Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

И туган тел, и матур тел

Туган телемнең чиксез байлыгы мине кечкенәдән әсир итте, аның матур әдәбияты, туган шигърияте балачагымнан сихерләде. Һәм мин шул гүзәл серлелектән үлгәнче дә аерыла алмам төсле.

Салдыбаш елгасы буенда урнашкан Яңа Субай авылының 100 еллыгына багышланган “Шәҗәрә бәйрәме”ндә күпләр үз нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды.

Укучылар күпме яңа авылдашларын, аларның талантын күреп сокландылар! Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмагандыр. Барыбер кеше олыгая төшкәч, үз асылына кайта, туган ягы, йолалары аны тарта, чакыра. Никадәр алма-гачларыннан ерак киткән алмаларның –авылдашларның да туган авылларына кайтып елауларын һәм үз телләрен, җырларын, биюләрен онытмауларын күрү минем күңелемне ихлас тетрән-дергән иде.

“Алма агачыннан ерак төшми” дигән мәкаль белән килешмәгән кеше юктыр. Ләкин милләт, тел мәсьәләсенә кагылганда бу мәкальнең бөтенләй киресе белән очрашырга була.  Әгәр телебезне бер бөек алмагач итеп, ә аны саклаучы милләттәшләребезне алмалар урынына куеп карасак, аптыраудан таң калып карап торасың. Никадәр ераграк китәргә торалар алар агачларыннан. Ә алмагачка салкын кырауларга да бирешмәскә, шифалы яңгырлар булмаганда сусыз тилмерергә дә, түзәргә туры килә. Ә ул һәр елны исән калырга, җиңелмәскә, һәр елны гөрләп чәчәк атып үз алмалары белән кешеләрне шатландырырга тырыша. Ә үз туган телен үзе кадерләргә тиеш булган татар баласы бүген авызын тутырып “Миңа татар теле нигә кирәк?” дип әйтергә базнат итә?

 

Юк, бетәргә , шиңеп суларга тиеш түгел туган телем алмагачы, чөнки әле аны сагынып елаучы чит яклардагы алмалары –тел сөючеләре бар!

“Туган мәлдән киткән мәлгә кадәр

Гомер буе җыйган милкемне,

Улым, кызым, сезгә калдырамын

Иң зур мирас –туган телемне.

Ул да миңа әти-әниемнең

Иң бердәнбер газиз мирасы. 

Ул да сезгә гомер буе җирдә

Сулар һава кебек булсачы!

Мең ел буе халык акылының

Мең тылсымын җыйган хәзинә.

Юк, сатылмый, чөнки мөмкин түгел

Бәя кую аның хакына.

Күкрәк сөте, бишек җыры белән

 Кергән дә ул, җанны имләгән.

Юккамыни кеше туган телен

Туган иле белән тиңләгән.

Яратканга – бал-май булып тамган.

Нәфрәтләрдә –уктай кадалган.

 

Гасырларның гөле һәм көленнән

Халык язмышыннан яралган”– дип язган шагыйрь Риф Мифтахов.

Туган телен яратмаган кеше һәр яклап та камил була алмый дип уйлыйм мин.

Һәр көн өйдә әниемнең туган телдә әйткән  татлы сүзләрен ишетүемә, нәнәемнең матур әкиятләрен тыңлап чиксез горурлык тоям. Бүген мәктәпләрдә туган тел укытуны кирәксез дип әйтүчеләр очрый икән, мин моның белән килешмим. Һәрбер милләт сакланырга тиеш, һәр милләтнең баласы үз телендә укый һәм яза белергә тиеш. Әгәр бүгеннән мәктәпләрдә туган телне укытудан туктасалар безнең туган телне киләчәк буынга кемнәр җиткерер соң?

 “Нишләп минем телем гасырлар буенча сөйләшү өчен яраклы булган да, нишләп хәзер генә – урамнарда сасы ис таратып тимер машиналар чабыша торган фәхеш заманда гына яраксызга әйләнгән? Татарча сөйләшеп, татарча китап язып кемнең өлешенә кердек икән соң без? Кемнең кытыгына тидек икән дә, кемнең авырткан җиренә кагылдык икән? Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый минем тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?”– дип язган татар язучысы Нурихан Фәттахның сүзләре белән ихлас килешәм мин. Бүген шәһәрләрдә балалар урамда гына түгел, өйдә дә күбрәк рус телендә аралаша. Татарча тапшыруларны тыңламаган бик күп кешеләрне беләм мин. Ләкин үз теленнән йөз чөергән кеше ул үзеннән үзе көлә. Берничә кеше туган телен яратмаганнан гына телем бетмәс, әлбәттә. Ләкин кайберәүләрнең туган телгә ихтирамсызлыгы аптырашта калдыра.

