Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Туган тел – рухи мирас

Март урталарында Стәрлетамак шәһәренең 5-нче санлы гимназиясендә Республика күләмендә “Ибраһим укулары” дип исемләнгән X-нчы фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференциядә катнашучыларның саны елдан-ел арта. 


Быел бу чарада 12 шәһәрдән һәм 24 районнан барлыгы 536 укучы көчләрен сынады. 

Тулысынча:Туган тел – рухи мирас

Кем булыр иң чибәре?

Гүзәллек бәйгесенең беренче  сайлап алу турлары дәвам итә


Оештыру комитетын Стәрлетамак шәһәре иң беренче булып кабул итте. Ике бәйрәм бергә килде монда. Уфа кунаклары СДПУның татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы тарафыннан 

Тулысынча:Кем булыр иң чибәре? 

Кадерле кешем

Нәнәемнәр буыны кешеләренең яшьлеге сагынып искә төшерердәй күңелле хәлләргә бай түгел, чөнки ул дәһшәтле һәм авыр сугыш елларына туры килгән.

Тулысынча:Кадерле кешем

Канатлы дусларыбыз

Безнең якларда бик күп кошлар яши – торна, чәүкә, ябалак, тукран, сандугач, песнәк, карга, кара карга, чыпчык.

Кара каргалар, торналар, сандугачлар көннәр суыту белән җылы якка очып китәләр. Песнәкләр, чыпчыклар, тукраннар, чәүкәләр кышларга безнең якларда калалар. Кышын аларга бик авыр. Без, балалар, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Кыш көнендә тукраннар  урманда яши. Матур итеп тавышларын чыгарып, агачтан бөҗәк эзлиләр. Тукран ул – урман табибы. Ул агачларны дәвалый. 

Песнәк – кечкенә кош. Ул кара, сары төсле була. Песнәк безнең якта кышлый, көньякка  очып китми. 

Миңа сандугач бик ошый. Бу сары төсле, кечкенә кош, үзе ул бик матур, бик моңлы итеп сайрый. Ләкин аны җәй көннәрендә генә күрергә була.

Кошлар – безнең дусларыбыз. Әйдәгез, аларга ярдәм итик! Кышкы салкыннарда алар безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Илдан Кәлимуллин, 3 “а” сыйныф. Уфа, 65 нче татар гимназиясе.

Тулысынча:Канатлы  дусларыбыз

Зирәк керпе

Борын-борын заманда калын кара урманда яшәгән, ди бер керпе. Керпе бик зирәк булган, күп укыган. Агач кайрыларыннан, яфраклардан кечкенә китапчыклар ясап, урман яңалыкларын, һава торышын язып барган. Хат ташучы шыгырдавык саескан Каф тау артыннан аңа кызыклы китаплар ташыган. Китапларны  укып, керпе тегәргә өйрәнгән. Өендә остаханә ачып җибәргән. Урманда яшәүчеләрнең усалы, юхасы, явызы, куркагы, хәйләкәре, көчлесе – барысы да аннан күлмәк-чалбар тектерә башлаган. Аеруча куяннар, аюлар матур киенергә яраткан: кышын-ап-ак тун, җәен соры, ак, зәңгәр, көрән күлмәкләр тектергәннәр. Керпе һәрбер җәнлекне игътибар белән тыңлаган, китапларыннан карап, акыллы киңәшләр биргән, кемгә нинди кием, кайсы төс, тукыма кирәклеген аңлаткан. Өстәвенә, килгән берен урман сый-нигъмәтләреннән авыз иттергән. Даны тирә-як урманнарга таралган. Моңа куян малае Озынколак бик көнләшкән. Куяннан да бәләкәй керпе янына урман патшалары баш иеп килсен әле! Беләктән белем көчле икәнен аңламаган Озынколак. Үзе дә саесканнан китаплар кайтартып караган-каравын. Тик укыйсы килмәгән: ялкау булган. Шулай да керпегә начарлык эшлисе килгән. Беркөнне урманда шундый сүз тараткан: “Һи, керпе кебек кенә барыбыз да тегә ала. Урман тулы энә. Аның өчен китап укыйсы  юк!” – дигән. Моны ишеткән керпенең хәтере калган. “Тукта, – дигән ул, – чынлап та, мин картаеп барам, күзләрем дә күрми башлар, ә җәнлекләргә матур- матур киемнәрне кем тегәр?” 

Керпе уйлаган да остаханәсен ябып, тегү мәктәбе ачып җибәргән. Теләгән һәркайсын бушка тегәргә өйрәтә башлаган. Җәнлекләрнең кайсы бик теләп, кайсылары бик авырлык белән  өйрәнгән. Иң авыры куяннарга һәм аюларга туры килгән. Куяннарның күзе кылый: энә саплый алмыйлар, ә аюларның куллары зур, кечкенә энәне тота алмыйлар икән. Гайбәтче Озынколакка бик ачулары килгән. Җыелышып киңәшкәннәр дә аны урманнан куып чыгарганнар. 

Мескен Озынколак авылга китеп, кешеләр янына ияләшкән. Әнә шуннан йорт куяннары үрчи башлаган. Калган куяннар төрле күлмәк киюдән туктаган. Кышын ак туннан, җәен соры күлмәктән генә йөри башлаганнар. Көрән күлмәкле аюлар күлмәк тегеп маташмаганнар. Җәй буе бал ашаганнар, кышын, аучы  күзеннән качып, өн ясап йоклаганнар. Ә ак тунлы аюлар җәй җитү белән Төньяк боз океанына киткәннәр һәм башкача урманга әйләнеп кайтмаганнар. Ак аюлар әнә шулай барлыкка килгән. Ә керпегә килгәндә, ул әле дә күп укый, шыгырдавык саесканнан китаплар китертә, ди. Урманда яшәүчеләр аңа киңәшкә йөриләр, үзен бик хөрмәт итәләр икән. 

Галим булсаң, Галәм – синеке, дустым, шуны бел дип яздым бу әкиятне. Вәт!

Ильяс Гафаров, 7 сыйныф,

Краснокама районы, Куян мәктәбе.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>