чорда Киев Рәсәеннән, кытайлылар тарафы Табгачтан, ислам диненә авыша барган куәтле һәм данлы Иранның, хәтта Мисыр, Һиндстан илләреннән сәүдәгәрләр йөри. Византия империясе хәтта Идел буе Болгар шәһәренә аерым урам салдыра, ягъни үз базарын булдыра. Борынгы грекларның Идел буе болгарлары белән тыгыз элемтәдә булуларын шуның белән дә аңлатырга кирәктер. Сәүдәгәрләр белән бергә, һичшиксез, имамнар, табиблар, галим-голамә, маҗара күрергә килүчеләр булгандыр.

Бу чорда Идел буе төрки болгарларының даны еракларга тарала. Ошбу феодаль дәүләт белән Европа кызыксына башлый. Шушындый үзгәрешне искә алып, Болгар хан башкаласына кәрван-сарайлар салдыра, чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр, илчеләр, маҗара эзләүчеләр өчен уңай шартлар тудыра.

Бу ханга гүзәл хатынны илчеләре Дунай буе Болгарыннан алып кайталар. Кардәшлек җепләре тагын да ныгый төшә.

 

 

Тукый хан

Тукый хан Идел буе Болгарында 809-827 елларда хаким булып тора. Болгар ханның улы буларак, нигездә бу хан да атасының сәясәтен дәвам итә. Ә иң мөһиме: бу хан җәйләүдән баш тарта, ягъни җәй килүгә мал-туары, халкы белән далага чыгып китми,  ә каласында кала. Бу ханга кадәр нинди генә шөһрәтле хан булмасын, ул мал-туар белән җәйләргә чыгарга тиеш була. Тукый хан үзенә буйсынган кәвем, ыру-кардәшләрен  утрак тормышка күчәргә өнди һәм ниндидер дәрәҗәдә үз дигәненә ирешә. Бу чорда Идел буе Болгар мәркәзенә төрле илләрдән мөһаҗирләр агыла башлый, сәяхәтчеләр, маҗара эзләүчеләр, баерга теләүчеләр Болгар илендә тукталып калалар. Китә кан кушу, аралашу, төрле культураларны синтезлаштыру. Бу хәл, әлбәттә, төп төрки болгар-

ларының гореф-гадәтләренә, йола-иманнарына әллә ни үзгәреш кертми, ләкин прогрессив карашлы зыялыларның матди вә җисми тормышка карашларын алдынгы илләрнең  сәясәтенә юнәлтергә этәргеч була.  Шул сәбәпләр аркасында төрки кабиләләр арасында уртак тормышка күчү массакүләм төс ала. Ләкин шул ук вакытта Тукый ханның үгетенә исе китмәгән кабиләләр дә була әле. Әйтик, күрше башкорт кәвемнәре күчмә тормыштан баш тартмыйлар. Тукый хан өндәвенә бөтенләй игътибар итмиләр. Ни генә булмасын, үз чоры өчен прогрессив карашлы булган Тукый хан Болгар дәүләтенең нигезен ныгытуга күп көч сала.  Илдә зур яңарыш башлана.

 

Айдар хан

Айдар хан –Тукый ханның улы. Айдар хан 827-839 елларда Идел буе Болгар дәүләте тәхетендә утыра. Ошбу хан турында тарихта шактый мәгълүматлар сакланып калган. Борынгы язмаларда  Айдар хан турында кызыклы гына хикәятләр бар. Әйтик, хан сараенда, гомумән, гаиләсенә килгән бәхетсезлек турында. Көтмәгәндә Айдарханның бердәнбер кызын өянәк тота, ягъни паралич суга.  Мәшһүр хан бердәнбер кызын бик  күп табибларга күрсәтә, әмма газиз кызын берәүсе дә сәламәтләндерә алмый. Көннәрдән бер көнне хан янына Бүре атлы вәзир керә һәм: “Шөһрәтлем, каламызга гарәп табиблары килгән, кызыгызны шуларга күрсәтергә киңәш итәләр”,– ди. Вәзир Бүре ханга янә шуны әйтә: гарәп табибларының шартлары бар икән –Айдар хан аларның диннәрен кабул иткәндә генә гүзәл кызын дәваларга алыначаклар. Чарасыз калган хан ризалыгын белдерә. Хан кызына шифа табарга ризалык биргән гарәп табиблары сарайга киләләр. Айдар хан әйтә:

 

– И-и гарәпләр, кандан кәлерсез?

Хәдҗәл табиб:

– Мәдинәдән кәлербез, –  тиде.

Хан әйден:

– Нә эзләрсез?

– Табиблык кылырмыз –  диде Хәндҗәл.

Хан әйде:

– Бәем кызым вардыр, йите елдан бирү хастадыр, аңа дәрман табармусыз? – тиде.

Хәндҗәл әйде:

– Зәхмәтенә күрәле.

Зәхмәтене күрделәр.

–  Бу фалиҗ зәхмәтедер, бәңа шәҗәрәи сарбан япрагы кәрәкдер –  тиде.

Хан әйде:

– Сарбан каю йогачыдыр?

Хәндҗәл әйде:

– Каен йогачдыр.

Хан әйде:

– Бездә ул агач чукдыр.

Чөн каен япрагы кәлтерделәр.

Хәндҗәл әйде:

– Бу иске каен япрагы, безләргә йогачтан яңа алган кәрәк, –  тиде.

Хан әйде:

– Кыш көне аны кайдан тапмак кәрәкдер?

Хәндҗәл әйде:

–Иншалла, без табармызлар. Мәгәр шул шарт белән: безем динемезгә иман кәлтерсәнез, –  тиде.

 Хан әйде:

–Әгәр яңа каен япрагы тапсаңызлар, кызым сыйххәт улырса, керермез- тиде. Әлкыйсса, бу әсхаблар пәйгамбәремез бирдеки дәватны йиргә куйдылар вә госсаны дәват эченә кадап куйдылар. Габдрахман ибне Зөбәер пәйгамбәремез бирдеки дастарны киеп ике рәкәгать намаз кылды.Бу ике әсхаб “амин! ” диделәр.
Баякы таяк үсеп бер кечерәк чавыл улды, хан әвенең таменә ирешде, ботакланып япракланды.
Җәмегъ идеп, дөргә баглап, кызны хаммамга кертеп чаптырдылар. Кыз филхаль сыйххәт улып өенә кәлде.
Айдар хан бу хәлне күреп иман кәлтерде.
Андан Бураҗ вәзир, гайре вәзирләре, бу хәлне күреп, калан шәһәр халкы барчалары иман кәлтерделәр.

 

Хәндҗал хан

Милләте белән гарәп. Белеме буенча – табиб. Нәкъ менә шул кеше Айдар ханның гүзәл кызын зәхмәт авыруыннан сәламәтләндерә һәм ил башлыгы ислам динен кабул итү белән бергә, ошбу адәмгә гүзәл кызын да кияүгә бирә. Ул гынамы, угланнары сабый булу сәбәпле, тәхетен дә аңа калдыра. Хәндҗал хан 839-844 елларда Идел буе Болгар дәүләте тәхетендә утырып кала, әмма шул кыска гына чорда да илгә бик күп үзгәрешләр кертә. Хан сарае каршына моңа кадәр кеше күрмәгән дияргә була, мәчет салдыра. Сарай-мәчет каршында мәдрәсәләр ачтыра, гарәп илләреннән мөгаллимнәр дәшә һәм хәтта үзе дә шәкертләргә кереп-кереп сабак бирә торган була. Хан сараенда мәдрәсәләр тәмамлаган шәкертләрне калаларга, авылларга мөдәрис-мулла итеп җибәрә. Ислам дине Идел буе Болгарында киң колач җәя. Һәр калада ике-өч, һәр авылда мәчет салына, мәчетләр каршында мәдрәсә булдыру Хәндҗәл хан әмере белән эшләнә.
Ләкин ошбу ханга Ходай тәгалә гомерне бик аз биргән булып чыга. Идел буеның кырыс табигате ярамыймы, җилекләрне калтыратырдай кышлары килешмиме, Хәндҗәл хан дүрт-биш ел да тәхеттә утыра алмый дөньядан китә.

 

 

Зөбәер хан

Зөбәер хан чама белән 844-864 елларда Идел буе Болгар дәүләтенең тәхетендә утыра. Айдар ханның яшь хатыныннан туган улы булса кирәк. Җизнәсе Хәндҗәл вафат булгач, Зөбәер ханны тәхеткә күтәрәләр. Зөбәер хан турында тарихта кызыклы гына мәгълүматлар бар. Ошбу гайрәтле вә тәкәббер хан чорына күрә куәтле һәм гаять гайрәтле гаскәр җыя да Идел буе тарафларыннан Византия башкаласы Константинопольга таба кузгала. Ул гынамы, юл өстендәге күрше дустанә-тату яшәгән рус кенәзен дә ияртә. Тарихчыларның өлкәне Әбел Хәсән бине әл-Хөсәен бине Гали әл-Мәсгүди әл Багдади болайрак язып калдыра: “Алар –төрек халкының бер төре. Алардан Харәзем шәһәренә, Хорасан һәм Харәзем җирлегеннән һәм башка төрек далаларыннан үзләренә бертуктаусыз кәрван йөреп тора. Ханнары – мөселман. Ошбу хан илле меңләп атлы гаскәр белән Константиния шәһәренә һөҗүм итеп, алар аның тирә-ягын бик каты талыйлар, хәтта Рум һәм Франк мәмләкәтләренә кадәр баралар... Болгарлар курку белми торган, куәтле, бик гайрәтле олы бер халык. Аларга күрше булган халыклар килешеп яшиләр...”
Димәк, Зөбәер ханның Константинопольгә йөрүе хак икән. Бәс, шулай булгач бу ханны нигә баһадир дип атамаска. Зөбәер хан яу йөреп мал-байлык кына төяп кайтмый, ул кардәш Дунай буе ханының кызын да кәләш итеп алып кайта.
Хактыр, Зөбәер хан яшь хатын белән озак яши алмый, аннан туган балалар калуы тарихта күрсәтелмәгән.

