Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бертөрле милләттәге кешеләр генә яшәгән авылда милли мәктәптә, мәсәлән, татар мәктәбендә укыту-тәрбия эше ачык, аңлаешлы. Ул кешеләрнең борынгыдан килгән тәртипләр, гореф-гадәтләр, ягъни язылмаган законнар буенча барды. Кешеләр авылда бер-берсен (исеменә кадәр) яхшы беләләр. Һәр бала авыл кешесенең күз алдында үсә, тәрбияләнә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бүген-бүген заманда яши иде Кикрикҗан дигән әтәч малае белән Бүртәй исемле үрдәк малае.
Көннәрдән беркөнне ишегалды буйлап сәяхәт кылып йөргәндә Кикрикҗан Бүртәйгә болай диде:
–Бүртәй, беләсеңме, дөньяда кем батыр? Мин батыр! Беләсеңме, кем кыю? Мин кыю!
Шулай, Кикрикҗан, шулай! –диде үрдәк малае Бүртәй.–Синнән дә батыр, синнән дә кыю бүтән бер кем дә юк!
Бүртәй Кикрикҗанның мактан-чык икәнен белә иде, ләкин ул: “Кикрикҗан, мактанма инде”,– дияргә базмады. “Әйдә, мактан-сын. Мактану аңа килешә”, – дип уйлады ул...

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Быел көз башка елларга караганда да иртәрәк килергә уйлый. Көннәр моңсу, яңгыр тамчылары тамам-тамам дип тора. Тик җәйнең нигәдер китәсе килми, көзгә каршы тора.
Болытлардан арынып кояш та безне күзәтергә тырыша.

Быел безнең якларда корылык булды. Шулай да көз бай килде. Басулар уңышлы бодай башаклары белән алтынланды. Бакчалар тулы карбыз, кавын, кыяр, помидор, алма, груша, виноградлар.
Агачлар сары, кызыл, соры, көрән шәл бөркәнә башладылар. Җирне төрле төстәге келәм каплый. Тугайларда гына көз икәне бик сизелми. Иртә чабылган болыннар яшәреп, курпылап үсеп киттеләр. Ә көзнең иң соңгы чәчәкләре нәзек кенә сабакларында тирбәлеп, һаман кояшка үрелеп дөньяга ямь бирәләр.
Кошларга килгәндә әле җылы якларга китә генә башладылар. Кояш чыккан арада сайрашып, очып калыйк дигән шикелле чөкердәшәләр генә, әле тегеләй, әле болай үстергән кошчыклары белән мактанышып очалар.
Ажгырып аккан Дим елгасы да көзне сизепме акрын гына, моңсу гына агып ята. Күл буенда бакаларның да тавышы ишетелми, камышларның башы көйгән кебек саргайганнар, төнбоеклар бик сирәк, алар да суга батабыз-батабыз дигән шикелле саргаешып шиңеп утыралар. Һәр мизгелнең үз матурлыгын күрә белергә, табигатьне сакларга гына кирәк.

Азамат Мөхәммәтҗанов.
Әлшәй, Гайниямак.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Беренче дәрес… Беренче китабым – “Әлифба”… Аны өйгә зур хәзинәдәй алып кайтып тышлап куйганы, зур түземсезлек белән һәр битен күздән кичергәне һәр баланың бүгенгедәй күз алдында.

Еллар узса да, тышкы бизәлеше генә түгел, һәр эчке битләрендәге рәсемнәре, язулары күз алдында торган беренче китап бит ул. Кеше гомерендәге иң истәлекле, иң матур, иң кадерле, иң мәгънәле китап. Без зәңгәр төстәге, тышлыгында кыз һәм маэмай рәсеме ясалган “Әлифба” белән укыган идек, безнең эне-сеңелләребез зур кызыл тышлысы белән укыды, ә хәзергеләре бөтенләй башкача.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Әкият
Урман итәгендәге мең төрле чәчкәләр акланыннан кечкенә көмеш чишмә атылып чыккан, ди. Шул акланда яшәгән озын чәчле сылу кыз, чишмәне күргәч, җырлап җибәргән. Аның моңын отып алгач, чишмә гел чылтырап ага башлаган.