Кайда гына яшәмәсен кеше, нинди генә телдә сөйләшмәсен, аның бөек үз хөрмәт  белән әйтә торган ике сүзе бар: туган ил, туган тел. Бу ике сүз һәрвакытберсенә-берсе аваздаш булып ишетелә. “Туган тел” дисеңме, үзеннән үзе туган ил күңелгә килә... Алар телгә алыну белән, күңелләрдә якынлык хисе, туган илеңә һәм халкына тирән мәхәббәт  тойгысы уяна.

Шуңа күрә һәркем үз туган телен яратырга, кулыннан килгәнчә аны сакларга тиеш.

Талантлы шагыйрь Әнгам Атнабаев та туган телне “мама теленә” әйләндергән яңа буынга нәфрәтләнеп үз шигырьләрен иҗат итте. Ул үзе чатнатып туган телдә шигырьләрен яттан укыган шагыйрь, трибун шагыйрь буларак билгеле. Бүген без кулыбыздан килгәнчә туган телебез өчен көрәшергә, аны якларга өйрәнергә тиешбез.

Язмаманы якташ шагыйребез Зиннур Нәсыйбуллин язган шигырь юллары белән төгәллисем килә.

Туган тел ул бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгене киләчәккә 

Дәшәр өчен туган тел.

 

Кайда гына яшәмәсен кеше, нинди генә телдә сөйләшмәсен, аның бөек үз хөрмәт  белән әйтә торган ике сүзе бар: туган ил, туган тел. Бу ике сүз һәрвакытберсенә-берсе аваздаш булып ишетелә. “Туган тел” дисеңме, үзеннән-үзе туган ил күңелгә килә... Алар телгә алыну белән, күңелләрдә якынлык хисе, туган илеңә һәм халкына тирән мәхәббәт  тойгысы уяна.

 

 

Гөлназ Мостафина.

Нуриман районы, Яңа Субай авылы.

“Әтием бар!”

Истә. Миңа 4 яшь. Нинди зур мин, үскәнмен. Әни үз эше белән мәшгуль. Ул фронтка солдатларга өч бармаклы бияләйләр бәйли дә бәйли. Ә атна кич, мунчадан соң өйләрне җыештыра. Беләм, җомга көн кич күрше апалар күчтәнәчләрен алып безгә кич утырырга керә. Алар бергәләп солдат абыйларга бүләккә ак һәм соры сарык йоныннан күп-күп итеп бияләйләр бәйлиячәкләр.

Әнә Әсмабикә апа гел безгә бер күкәй алып керә дә: ”Менә, бу  чуар тавыкларымның күчтәнәче, сезгә генә алып кердем,”–дип алъяпкыч кесәсеннән берәр йомырка алып биргәне онытылмый. Кичләрен күз бәйләнгәч, җиделе лампабыз кабынгач өебезгә нур, җылылык тарала. 

Тулысынча:  “Әтием бар!”

“Балачак планетасы”

Мәктәптән тыш шөгыль – дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән тәрбия сәгатьләре ул. Бала үз эшенең файдалы, кирәкле икәнен тоярга тиеш.

Тулысынча:“Балачак планетасы”

Хатирәләр яши күңелдә

Май – кадерле ай. Үз эченә күп  истәлекле вакыйгаларны туплаган ул. Майда ел буена бәйрәм иткән барлык бәйрәмнәрдән өстен, эчтәлекле, тарихи көн бар. Ул – 9 Май – Бөек Җиңү көне. Сугыш тәмамлануга 71 ел узса да, моңа кагылышлы тарих яңара. Зур илебезнең бер чигеннән икенче чикләренә Җиңү кайтавазы ишетелә. Бу көнне яше-карты бик җитди дә, уйчан да, җаваплы да була. Шундый рухтагы җиңү бәйрәмен быел “Чаткылар” Бүздәк районының Иске Багады авылы мәктәбе укучылары белән каршы алды. 

Тулысынча:Хатирәләр  яши күңелдә

“Без һәрвакыт әзер!”

Безнең мәктәптә “Башкортстан пионерлары” оешмасы озак еллар эшләп килә. Ел саен 19 май көнне 4 сыйныф укучыларын пионер оешмасы сафларына кабул итү матур гадәткә әверелде.

Бу көнне Багады урта мәктәбендә укучы барлык балалар да көтеп ала. Быел тагы 7 укучы безнең мәктәпнең шушы матур эшләп килүче оешмасы сафларын тулыландырды.

Тулысынча:“Без һәрвакыт әзер!”

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>