 

 

Мөхәммәтәмин хан


Айдар ханның төпчек угланы. Абыйсы вафат булгач, 864-877 елларда Идел буе Болгар дәүләте тәхетенә утыра. Хәндҗәл җизнәсе тәхеттә утырганда сабый гына бала булган, күрәсең. Шактый йомшак табигатьле хан булган булса кирәк, чөнки Хәзәр каганына ни сораса шуны, кемне җибәрүен үтенсә, шул кешене җибәреп тора. Әйе, баштагы мәлдә. Ясагын-салымын төгәл үти, хәтта балигъ булмаган бер кызын каган сараена озата. Үчекләнеп киткән каган, ниһаять, ошбу ханнан гаскәри егетләр сорый, сорап кына калмый, таләп итә.
Мөхәммәтәмин хан каган илчеләрен һәм ясак җыючыларын кулга ала һәм каганга үз илчеләрен җибәрә. Сүзе бер була: ул бүгенге көннән соң каганга бер генә кыз да, бер генә егет тә, хәтта бер мыскал ясак-салым да җибәрмәячәк, чөнки ул гына түгел, бу талауга аның халкы да каршы.
Бу хәбәрне алган каган бөтен дәһшәте белән Болгар тарафына юнәлә. Үзе гаскәр башында килүе билгеле түгел, ләкин бихисап күп санлы гаскәрнең килүе, башкаланы камавы тарихта бар. Әмма ике туган төрки халыкларны кан коюдан мөселман имамнары коткарып калалар. Безгә шунысы да билгеле, бу чорда инде каган империясендә дә мөселманнар бик күп була, бәгъзеләре христиан, бәгъзеләре яһүт, бәгъзеләре ислам диненә табыналар, ә менә илтабарлары, ягъни гаскәр башлыклары һәм нигездә гади сугышчылары, ул гынамы, сарайны саклаучы алай башлыча мөселманнардан була. Шул сәбәпле, ике туган халык сугышмый кала.
Мөхәммәтәминнең бер хатыны да ир бала тапмый. Ул моны истә тотып, чирмеш илтабары сугышта һәлак булгач, аның Силки атлы улын тәрбиягә ала һәм тәхетне аңа калдыра.

 

 

Силки хан


Мөхтәрәм галимебез, олуг тарихчы, татар халкының мәшһүр имамнарының берсе булган Риза Фәхретдинов Силки ханны ни өчендер –Сүлки хан дип яза. Без аны үзебез өйрәнгәнчә язырбыз, чөнки моннан гына әллә ни югалту булмас дигән фикер бар.
Силки хан 877-886 елларда Идел буе Болгар дәүләтенең хакиме була. Нәкъ шул хан Хәзәр каганатыннан чыгу, һичкемгә буйсынмый мөстәкыйль вә бәйсез яшәргә теләп, Багдат хәлифәсенә илчеләрен җибәр. Иң әүвәл ул кодрәтле вә мәшһүр хәлифәгә үзе генә түгел, бөтен халкы ислам диненә инануын җиткерә. Һичшиксез, хәлифәгә Идел буендагы бәһасыз товарларны бүләк итеп җибәрә булса кирәк, чөнки хәлифә илчеләрне бик теләп кабул итә һәм ай чигелгән яшел байрак, бүләкләр биреп, озатып җибәрә. Силки хан тәхеттә утырган чорда Багдаттан хөрмәткә ия илчеләр килеп җитә алмый. Юл ерак, аннары ят җир салкын якка таба. Ләкин хәлифә ышандырган вә биргән вәгъдәсен онытмый, зур кәрәван оештыруга керешә. Аннары безгә шунысы да мәгълүм: Хәзер каганаты әле тулысы белән мөселманнардан тормый, шуның өчен ул тарафтан Болгарга юнәлү куркыныч була –хәзәрләр аларны уздырмаслар иде, чөнки үзсүзле кире беткән. Идел буе төрки болгарлары каганатка ясак түләүдән, гаскәри егетләр җибәрүдән баш тарткан булалар инде. Силки ханның хәлифәгә мөрәҗәгать итүе дә үзенә көчле аркадаш эзләве дип аңларга кирәк. Һәм ул аркадашны хәлифә йөзендә күрә.

 

Алмас хан

Алмас хан Идел буе Болгар дәүләте тәхетендә 886-929 елларда утыра. Бу хан идарә иткән чор турында язылган хезмәтләр бик күп. Шуларның иң әһәмиятлесе – Ибне Фазланның сәяхәтнамәсе. Калган барлык хезмәтләр дә шушы язмаларга нигезләнеп язылганнар. Безгә шунысы да билгеле, Алмас хан хәлифәгә янә мөрәҗәгать итә – хат яза, әлбәттә инде зары шул ук: безгә ислам динен һәм шәригатен өйрәтерлек галимнәр, кальга-кирмәннәр төзү өчен осталар кирәк. Хәлифә хәзрәтләре Алмас ханның хәленә керә – галимнәр һәм осталар җибәрә. Дәүләт эше буенча вәкил – Бәдәр әл-Хәрәми, ә илче Сәһсән әр - Рәсиби була. Бу чорда Багдат хәлифәлегенең башкаласыннан һиҗри белән 309, милади белән 921 елда илчелек зур кәрван белән юлга чыга. Көттеребрәк булса да, Багдаттан Габбаси хәлифә юллап җибәргән илчеләре Алмас хан тәхеттә утырган вакытта гына килеп төшәләр. Хәлифә илчеләрен кәтиб Ибне Фазлан җитәкли. Сәркатиблек вазифасы нәкъ менә аңа тапшырылган була. Алар белән бергә бик күп дин вәкилләре, галимнәр, сәяхәтчеләр килә. Гарәп илчелегенең килеп җитү вакыты 922 елның 8 маена туры килә. Болгарга җитәргә бер көнлек юл калгач, Алмас хан гаиләсе һәм якыннары белән илчеләрне каршы ала. Алмас хан турында тулырак мәгълүмат бирү өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең “Җәгъфәр бине Габдулла” хезмәтеннән өзек китерәбез. Аны тарихчы Р.Әмирхан тәрҗемә итеп эшкәрткән.
Ибне Фазлан бу хакта болай язып калдыра: “Болгар патшалыгына бер көнлек юл калгач, хан безне каршы алырга үзенең хөкүмәтендәге дүрт илтабарны һәм туганнарын, балаларын чыгарган иде. Алар безне икмәк, ит, ат азыгы –тарылар белән каршы алып, үзләре дә безнең белән бергә йөрделәр. Шәһре Болгарга ике фәрсах ара калганда, хан үзе чыгып безне каршы алды. Безгә күзе төшкәч, Ходайга шөкер итеп сәҗдә кылды. Җиңе эчендә тәңкәләр бар иде, безгә аны чәчте. Без анда һиҗри белән 310, милади белән 922 мөхәррәм аеның (13 июль – 11 августны эченә ала) уникесендә, якшәмбе көн килеп җиттек. Хәрәземенең Җөрҗания шәһәреннән анда җиткәнче җитмеш көн вакыт үтте. Безгә чатырлар, киез өйләр утырттылар, без аларга кереп җайлаштык һәм чәршәмбе көнгәчә, ягъни хәлифәнең ханга язган хатын тыңлар өчен үз җирендә булган әмирләре, мәшһүр кешеләре җыелып җиткәнче шунда тордык”. Тарих фәне белгечләре Р.Вәлиев һәм
Җ. Мөхәммәтшин “Идел буе болгарлары” исемле фәнни очеркларында дин белгече Ә.Хәйринең Болгарда ислам динен кабул итү тантанасы турындагы язмасын китергәннәр. Ә.Хәйри болай дип яза: “Соңыннан җәмәгать намазы укылып, Алмас хан һәм аның барлык якыннары рәсми рәвештә Ислам динен кабул итәләр һәм Ислам дине болгар дәүләтенең рәсми дине итеп кабул ителә. Шул көннең истәлеге итеп, Алмас хан үзенең исемен Җәгъфәр, ә атасының исемен Габдулла дип алыштыра. Менә шушы изге көн, ягъни 922 елның 15 май көне Болгар дәүләтендә иң истәлекле көн була...” Гарәп сәяхәтчеләре язмаларында Болгар халкының иң оста игенчеләр, һөнәрчеләр булуы белән беррәттән, монда белемгә омтылышның көчле булуы, һәр авылда, һәр калада мәктәп-мәдрәсәләрнең күп булуы хакында да язылган. Терлекчелекнең алга китеше һөнәрчеләр өчен дә файдалы булган, чөнки алар сөяктән сәдәфләр, йөзекләр, шашка-шахмат фигуралары, тырнап язу өчен каләмнәр дә эшләгәннәр. Сәүдә көчле үсеш алган. Ерак көньяк илләреннән кәрваннар агылган. Урта Азиядә, Гарәбстанда, Иранда ауда атылган кеш, кондыз, тиен, төлке тиреләрен яратып алганнар.
Ш.Мәрҗани хезмәтендә Җәгъфәр бине Габдулланың да, Зөбәер хан сыман, Константинопольга 50 меңлек атлы гаскәр белән баруы турында язылган.
Алмас хан әнә шулай мәңгегә тарихка кереп кала.

 

Микаил хан

Микаил хан Идел буе төрки Болгары тәхетендә 929-935 елларда утыра. Алмас ханның улы. Татар халкының имамы һәм бөек галиме Шиһабетдин Мәрҗани тикшерүләренә таянып, әйтә алабыз: Алмаз хан да Зөбәер хан кебек гаскәре белән Дунай буе ханына Византия империясе белән көрәшендә ярдәмгә бара. Алмас хан да Зөбәер хан кебек Дунай буе Болгарыннан яшь хатын алып кайта. Исемне угланнарына анасы куша булса кирәк – Микаил, дөресрәге Михаил булса кирәк, ләкин тарихка Микаил булып кереп калган. Микаил ханның христиан диненә табынуы хакында мәгълүматлар юк. Бу хан гайрәтле булган булса кирәк, чөнки хан тәхеттә утырганда аның исеме белән акча суктырыла.
Менә бу хәл инде Болгар дәүләтенең мөстәкыйль һәм бәйсез рәвештә яши башлавына ныклы дәлил дияргә хакыбыз бар. Чөнки бүген генә түгел, борын-борын заманнан ук аз-маз гына булса да кемгә дә булса бәйле ил, яисә хан үз исеменнән акча суктыра алмаган. Язылмаган ошбу законны бозган ханмы ул, кенәзме шундук тәхеттән төшерелгән һәм куылган.
Идел буе төрки болгарлары бу чорда Хәзәр каганаты кул астыннан тәмам чыгалар. Аларны инде һични бәйләми, хәер, бу чорда Хәзәр каганаты нигездә таркалган була инде, гәрчә сүнеп-сүрелеп, пыскып кына янса да, ул инде үлеп яткан диназавр кебек яңадан тәүге дәһшәтен берәүгә дә күрсәтә алмый. Аның кыйпылчыклары булып Идел буе Болгар дәүләте, Киев Рәсәе тагын бик күп вак-төяк илләр барлыкка килә. Ләкин каганат кул астыннан чыккан ике ил генә мөстәкыйльлеккә йөз тота ала –Киев Рәсәе һәм Идел буе төрки Болгары.

 

Әхмәд хан

Микаил ханның улы. Идел буе Болгар дәүләте тәхетендә 935-942 елларда хакимлек итә. Багдатта утырган Мөкътәбәр хәлифә ошбу ханга яшел төстәге әләмгә ак ай чигелгән байрак, музыка кораллары, шактый кием-салым, хәтта мал-туар бүләк итеп җибәрә.
Бу хәлдән соң Идел буе Болгары гарәп-фарсы илләре белән аралашуны, сәүдә итүне тагын да җанландыра төшә, ике арадагы сәяси вә икътисади багланышлар күзгә күренеп көчәя, тугандашлык төсен ала.
Әхмәд хан, гәрчә күптән билгеле булса да, Багдат хәлифәсенә мөстәкыйль вә бәйсез яшәве хакында белдерә. Ләкин бу бик үк дөрес булып бетмәс кебек, чөнки тарихка кереп калганы шул: урыс кенәзе Светаслав Хәзәр каганатын бары тик 969 елда гына җиңүгә ирешә. Ләкин ике кардәш төрки халкы арасындагы элеккеге аралашулар, сәүдә итүләр өзелми, киресенчә, ике якка да мая-түл калдыра башлый, әмма каганат инде башын күтәрә алмый. Шул сәбәпле, күп кенә мөселманнар Идел буе Болгар мәмләкәтенә күчеп киләләр. Идел буйларындагы Самара, Сөмбел калалары шул чорларда калкып чыгалар булса кирәк. Безгә шунысы да мәгълүм, зур дәүләтләр таркалганда гадәттә аннан иң акыллы кешеләр китә һәм алар үзләренә җайлы урын эзлиләр. Акыллы ханмы ул, кенәзме андый кешеләрне үз сараена ала, вәзирләре, якыннары, киңәшчеләре итә. Хәзәр каганатының сарай даирәсендә хезмәт итүче халыкның болгар дәүләтенә -Идел буена күчеп килүләре табигыйдыр, чөнки бу халыкның гореф-гадәте генә түгел, табынган дине дә, теле дә бер була.

 

Беренче Мөэмин хан

Беренче Мөэмин хан Идел буе Болгар мәмләкәтенең тәхетендә 942-947 елларда утыра. Бу хан дәүләт башында утырган чорда Киев кенәзе Владимир, кыпчак ханнары белән берләшеп, Идел буе Болгарына яу йөри. Көтелмәгән бу яудан ил халкы бик күп зыян-зәүрәт күрә. Тарихта мондый юллар бар: “Владимир кенәз үзенең абыйсы Добрыня белән болгарларга каекта яу йөрде, ә кыпчакларны яр буйлап атларда китертте һәм болгарларны җиңде”.

Болгарларны җиңгәч, Добрыня кенәз Владимирга әйтте:
“Богау салган әсирләрне карадым: алар барысы да итектән. Болар безгә ясак түләп тормаслар. Әйдә моннан китик, үзебезгә чабаталыларны табыйк.
Һәм Владимир болгар ханы белән солых төзеде. Кенәз һәм хан бер-берсенә вәгъдә куештылар. Болгарлар әйтте:
– Ошбу солых судагы таш өскә калыкса, колмак суга батса гына бозылыр.
Һәм Владимир Киевкә кайтып китте”.
Безгә шунысы да билгеле: Владимир үзе белән Болгар ханының кызын алып китә. Илгә кайткач, бу хатын аннан ике углан таба: Глеб һәм Борис атлы. Әмма угланнар балигъ булып, кенәз аларга Рәзан һәм Мөрим калаларын бүлеп биргәч, тегеләр шул калаларга юл чыккач, беренче хатыныннан туган Светополк атлы улы ике туганын куып җитә һәм икесен дә үтерә. Урыс чиркәве бу ике туганны изгеләр китабына кертә.
Безгә шунысы да мәгълүм: кенәз болгарларга барлык шәһәрләрендә дә сату итәргә рөхсәт бирә. Бу чорда Владимир кенәзнең мөһерле кәгазен тотып, каладан калага сату итеп йөргән болгар сәүдәгәрләрен күпләп күрергә була.

 

Талиб хан
Талиб хан Идел буе Болгар тәхетендә 947-952 елларда утыра. Әхмәд ханның улы. Бу хан атасы яулаган мөстәкыйльлекне тагы да ныгыта. Киев кенәзе Светослав белән элемтәгә керә. Шушы чорда урыс сәүдәгәрләре Болгар каласында базар урам ачалар. Талиб хан үз исеменнән акча суктыра. Ни сәбәпледер, барымтага йөз тоткан урыс кенәзләре үз дружиналары белән Идел буйлап көймәләрдә яу йөриләр. Идел буе Болгарын да читләтеп үтмиләр. Шул ук вакытта Болгар дәүләте тыгыз элемтәдә торган Төньяк халыкларына үтеп керә башлый. Ике дәүләт арасында җитди каршылыклар туа, бәрелешләр булгалый. Барымтага йөргән кенәзләр Болгар сәүдәгәрләрен талыйлар, илгә үтеп керә башлыйлар.
Талиб хан гаскәр тупларга мәҗбүр була.

 

Икенче Мөэмин хан

Ошбу хан Идел буе Болгар мәмләкәтенең тәхетендә 952-976 елларда утыра. Беренче Мөэмин ханның улы. Талиб хан тәхеттә утырганда бик яшь була, күрәсең. Бу хан тәхеттә утырганда сәүдә эшләре бик нык җанлана. Рәсәй сәүдәгәрләре Новгородтан, Бөек Ростовтан, Владимир Суздәлдән Болгар базарына –мал, аю тиреләре генә түгел, кызлар сатарга да китерәләр. Көнчыгыш-көньяк илләреннән килгән сәүдәгәрләр ак чәчле, мәрмәр тәнле кызларны бик теләп алалар. Болгар базарында сатылган кызларның төс-йөзләрен, буй-сыннарын, зифалыкларын фарсы шагыйре Әбелкасыйм Фирдәүси дә телгә ала. Илле биш мең бәеттән торган “Шаһнамә” поэмасында Болгардан китерелгән кызларга сокланып бетә алмый, гүзәллекләренә күзләрең камашыр, ди.
Икенче Мөэмин хан илләр белән сәүдә итүне тагын да киңрәк җәелдерә һәм илгә килгән сәүдәгәрләргә төрле ташламалар ясый.

 

Шәмгун хан

Шәмгун хан Идел буе Болгар мәмләкәтенең тәхетендә 976-997 елларда утыра. Бу кешенең нинди юллар белән Болгар тәхетенә утыра алуы тарихчылар өчен әле булса сер булып кала. Шәмгун хан Идел буена Дунай буендагы Болгардан килгән дигән кайбер мәгълүматлар бар, ләкин ныклы дәлил табылмады. Мәгәр безгә шунысы билгеле, бу чорда да әле ошбу ике тугандаш халык тыгыз элемтәдә тора, ханнарның нәсел тамырлары өзелгәндә, кардәш халыктан хан китерү бу чор өчен табигый хәл булган булса кирәктер. Мәгълүм ки, бу чорда әле Дунай буе Болгарында Тәңре диненә табынган ханнар утырган, без, белгәнебезчә, Дунай буе болгарлары христиан динен 981 елларда гына рәсми рәвештә кабул итәләр.
Шәмгун хан Идел буе Болгар дәүләтендә утырганда, Дунай буе болгарлары белән Константинопольгә бергәләп яу йөрүләре мәгълүмдер.

 

Хәйдәр хан

Хәйдәр хан Идел буе Болгар дәүләте тәхетендә 997-1017 елларда утыра. Шәмгун ханның улы булса кирәк, чөнки бу хан улларына мөселман исемнәре куштырган. Димәк, Шәмгун хан Идел буе Болгарына килүгә, ислам динен кабул иткән, тол калган Моэмин ханның хатынына өйләнүе дә бик ихтимал. Хәйдәр исемен алган углан әнә шул хатыннан туа.
Хәйдәр хан сараена казыйлар, имамнар, белгечләр җыеп, гәпләшеп утырырга яраткан. Шулай ук сараенда җарияләр дә тоткан, сәгатьләр буена аларның биюләрен карап торган. Музыкантларны, гадәттә, Болгарга Бохарадан китерә торган булганнар. Хәйдәр ханның өч хатыны була. Хәйдәр хан һәр хатынына аерым өй салдыра, аларга хезмәтчеләр, караучылар билгели. Еш кына ошбу хан сараена акыннар, шагыйрьләр, көйчеләрне дәштергән, йомшак түшәк-ястыкларга кырын төшеп, ләззәтләнеп тыңлап һәм күзәтеп ятарга яраткан. Шул ук вакытта әче бал, кымыз эчеп, күңел ачудан да баш тартмаган.

 

Мөхәммәд хан

Мөхәммәд хан Идел буе Болгары тәхетендә 1017-1032 елларда хакимлек итә. Гаять дәрәҗәдә иманлы вә тәүфыйклы хан, атасы Хәйдәргә капма-каршы буларак, ул сараенда җарияләр тотмый, көйчеләрнең дә хан сараеннан эзләре суына, акыннарны да дәшми. Бу хан бар кешене шаккатырып, калаларда таш мәчетләр салдыра башлый. Күп калалардан моны мәҗбүри эшләтә, көньяк кардәшләреннән осталар китерттерә һәм таштан салынган мәчетләр белән үзенең исемен мәңгеләштерә. Сабыйларны җиде-сигез яшьтән үк сабакка укыту чарасын күрә – бу хәлгә түрәләрне мәҗбүр итә. Болгарда яшәгән һәм чиркәү салу белән мавыгып киткән грек-әрмән христианнарын кысрыклый башлый, аларга күтәрә алмастай салымнар сала, ә узынган һәм узына башлаган чиркәү поп-ларын илдән кууга ирешә.
Һәм бераз хаталана булса кирәк, чөнки бу хан чорында сәүдә тиз бермә-бер кими, чит ил сәүдәгәрләренең күбесе, Болгар илен читләтеп үтеп, урыс ба-зарларына үтә башлыйлар.

 

Сәгыйд хан

Сәгыйд хан Идел буе Болгар мәмләкәтенең тәхетендә 1032-1048 елларда утыра. Атасы Мөхәммәд ханга бөтенләй капма-каршы кеше. Ул бар диннәрне дә бертигез күрә, хәтта моны раслау өчен микән, чирмеш илтабарының кызына өйләнә һәм шуның белән чирмеш халкын үз канаты астына ала.
Сәгыйд хан тәхеттә утырганда рeс дружиналары чирмеш җирләренә барымта йөрүдән туктыйлар. Бу хакта Сәгыйд хан Владимир Суздәл кенәзенә илчеләрен җибәрә һәм бөек кенәзгә кисәтү ясый: “Чирмешләргә барымта йөрүең Болгарга яу килү белән бер булыр. Мин чирмешләр белән кардәшләштем, арытаба бу тарафларга яу чапма, моны кылсаң, мин дә синең җирләреңә барымта йөри башлармын!”– ди.
Владимир Суздәл Сәгыйд хан белән солых төзи.

 

Бараҗ хан

Бараҗ хан Идел буе төрки Болгары тәхетендә 1048-1111 елларда утыра. Бу хан тәмам олыгаеп вафат була. Туксан яшенә җиткәч кенә тәхетеннән ваз кичә. Уллары булмый, кыпчак ханыннан тәрбиягә бер малай алган була, тәхетне шуңа васыять итә.
Бараҗ хан гаять дәрәҗәдә гадел, итагатьле, игелекле кеше була. Халыкны ярата, аларга ел саен салымны киметә. Тәхетне, үзе урынга калгач кына, тәрбиягә алган угланы Ибраһимга калдыра. Ибраһим ханның әнисе кыпчак ханы Әюпнең кызы булуы бик тә ихтимал. Чөнки нәкъ менә Ибраһим хан тәхеттә утырганда кыпчаклар кәвем-кәвем Болгар җирләренә күчә башлыйлар. Бараҗ хан шулай ук сараенда акыннар, шагыйрьләр, җарияләр тотарга яраткан.

 

Ибраһим хан

Болгар илендә мәшһүр Ибраһим хан хакимлек иткән чор. Икътисадның һәм мәдәниятнең гөрләп чәчәк ата башлау, Казан һәм Алабугадан башка Кирмән, Кашан, Ашлы, Җүкәтау, Чаллы кебек күпсанлы шәһәр-калаларга нигез салынган чор. Борынгы Алабуга каласы урнашкан биек тау башына куелган болгар әмире Ибраһим бине Мөхәммәт һәйкәле – халкыбыз хәтерендә данлыклы бабаларыбызның истәлеген мәңгеләштерүче бер символ ул.
Бөек Болгар дәүләтен бер башка үстергән олуг вә дәһшәтле ханнарның берседер. 1164 елда бу хан әле исән була. Бу хан иленә бик күп калалар салдыра, кальга-кирмәннәр суктыра. Бүгенге Түбән Новгород каласына да нигезне ул күтәрә. Бу каланы ул Төньяк халыклары белән сәүдә итү өчен салдыра. Һәм бу каланы Ибраһим базар каласы дип йөриләр. 1221 елда кенәз Юрий Всеволодович болгарлардан бу каланы яулап ала һәм исемен Нижний Новгород дип атый. Бу тарихи кала бүген дә шул исемдә йөри.
Тарихчы Владимир Кучкин стратегик яктан уңайлы булган урындагы каланы ул алды һәм “золожил города Нижний Новгорд” дип расларга маташа. Ләкин бу зур хатадыр. Икенче бер җирдә шул ук тарихчы: “Эти достижения князя Юрия, по-видимому, были закреплены его согласием с Волжскими булгарами в 1230 году”,– дип яза. Урыс халкы ошбу җиңүне әле булса бәйрәм итә. 1171 елда Андрей Боголюбский ошбу каланы яуларга үзенең улы Мстиславны җибәрә. Әмма бу юлы болгарлар урысларны тар-мар итәләр, кенәз Мстислав аты белән боз астына китә, аны сугышчылары коткаралар, шуннан соң күп тә тормый үлә. Боз астында калгач салкын тигән булгандыр, күрәсең.
Владимир-Суздәл кенәзлеге белән Идел буе Болгар дәүләте арасында тынычлык югала. Ибраһим хан урыс яуларына каршы торуда бик күп көч сала, илне яулаучылардан саклап кала.

 

Сәлим хан

Гаҗәеп дәрәҗәдә бай биографияле тарихи шәхес. Бөек Болгар мәмләкәтенең иң гайрәтле ханнарыннан берсе дисәк тә һич тә ялгыш булмастыр. Нәкъ шул хан һиҗри белән 560 елда, милади белән 1164 елда Казан каласына нигез салдыра. Дөрес, Казан каласын өлкән угланы Әмир Хаҗи күтәрә, ләкин ни генә булмасын, Казан каласына нигезне Сәлим хан сала. Бу ханны урыслар ялгыш “Саин” дип тә язалар. Ләкин бу ялгыштыр. Сәлим хан ул, һич кенә дә “Саин” түгел. Урыслар гадәттә шәехне –“саин” дип язалар. Әйтик, Казан каласы шәехе Колшәрифкә мәскәүлеләр “Саин” дип язалар. Шулай ук Сәлим ханның өлкән угланы Әмир Хаҗины “Мирхаҗи” дип язучылар да бар. Бу хәл дә хатадыр. Ул атасы кулыннан Әмир титулы ала һәм атасы Сәлим хан аңа Казан җирләрен биләргә бирә һәм каланы салуны да аңа йөкли. Аннары Казан каласын салу тизләтелә, шуның өчен Болгар дәүләте Ибраһим базар-каласын югалта. Болгар кала күтәрүчеләре шулай ук бик уңайлы урын табалар, ул хәтта, кай ягы беләндер, Ибраһим каласына охшый, шулай ук биектә, шулай ук яр өстендә, тик елганың кире ягында гына, ягъни аръягында.
Безгә шунысы да билгеле. Ибраһим каласын беренче тапкыр яндырган Андрей Боголюбскийның әнисе кыпчак ханы Әюпнең кызы булган. Андрей кенәзнең әнисе кушкан исеме – Китан. Анасы аңа беркайчан да Андрей, дип дәшми. Андрей кенәз үзе беренче хатынын аерып җибәрә – Улита атлы була. Икенче хатыны Болгардан Рокыя атлы, чукынгач аңа Екатерина исеме бирәләр. Рокыя Андрей кенәзгә өч малай табып бирә. Икесе бик яшьли үлеп китә, кечесен Юрийны, кенәзне байлар үтергәч, анасы Саксин каласына алып китә. Балигъ булгач, бу кенәз Грузия патшабикәсе Тамарага өйләнә, әмма тәкәббер һәм горур хатын белән бәхетен таба алмый. Ни сәбәпледер, Византиягә китә, аннан олыгаеп диярлек кайта һәм Саксин каласында вафат була булса кирәк.
Ире Андрей Боголоюбский кенәз исән чакта хатыны Рокыя минем туган илемә барымта-яу барма дип ир-канатын үгетли бугай. Һәм ул шулай булгандыр да. Ләкин тәкәббер кенәз, әлбәттә инде, хатынның сүзенә колак та салмаган. Мәгәр бик алай ук дип әйтеп бетерәсе дә килми, чөнки 1171-1172 ел явына кенәз үзе килми, хатынын тыңламады микән, дигән фикер бар. Урыс елъязмачылары кенәзне нәкъ хатыны котыртып үтерткән, дип язалар. Монда мыскал да дөреслек юктыр, чөнки чынында Андрей Боголюбскийны байлар үтерә. Бу хәл тарихи материаллар белән расланган.
Сәлим хан монголлар белән булган сугышны күрми, ә болгарлар монголлар белән беренче тапкыр күзгә-күз 1223 елда очрашалар. Болгарлар монголларны җиңәләр, бик күп җыйган малларын алып калалар. Риза Фәхретдинов Сәлим ханы 1225 елда вафат булды, дип яза. Бик ихтимал хәл, ләкин инде бу олы кеше урында хаста булып яткандыр, монголларны аның улы Илһам хан каршы ала, җиңүгә ирешә һәм 1236 нчы елдагы сугышта үзе дә башын сала.
Илһам ханы Идел буендагы Бөек Болгар дәүләтенең иң соңгы ханы була.

 

Илһам хан

Беренче орышта монголларны җиңүче хан. Атасы вафат булганчы ук тәхеткә утыра, ягъни 122 елларда ук, 1223 елда монголлар белән орыша, җиңелмәс Сүбәдәй баһадирны җиңә. Иң гаҗәбе шулдыр: монголларны җиңеп кайтуы була, Владимр Сүздәл кенәзе Всеволод Большое Гнездо илчеләрен солых төзергә, дип җибәрә. Солых төзелә. Ләкин урыс кенәзләренең дипломатиясенә шаклар катырсың. Ә бит монголларга каршы чыгар алдыннан, Илһам хан кенәзгә: “Әйдә, берләшик, берләшергә ниятең булмаса, алтын бәһасенә булса да гаскәрең җибәр!” –дип мөрәҗәгать итә, әмма кенәз ярдәмнән баш тарта.
Илһам хан монголларга 1229 елда янә бер тапкыр каршы тора. Янә урыс илчеләре килә, янә урыс кенәзе Всеволод Большое Гнездо белән алты елга солых озайтыла. Шулай ук хан 1232 елда янә монголларга каршы тора, янә монголларны чигенергә мәҗбүр итә. Утыз мең атлы гаскәр белән килгән сыңар күзле Сүбәдәй баһадир күз яше белән елый-елый җиңелеп, кире иленә кайтып китәргә мәҗбүр була.
Монголлар тарафыннан соңгы һөҗүм хәзерләнә. Гаскәр башына Җүҗи ханның өлкән угланы Батый ханны куялар. Җыя торгач, чыңгызлылыр 160 меңнән артык гаскәр туплыйлар. Болгар ханы янә урыс кенәзенә “әйдә, берләшик!” дигән тәкъдим ясый. Әмма кенәзләр янә баш тарталар. Нәтиҗәсе билгеледр: 1236 елда монголлар Болгарны яулый, 1237 елдан соң Владимир-Сүздәл җирләренә юнәләләр. Кайчандыр күрше болгарларга ярдәм итәргә, алар белән берләшеп хәтәр дошманга каршы торудан баш тарткан кенәз үзе дә һәлак була.
Илһам хан да монголлар белән орышта юкка чыга.

P.S. Болгар ханнары тарихы рубрикасы күренекле татар язучысы, Г.Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйть Хәбибуллинның шул исемле хезмәте буенча алып барылды.

 

Алтын Урда

Чыңгыз хан 1227 елда 72 яшендә дөнья куя. Үләр алдыннан үзенең империясен дүрт улына бүлеп калдыра: Үгәдәйгә – Монголия белән Төньяк Кытай тия; Тулуйга – Иран биләмәләре; Чыгытайга – Урта Азиянең һәм Казахстанның көнчыгышы бирелә; ә иң олы улы Җучига – Хәрәзем, Дәшти Кыпчак һәм үзе яулап алырга өлгермәгән көнбатыш җирләр кала.
Җучи атасыннан да элегрәк үлеп киткәч, аның өлеше Чыңгыз ханның оныгы, Җучиның улы Батуга тия. Ләкин, Чыңгыз ханның васыятендә әйтелгәнчә, ул биләмә Җучи улусы дигән исемдә йөртелә бирә. Хәер, Җучи улусы дигән биләмә 1207 елдан ук гамәлдә була. Ул чагында аңа Монголиядән төньяктарак, Енисей һәм Селенга елгалары буендагы яңа яулап алынган җирләр кертелә. Аннары инде, империянең көнбатышка таба киңәюе нәтиҗәсендә, Рәшидетдиннең атаклы хезмәтендә әйтелгәнчә, “татар атларының тояклары таптап үткән» барлык җирләр” дә өстәлә.
Көнбатышка яу чабу мәсьәләсе монголларның 1235 елда Каракорымда узган гомуми корылтаенда карала. Яуның башлыгы итеп Җучинең 11 улы арасыннан иң сәләтле олы улы Батуны билгелиләр. 27 яшьлек хан карамагына монгол гаскәренең аеруча куәтле һәм сугышчан отрядлары туплана. 1236 елны монгол гаскәре Европага юнәлә. Җәй юлда үтә, көзен Иделдәге Болгар дәүләтенә килеп җитеп, бергә җыелалар. Берсе арты берсе Суар, Болгар, Бүләр, Җүкәтау һ.б. шәһәрләрне яулап алалар - Болгар илен буйсындыралар.
Шул ук елны Дәшти Кыпчак өстенә ябырылалар. Кыпчак далаларына монголлар элегрәк тә берничә һөҗүм оештырган булалар, ә 1236 - 1238 елларда кыпчак дөньясын бөтенләй яулап алалар. Бу сугышлар дәверендә Бачман атлы әмирнең монголларга каршы каһарманлык күрсәтүе һәм батырларча һәлак булуы тарихка кереп калган.
1237 елны монголлар көнбатышка таба һөҗүмне дәвам иттерәләр һәм башта мордва җирләрен, аннары Русьны басып алалар: 1240 елны Русь дәүләте тулысынча җиңелә. Нәкъ шул елда ике болгар бие, Баян белән Җик, монголларга каршы фетнә дә күтәреп карыйлар, тик уңышка ирешә алмыйлар.
Шуннан соң инде монгол гаскәрләре үзәк Европага барып җитә– Венгрияне яулап ала, хәтта бер өлеше Әдрән диңгезенә кадәр барып чыга. Әмма 1242 елда Чыңгыз ханнан соң Монгол империясенең бөек ханы булып калган Үгәдәйнең үлгән хәбәре килеп ирешә. Бату гаскәрендә сугышучы хан угланнары тизрәк Монголиягә кайтып җитәргә һәм яңа кахан сайлау корылтаенда катнашырга тиеш булалар.
Венгриядән кайтышлый Бату хан 1242 елдан 1243 елга күчкәндә, Иделнең түбәнге өлешендә, ягъни Дәшти Кыпчакның үзәгендә туктап кала. Аның янында гаскәр әлләни зур булмый. Рәшидетдиннең язуына караганда, Чыңгыз ханның Көнбатышны яулап алу өчен Җучи гаскәрендә булырга тиешле гаскәре Бату заманында да үзгәрешсез кала – 4000 кеше була. Тик алар гади сугышчылар гына булмыйча, төрлесе төрле дәрәҗәдәге түрә, башлык сыйфатында йөри. Ә гаскәр үзе нигездә яулап алынган халыклардан, шул ук бөек фарсы тарихчысы әйткәнчә, чиркәс, маҗар, кыпчак, хәтта русларның үзләреннән дә туплана.
Озакламый Бату хан хозурына, кенәзлек итү өчен ярлык сорап, русның олы кенәзе Ярослав килә. Бу хәл 1243 елның башында була. Үзәк Евразиядә яңа дәүләт – Алтын Урда оешып китә.

 

 

Җучи хан


Җучи – Чыңгызның олуг угылы. Ул Алтын Урда дәүләте белән 1225- 1227 елларда идарә итеп кала.
“Сугышлар соңында, атасы Чыңгыз янына кайтып, кардәш ыруглары илә көрәшкәч, атасы аны үзе яулап алган кыпчак иленә җибәрде. Җучи үзенең бер микъдар гаскәре илә Урал һәм Волга тирәләрендә күчмә хәлдә тереклек итте. Җучиның мәмләкәте үзенә нисбәт илә «Җучи иле» яки «Җучи олысы» дип аталыр иде. Җучи күркәм холыклы падишаһ иде. Атасыннан алты ай алда үз олысында вафат итте (1227). Яше 30 илә 40 арасында иде. Шәйбан, Иҗен, Бәркәҗар, Бату, Бәркә, Тукайтимур исемнәрендә угыллары калды. Җучиның вафатына Чыңгыз гаять кайгырды вә Җучиның угылларын чакырып Каракорымга китерде. Җучиның угылы Бату яшькә кечерәк булса да, баһадирлык, гакыллылык җәһәтеннән кардәшләреннән өстен иде. Чыңгыз аны хан итте вә алтыннар илә зиннәтләткән кыйммәтле бер тирмә бирде”
Чыганак -“Безнең мирас” журналы.

 

 

Бату хан


Жучи атасыннан да элегрәк үлеп киткәч, аның өлеше Чыңгыз ханның оныгы, Жучиның улы Батуга тия. Ләкин, Чыңгыз ханның васыятендә әйтелгәнчә, ул биләмә Жучи улусы дигән исемдә йөртелә бирә. Хәер, Жучи улусы дигән биләмә 1207 елдан ук гамәлдә була. Империянең көнбатышка таба киңәюе нәтиҗәсендә, Рәшидетдиннең атаклы хезмәтендә әйтелгәнчә, “татар атларының тояклары таптап үткән» барлык җирләр” дә өстәлә.
Көнбатышка яу чабу мәсьәләсе монголларның 1235 елда Каракорымда узган гомуми корылтаенда карала. Яуның башлыгы итеп Жучинең 11 улы арасыннан иң сәләтле олы улы Батуны билгелиләр. 27 яшьлек хан карамагына монгол гаскәренең аеруча куәтле һәм сугышчан отрядлары туплана. 1236 елны монгол гаскәре Европага юнәлә. Җәй юлда үтә, көзен Иделдәге Болгар дәүләтенә килеп җитеп, бергә җыелалар. Берсе арты берсе Суар, Болгар, Бүләр, Җүкәтау һ.б. шәһәрләрне яулап алалар – Болгар илен буйсындыралар.
Шул ук елны Дәшти Кыпчак өстенә ябырылалар. Кыпчак далаларына монголлар элегрәк тә берничә һөҗүм оештырган булалар, ә 1236–1238 елларда кыпчак дөньясын бөтенләй яулап алалар. Бу сугышлар дәверендә Бачман атлы әмирнең монголларга каршы каһарманлык күрсәтүе һәм батырларча һәлак булуы тарихка кереп калган.
“Бату хан булгач та, үз илен киңәйтү кайгысына керешеп, сугыш яракларын карый башламыш иде. Бабасы Чыңгыз ханның вафат хәбәре килеп, эшләреннән туктап калды.
Ике ел соңында (1229) Үгәдәй ханның каанлыгын рәсми расларга җыелачак корылтайда булмак өчен Бату, үзенең кардәшләрен бергә алып, Каракорымга сәфәр итте. Үзе урынына энесе Тукайтимурны тәгаен итеп калдырды. Каракорымга бөтен ханнар җыелып Үгәдәйне рәсми каан иттеләр. Барысы бергә сый-хөрмәт күреп, уен-көлкеләр иттектән соңра, барысы бергә Кытайга барып кайттылар. Моннан соң Үгәдәй каан, Батуны итәчәк сугышларына ярдәм өчен, үзенең угылы Киекҗан, Толуй угылы Мәнгү хан, Чыгтай угылы Байдар ханнар командасында 30 мең гаскәр хәзерләп, һәммәсенә Батуны баш итеп, кыпчакка озатты. Болар, кыпчакка килеп кунак булдыклары соң, Болгар ханлыгына сәфәр иттеләр. Юлда бәгъзы болгар кешеләре боларның килгәнен күргәч тә Болгарга хәбәр иттеләр.
Бату шәһәрне күп зыян салып алды. Илһам хан Батуның куәте алдында баш ияргә мәҗбүр булды, Батуның итагатенә керде. Бер микъдар салым һәм дә кирәк вакытта гаскәр бирәчәк булды (1236 ел).
Моннан соң Бату рус җиренә йөрмәк булды. Болгар ханына да үзе илә бергә булуны боерды. Ошбу вакыт рус мәмләкәте берничә вак кенәзлекләргә бүленеп бетмеш вә ошбу кенәзләр бер-берсе илә һәрвакыт сугышып тора торганнар иде. Бату кенәзләргә кан түкмичә итагать итүләрен сорап илче күндерде. Бу эшкә вак кенәзләрдән алып Владимир шәһәрендә тора торган бөек кенәз Георгий да каршы торды.
Бату иң әүвәл Рязань кенәзенә килде. Биш көн кадәр вакыт солых илә бирүләрен көтеп торды, булмады. Ахырдан Бату гаскәре шәһәрнең кальгасы өстенә баскычлар илә менделәр дә, шәһәрнең астын өскә әйләндерделәр. Кул көчләре илә шәһәрне алдылар. Бәгъзы кенәзләр меңләгән гаскәр җыеп каршы торып маташтылар исә дә, татар атларының аяклары астында тапталудан башка файда чыкмады. Моннан Москвага килеп, кенәз Владимирны әсир алып Владимир шәһәренә киттеләр (1237 сәнә, 2 февраль). Татар гаскәрләре Владимирга җиттеләр. Владимир халыклары татарларның йөреш-торышларының артык дәрәҗәдә җиңел булуыннан хәйран калды. Бөек кенәз Георгий татарларның килүен ишеткәч тә качмыш иде. Бату: «Бөек кенәз мондамы?» – дип сорады. Руслар уклар илә җавап бирделәр. Бату солых илә бирүләрен сорады, янә уклар илә җавап бирделәр. Ахыр 6 нчы көн (8 нче февраль) татар гаскәре шәһәрнең һәр җәһәтендәге капкаларын ватты да үз куллары илә шәһәрне алды.
Моннан соң Бату гаскәренең бер микъдарын Кострома вә Галичә тарафына җибәрде. Үзе Ростов тарафларына китте. Февральдә 16 шәһәрне алды. Кенәз Георгий Сить елгасы тарафында торыр иде, күп гаскәр хәзерләп татарларга каршы чыкты. Гаскәре илә бергә Георгий үзе дә һәлак булды. Бату Новгород тарафына китте. Тверь, Торжок, Волок кеби берничә шәһәрне алдыкы соңра, Новгородка барып җитмичә, әйләнеп кайтып китте.
Новгород русларның иң бай шәһәре иде. Аның сәламәт калуы руслар өчен зур бәхет булды. Кайтып барган юлы Козельск шәһәренә туры килде. Ошбу шәһәр әһеле кадәр Батуга каршы торган руслар булмады. Бату бу шәһәрнең халкын һәлак итеп бетердектән соң гына ала алды.
Ошбу вакыт тәмам яз булып, бозлар тишелер вакытлар җитмеш иде. Татарлар Дон буена кайтып җиттеләр вә ошбу урында истирәхәт өчен калдылар. Әсир итеп алган рус руханиларын җибәрделәр.


1240 елда Бату хан җәнүби Русиягә юнәлде. Мәнгүне гаскәре илә Киев шәһәренә җибәрде вә Киев кенәзенә ихтияры илә бирелүен сорап илче җибәрде. Киев кенәзе Михаил илчеләрне үтертте вә Мәнгү гаскәре килеп җитү белән үзе куркып шәһәрдән качты. Моның урынына янә Данаэль кенәз булса да, ул да качты. Өченче буларак Дмитрий кенәз булды. Киев халкы гаять мәгърур иде, татарга җиңелүне хәтерләренә булсын китермәсләр иде. Бату, илчеләренең үтерелүен ишеткәннән соң, үзе гаскәре илә сәфәр итте.
Мәнгү илә Бату, Киев янында Днепр елгасы аша чыгып, Киевның кальгасы янына килмәктә иделәр. Татарларның кычкыруларыннан, атларының кешнәүләреннән, дөяләренең бакыруыннан, арбаларының шыгырдавыннан шулкадәр куркынычлы тавыш хасил булды ки, Киевта адәмнәр бер-берсе илә сөйләшкәндә сүзләрен дә көчлек илә ишетәләр иде. Киев әһле янә солых чарасын карамадылар. Татарлар Киевның тимер капкасын ваттылар да шәһәр әһеленә кылычлары илә хөкем итә башладылар. Бер көн эчендә бөтен Киев урамнары үләксәләр илә тулды, адәм каннары елга булып акты.
Руслар, кыйммәтле нәрсәләрен яннарына алып, нәсара [2] динен кабул иткән Дмитрийның кабере илә Десятинная дигән чиркәү кеби мөкатдәс урыннарына тулдылар, истимдад итәрләр [3] иде. Татарлар ошбу чиркәү илә ошбу каберне җир илә бертигез иттеләр. Кенәз Дмитрийны әсир итеп Бату янына китерделәр. Бату кенәзне гафу итте. Киев шәһәре халкының күплеге, зиннәтлеге, байлыгы илә шәркый Яуропада беренче шәһәр иде. Татарлар кулында тузан булып күккә очты, адәмнәре җир ителде, каннары елга булып акты.
Моннан соң Бату Польский корольлеге тарафына юнәлде. Юлда Галицкий, Владимир исемнәрендә кенәзлекләрне алды. Ошбуның илә русларның Новгородтан башка барлык кенәзлекләре татар кул астына кереп бетте.
Бату, бөтен Польскийны вә моннан соң Венгрия, Болгария вә Хорватия (Босния) вилаятьләрен алып, Германия мәмләкәтенә керде. Ошбу вакыт бөтен Яуропаның коты очты, барлык Яуропа үзләренең ватаннарын саклаудан өмид өзделәр. Гареби Яуропада Англия җиренә кәсепкә бара торган балыкчыларны, «Татарлар килә» дип, юлларыннан туктаттылар. Ошбу җиргә җиттеге соң Батуга Үгәдәй каанның вафат хәбәре килде. Ошбу сәбәптән Бату кайтып китте. Татарларның ошбу хәлләре Яуропага мәгълүм түгел иде, аларча изгеләр догасы Батуга тәэсир итте.
Бату хан Идел буена кайттыкы соң, мәмләкәт эшләрен тәртип вә низамга куярга, шәһәрләр бина итеп, гаделлек илә мәмләкәтне идарә итәргә кереште. Һәм мәмләкәтне идарәгә уңай булсын өчен Әчтерханның югары ягында, Актүбә дигән урынга Сарай исеме илә шәһәр бина итә башлады (1243).
Рус кенәзләре ханга итагать белдереп, бәйгать итәргә [4] килә башладылар. Иң әүвәл кенәз Ярослав бәйгать итте.
Бату гаскәре, гомумән, төрекләр-магуллар, йогышлы авырудан, ваба вә чумадан бик куркалар, ваба вә чума кеби авырулардан бик нык сакланалар иде. Рус кенәзләренә бәйгать итәргә килгәндә карантин күрергә, ут, төтен аша чыгарга туры килә иде.
Ханга бәйгать соңында, кенәзләргә кенәзлекләрен олуг кааннан раслату кирәк иде. Кенәз Ярослав үзенең угылы Константинны Каракорымга каан хозурына җибәрде. Моннан соң барлык кенәзләр бер-бер артлы килеп бәйгать иттеләр. Бату Ярославны җөмлә кенәзләргә баш – Великий кенәз итеп Киев шәһәренә җибәрде. Ошбу көнгә кадәр Бөек кенәз Владимир шәһәрендә булыр иде. Батуның мәмләкәте ике төрле идарә кылына башланды. Берсе – идарәи мохтарияле (автономный) вилаятьләр. Безнең бабаларыбыз болгарлар илә Русь, Польша кенәзлекләре кеби. Икенчесе – Батуның үзе насыйп иткән валиләр [5] ярдәме илә идарә ителгән асыл мәмләкәттер.
Дәвамы бар
________________________________________
1. Дәшт – фарсыча бушлык мәгънәсендә. Дәште кыпчак – кыпчак сахрасы мәгънәсендә. Яңа мәмләкәт, Батуга бирелгән алтынлы тирмәгә карап, «Алтын Урда» аталды. Бу мәмләкәт магуллар тарафыннан Җучи вакытында «Җучи иле», аннан соң «Бәркә иле», Үзбәктән соң «Үзбәк иле» дип аталды. Төрек-магул гаскәре эчендә татарлар да күп булды һәм дәһшәтле бер гаскәрне атарга «татар» дигән исем муафикърак булганы өчен, гареб һәм рус халыклары Чыңгыз командасындагы төрек вә магулларны «татар» дип атадылар.
“Безнең мирас” журналы.

Бату хан Идел буендагы яңа дәүләтенә әйләнеп кайта һәм Сарай шәһәрен кору эшенә тотына. Сарайны ул үз дәүләтенең башкаласы дип игълан итә. 1254 елны Монголиядә һәм Алтын Урдада булып кайткан Европа сәяхәтчесе һәм миссионеры Гильом Рубрук ханны күргәнен яза. Менә аның «Көнчыгыш илләренә сәяхәт» дигән китабыннан бер өзек, анда автор Бату хан үзләрен ничегрәк кабул иткәнне тасвирлый: «Үзе ул ятактай киң һәм озын, тоташы белән алтынланган тәхеттә утыра иде; аның янында бер хатын да (Батуның хатыны Боракчин. - Р.Ф.) утыра иде... Ишек төбендәге эскәмиягә кымыз, зур-зур алтын һәм көмеш кәсәләр куелган иде... Батуның йөзе тимгел-тимгел булып кызарып чыккан иде...» Бу хәл Бату ханның кан басымы бик югары булганлык турында сөйли булса кирәк. Бер елдан ул, паралич сугып, 47 яшендә дөнья куя. Аны Сарайда җирлиләр. Кабере билгеле түгел.

Сартак (1255-1256)

Бату хан үзе мәҗүси була, Сартаканың тәхетенә утыручы улы Сартак исә христиан динен кабул итә. Әмма тәхеттә озак утыра алмый: Каракорымнан кайткан чакта юлда үлә. Тәхеткә үзе утырырга өметләнеп, аны Батуның энесе Бәркә үтерткән дигән хәбәр кала. Бөек хан Мәңгү, шулай да, Алтын Урда тәхетенә Сартакның улы Улакчыны (1256-1257) утырта. Анысы да шул ук елны үлеп киткәннән соң гына, Жучи улусының аксөякләре ярдәмендә тәхеткә Бәркә ия була.

Бәркә (1257-1266)

Бәркәнең хан булып идарә итүе дәверендә Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза: Монголия империясеннән аерылып, Алтын Урда үзаллы дәүләт буларак яши башлый, һәм рәсми төстә ислам дине кабул ителә. Вакыйга болай була. Бату исән чакта ук Алтын Урда акрынлап үзаллылык ягына тартыла, тик, Жучи улусы рәсми төстә империя составында яшәгәнлектән, ханнарны кахан куя һәм акча да кахан исеменнән суктырыла. Ә инде Хублай бөек хан булып алгач һәм башкаланы да Каракорымнан Ханбалыкка (Пекинга) күчергәч, ике башкаланың арасы тагы да ераклаша төшә. Бәркә моннан оста файдалана – бөек каханны санга сукмый башлый.
Дин мәсьәләсенә килгәндә, Бату исән чакта ук мөселманнарга иркенлек туа; Бату хан бүтәннәргә сиздермичә генә ислам динен кабул иткән икән дигән хәбәрләр дә була. Әмма Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә Бәркә заманында кабул итә. Бу хәлне Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри XIV йөз башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул (Бәркә) беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».
Бәркә хан тәхеттә утырган дәвердә, 50нче еллар азагында, Алтын Урдада һәм аңа буйсынган дәүләтләрдә, шул исәптән Русьта да, беренче мәртәбә халык санын алу уздырыла (кызганычка каршы, аның белешмәләре сакланмаган). Бәркә идарә иткән чакны Иран белән ике арада сугыш башлана. Чыңгыз нәселеннән чыккан Хулагу Иран шаһы булып утырганда купкан бу сугыш Хулагуның варисларына да кала - йөз ел чамасына сузыла. Шул сугыш башлангач, Алтын Урда Мисыр белән солых төзергә мәҗбүр була, анда исә бу вакытта мәмлүкләр нәселе солтан булып тәхеттә утыра.
Мәмлүкләр – Идел буеннан чыккан кыпчаклар, гарәпчә «коллар» дигәнне аңлата: монгол явы заманында бер төркем әсирне кол итеп Мисырга озаталар. Анда алар Әйүбиләр нәселенең гвардиясе булып хезмәт итәләр. 1250 елны мамлүкләрнең хәрби башлыклары Әйүбиләрне тәхеттән бәреп төшерәләр дә, үз солтаннарын утыртып куялар. Мәмлүк солтаннары Мисыр һәм Сүрия белән 1517 елга кадәр һәм тагын яңадан XVIII йөздә Мисырда идарә итәләр. Бу нәселдән бик олы дәүләт эшлеклеләре чыга, мәсәлән, Бибарс (1260 - 1277) бөтен дөньяга таныла. Мәмлүкләр Мисыры белән Алтын Урда арасында сәяси, экономик һәм мәдәни дуслык урнаша.
Бәркә ханнан соң тәхеткә Батуның оныгы Мәңгүтимер утыра.

Мәңгүтимер
(1266-1282)

Аның заманында татарлар үз акчаларын – жучи тәңкәләрен суга башлыйлар, Европа (итальяннар, немецлар) белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә. Бәркә вакытында Үгәдәй һәм Чыгытай улуслары белән ара бозылган булса, яңа хан алар белән дусларча багланыш булдыруга ирешә. Мәңгүтимер Алтын Урданың дәүләт хакимиятен ныгыту юлында да шактый зур эшләр башкара.
Ләкин ул үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Васыятендә хан үз тәхетен туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәңгү менеп утыра.

 

Туда-Мәңгү (1282-1287)

Йомшак холыклы, ихтыярсыз кеше була, Алтын Урданың иң дәрәҗәле төмәннәреннән берсе Нугай теләге белән хан булырга ризалык бирә.
Төмән – 10 мең кешелек гаскәр куя алырдай эре феодал, күпсанлы күчмә хуҗалык тотучы тархан. Сугыш вакытында үз гаскәренең башлыгы була. Кайбер төмәннәрнең гаскәре ун мең белән генә дә чикләнмәгән. Андыйлардан зур сугыш осталары, атаклы полководецлар чыккан. Хан нәселеннән булмау сәбәпле үзләренең тәхеткә утырырга хаклары булмаса да, сәяси һәм хәрби дәрәҗәләре белән ханга тиңләшкәннәр, хан итеп үзләренә кулай кешене утыртканнар. Нугай белән Мамай әнә шундыйлардан санала. Бераз соңрак яшәгән Идегәй исә олуг шәхес буларак сугышларда да, сәясәттә дә искиткеч батырлык күрсәтеп, атаклы дәүләт эшлеклесенә әверелә – татар халкы аңа багышлап дастан да чыгара.
Туда-Мәңгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары – Мәңгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык тойгысы уята. Аны тәхеттән баш тартырга мәҗбүр итәләр. Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә.

Түлә-Буга (1287-1291)

Тик Түлә-Буга Нугай белән һич тыныша алмый. Низаг болай хәл ителә: Нугай Мәңгүтимернең Туктай дигән улы белән дуслашып ала да Түлә-Буганы да, Туктайның ир туганнарын да үтертеп бетерә. Шуннан соң тәхеткә Туктай утыра.

Туктай (1291-1312)

Бу хан дәүләт белән шактый озак еллар идарә итә. Гәрчә хан белән Нугай баштарак дусларча тату яшәсәләр дә, тора-бара аралары бозыла. Ханның үз белдеге белән генә идарә иткәнен күреп, төмән аңа каршы күтәрелә. Низаг 1300 елда Туктайның җиңүе белән төгәлләнә. Элек Бәркә ханның бөтен гаскәренә баш булган, 1256 елгы бәрелештә Хулагуны да җиңгән, тик инде картайган Нугай Днестр аръягындагы далада һәлак була: хан гаскәрендәге рус сугышчысы аны кылыч белән чабып үтерә дә, башын Туктайга алып кайтып бирә, әмма хан, мондый вәхшилекне күреп, теге яугирнең үзен дә үтерә.
Шулай итеп зур яулап алулар нәтиҗәсендә иске дәүләтләр җимерелеп, яңа дәүләтләр һәм империяләр барлыкка килгән XIII гасыр да тәмамлана. Яңа мәдәният, яңа цивилизация, яңа этник дөнья гасыры – XIV гасыр башлана.
Тарихи чыганаклар
Мәмлүк солтаны Бибарсның (1260-1277) сәркәтибе Ибне Абу әз-Заһир төзеген «Әл-Мәлик әз-Заһирның тормышы» дигән китаптан:
Алтын Урда ханы Бәркәнең 1263 елда Мисыр солтаны Бибарсның илчеләрен кабул итүе.
«Ул (Бәркә) 100 кеше сыйдырырдай зур чатыр эчендә утыра иде; чатырның тышы ак киездән булып, эчке ягы кытай ефәге, асылташлар, энҗеләр белән бизәлгән. Ул үзе тәхеттә утыра, янында өлкән хатыны, як-ягында 50-60 әмире эскәмияләргә утырышкан иде. Болар килеп кергәч тә, ул үзенең вәзиренә хатны укырга әмер бирде. Аның янындагы баш казый, хатны тәрҗемә итеп бетергәч, язмаларны ханга тапшырды, шуннан солтанның котлавы аның янындагыларга төркичә укылды. Алар (татарлар) моңа бик сөенделәр; Бәркә илчеләргә җавабын тапшырып, алар белән бергә үзенең илчеләрен дә җибәрде. Янындагы әмирләренең һәркайсының мулласы белән мәзине бар; хатыннарының да үз имамнары белән мәзиннәре бар икән. Мәктәпләрдә балалар изге Коръән сүзләрен укыйлар икән».
Алтын Урданың кодрәтле чоры.

Үзбәк хан (1312-1342)

Мәңгүтимер үлгәннән соң 20 ел буена илдә барган ызгыш-талашның йогынтысы ерак төбәкләрдә дә үзен бик нык сиздерә. Көнчыгыштагы Күк Урда, Бату ханның энесе, улусның беренче башлыгы Урда-Ичен 1251 елны вафат булгач, Үгәдәй белән Чыгытайларга каршылык күрсәтә алмый - алар Урда исәбенә үз биләмәләрен киңәйтәләр. Туктайдан исә ярдәм көтәрлек түгел – Нугай белән ызгышу аның ике кулын бәйләгән. Үзәкнең дилбегәне йомшартуы аркасында көнбатыштагы төбәкләрдә дә, мәсәлән, Кырымда, аннары Урдага буйсынган Русьта төрле хәлләр булып ала. Моңарчы руслардан ясакны хан кешеләре җыеп йөргән булса, Мәңгүтимердән соң бу эш олы кенәзләргә йөкләтелә; үзләре җыеп, үзләре үк Сарайга илтеп тапшыруга калгач, ул ясак кимегәннән-кими.
Соңгы елларында Туктай Алтын Урдада бераз тәртип урнаштырган була булуын, Күк Урданың эшләрен дә көйләп җибәрә. Әмма аның үлеменнән соң Сарайда хәлләр яңадан начарланып китә. Туктай хан үз тәхетен олы улы Илбасарга васыять итеп калдырган була, ләкин аны шаманлыкка табынучы күчмә феодаллар гына яклый. Ислам динен тотучы шәһәр аксөякләре Батуның оныгының оныгы, Мәңгүтимернең оныгы, Тугрылча улы Үзбәкне яклыйлар һәм аны тәхеткә утыртуга ирешәләр.
Үзбәк хан – иң озак идарә иткән һәм Алтын Урда тарихында иң тирән эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, аның мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала. Элек вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер дәүләт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла. Хәтта дөньяны күп күргән, кемнең кем икәнен таный белгән Ибне Баттута да 1333 елны Үзбәк ханны күреп сөйләшкәннән соң: «Ул җиһандагы иң бөек, иң кодрәтле патшаларның берсе”, – дип, югары бәя биргән. Үзбәкнең хакимлеге гомуми таныла, башкалада гына түгел, читтәге төбәкләрдә дә ханның дәрәҗәсе бик нык үсә.

Мондый фетнә әзер була инде. Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан ислам динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә шаманлыкны дәгъвалап үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә. Заманыбызның мәшһүр тарихчысы Лев Гумилев фикеренчә, әлеге реформаның әһәмияте әйтеп бетергесез зур:
Үзбәк хан дала дөньясын сәүдәгәрләр дәүләтенә әверә, Идел буе төрки дөньясы мөселман этносына, хәтта суперэтноска әйләнә. Галимнең бу фикерен болай аңлау дөрес булыр: татарлар һәм кыпчаклар этносы, башка ваграк халыкларны үзенә ияртеп, шул чорда зур мөселман дөньясына үтеп керә.
30 яшендә тәхеткә менгән Үзбәк хан 30 ел буена ил белән идарә итә һәм 60 яшендә дөнья куя. Ул үлгәч, аның варис булып калган олы улы Тәнибәк (1342) бик аз гына хан булып ала, һәм аны энесе Җанибәк яклылар үтерәләр. Тәхеткә Җанибәк утыра.

Җанибәк

Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда атасының сәясәтен дәвам иттерә. Көнчыгыш тарихчыларының хезмәтләрендә һәм рус елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына; дәүләттә ислам динен ныгыту өчен ул күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагы да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән. Мәсәлән, гомеренең актык елында ул Әзербайҗанны Жучи улусына кушып калдырган. (Тик ул тора-бара Урдадан кабат аерылып чыга.)
Җанибәк Кавказдан Сарайга авырып кайта да, тиз арада үлеп тә китә. Бу хәлне төрлечә юрыйлар: берәүләр аның улы Бәрдебәк яклылар ханның башына җиткәннәр дигән фикердә торса, икенчеләре исә үз үлеме белән – авырып үлгән дип язалар. 1357 елны тәхеткә мәкерле, усал холыклы Бәрдебәк менеп утыра

Бәрдебәк (1357–1359)
Алтын Урданың сигезенче ханы.
Сарай халкы аның миһербансызлыгыннан күп җәфа чигә.
Әтисе Җанибәк хан җитәкчелегендә 1356 елда Фарсы Иленә яуда катнашкан, шушы сугышта Алтын Урда җиңгәннән соң дәүләткә Азербайҗан кушылган һәм Фарсы Иленең Тәвриз шәһәре басып алынган. Яудан соң Җанибәк улын Тәвриз хакиме итеп билгеләгән. Ләкин 1357 елда сугыштан кайткач Җанибәк авырып киткән һәм Бәрдибәк Тәвриздән Алтын Урда башкаласына ашыгып кайткан.
Ул Җанибәкнең авыруы турында хәбәр алгач, тәхетне ычкындырмау өчен Урдага кайта.
Хан булып алгач та, Бәрдебәк Батый хан токымын кырдырырга әмер бирә.
Үзенең көндәшләреннән котылу өчен 12 туганын үтертә, алар арасында 8 айлык энесе дә була. Хан аны җиргә сугып үтерде диелә.
Бәрдебәк Рус православ чиркәве ясак түләүдән азат итүне яңадан раслаган.
1358 елда Венеция сәүдәгәрләренә Кырым Олысында – Азак, Провато, Судак, Күктүбә шәһәрләрендә торырга һәм сәүдә итәргә рөхсәт биргән.
Гарәп тарихчысы Ибн Хәлдүнә язмалары буенча сарай даирәсендә бәкләрибәк вазифасында Мамай булган.
Бастыру сәясәте нәтиҗәсендә күп күренекле татар морзалары, аксөякләре көнбатышка, Литвага, Урыс Олысына китәргә дучар булганнар. Алар арасында мәшһүр эшлеклеләр бабалары – Кутузовлар, Суворовлар, Болгаковлар, Бердяевләр, Толстой (Идрис морза), Нахимовлар (Нахыйм), Түргеневләр, Карамзиннар (Кара морза) һәм бүтән.
1359 елда аны үтереп, хан тәхетен энесе Көлпә (1359–1360) кулга төшерә.
Бәрдебәк үлгәннән соң Бату хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.
Аңардан соң ил белән кыска гына вакыт аралыгында Нәүрүзбәк (1360), Хызыр (1360–1361),Тимер Хуҗа (1361), Урад Мәлик (1361), Хаҗи Морат (1360–1363), Килдебәк (1361–1362), Тимер Абдрахман (1364–1367), Урыс (1374–1375) хакимлек итеп ала.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>