Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Салават эзләреннән

Башкортстанның Дәүләт суверенитеты көне уңаеннан Уфа шәhәренең 74-нче урта мәктәбе укучылары башкорт халкының милли герое Салават Юлаевның туган җиренә бик мавыктыргыч сәяхәт кылды.

 Әлкә авылы борылышында безне атка атланган герой сыны каршы алды. Авылның икенче як читендә биек тауда ак ташлар белән  “Салават  төйәге” диеп язылган иде. 

Мәктәп музеенда шәхесләр турында күп мәгълүмат тупланган. Укытучы Тархан Заһидуллин төшергән Салават Юлаев портреты, Бөек Ватан сугышында катнашкан Әлкә авылы кешеләре турындагы экспонатлар урнашкан. Балаларга каен каерысыннан эшләнгән автомат барысыннан да ныграк ошады. Малояз музее директоры Зилә Садыйкова бәян иткән хикәяләр тәэссоратында малайлар хыялларында булса да Салават белән бергә ауда аюны да җиңделәр, ат чабышында да беренче килделәр, курайда да уйнадылар. Салаватның Емельян Пугачев алып барган крестьяннар сугышында катнашуы, каторгада үткәргән еллары турында сөйләгән экспонатлар зур кызыксыну уятты.

Тулысынча:Салават эзләреннән

Әкият яза малайлар, әкият яза кызлар...

   Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы һәм БР Мәгариф министрлыгы белән берлектә үткәрелгән “Җанлы сүз” II Республика конкурсы  нәтиҗәләре белән таныштырган идек инде, дуслар. Бүген бергәләп шул көнне яшь иҗатчылар катнашкан осталык мәктәпләренә бер байкау ясарбыз.


Бу көнне “Әкият илендә”, “Әсәр – хикәя”,  “Сценарий”, “Фәнни мәкалә”, “Журналистика” осталык мәктәпләре эшләде.

Журналистка белән кызыксынучылар бу һөнәрнең нечкәлекләре белән танышты.  Аннан соң ТНВның Уфадагы корпункты хезмәткәрләре  Фәнис Фәтхи һәм Рузил Имаев телевидение өчен ничек интервью әзерләнүен күрсәттеләр. “Җанлы сүз” проекты авторы, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина телевидениегә интервью бирде. Мавыктыргыч шушы күренешкә шаһит булган егет-кызларда бу һөнәргә карата кызыксыну артты.

Шулай ук башка тематикага багышланган осталык мәктәпләрендә җанлы эш барды. Балалар остазлар сабакларын зур  итәгать белән тыңлады.  Киләчәктә яшь авторлар сөйләшүләргә кушылыр, актив булыр дип ышанабыз. Иң җанлы атмосфера  “Әкият илендә” булды. БДУның шушы ук кафедрасы доценты, шагыйрь, журналист Илдус Фазлетдинов алып барган дәресләрдә балалар  бер-берсен узып әкият чыгарды. Остазга да мондый активлык ошады.

“Бу көн балаларның әкияткә мохтаҗ булуын күрсәтте. Аңа ихтыяҗ бар, димәк. Балалар бу чуар тормыштагы барлык вакыйгаларны яктырак төсләрдә күрергә телиләр дигән сүз”, – дип, Илдус Камил улы шушы номинациядә уңышларга ирешкән балалаларга бүләкләр тапшырды. 

 Иҗат итегез, дуслар, языгыз, “Чаткылар”га салыгыз.  Чираттагы бәйгегә (без аны булыр дип ышанабыз) кадәр вакыт бар, каләмегезне шомарта торыгыз. 

 

Иң кирәкле дәресләр...

Яңа уку елы башлану белән Уфа шәһәренең  муниципаль янгын сагы хезмәте инженерлары үзләрен яңа профессиядә сынап карыйлар. Бу юлы алар мәктәпләрдә чын укытучы булдылар. 

Башкаланың һәр мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән хәвефсезлек дәресләрендә (ОБЖ) янгынннардан саклану кагыйдәләре өйрәнелә. Һәр сыйныфта дистәләгән дәрес уздырылачак. 

Әүвәл инженерларыбыз чын укытучы роленнән куркыбрак торсалар да, тиз арада укучылар белән уртак тел табып, дәресләрне бик уңышлы үткәрә башладылар. Алар дәресләрне уен рәвешендә алып бара. Кызыклы викториналар, “101” номерына шалтыратып карау, ут капкан бинанадан дөрес итеп чыгып китү күнекмәләре балаларга бик ошый. Шулай 45 минутлык дәресләр “ә” дигәнче үтәләр дә китәләр. Ә балалар, әлбәттә, көнкүрештә иң кирәкле кагыйдәләрне үзләштерәләр. Кадерле балалар, мәктәптдә тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз, хәвефсезлек дәресләрен аеруча ныклап өйрәнегез, чөнки бу дәрестә алган белемнәр сезгә гомернең һәр көнендә кирәк булачак. 

Тулысынча:Иң кирәкле дәресләр...

Кадерен белик

Табигатьне саклау-кешенең иң мөһим бурычы. Моны барыбыз да аңлый кебек. Яшел бишегебезне саклыйбызмы, чынлап та яшелме ул безнең якларда? 

Мин Куян авылында яшим. Башка җирләргә караганда монда табигать матуррак, һава чистарак кебек тоела. Авыл табигате гүзәл, үзенә тартып торырга тиештер дә. Урманнарыбыз  күркәм, искән җилләр  назлап иркәли – болар тереклек өчен зур бәхет һәм байлык. Менә шушы байлыкны саклар өчен минем мондый тәкъдимнәрем бар. 

Тулысынча:Кадерен белик

Яңа курчак

Кибеткә курчаклар кайтканнан бирле Гөлгенәнең йокысы качты. Бигрәк тә матурлар шул ул курчаклар. Гөлгенәнең әле беркайчан да андый матур курчакларны күргәне юк. Үзләре зур, чәчләре ак капрон тасма белән үргән.  Арада бер курчак аеруча матур иде. Күзләре, чын кеше күзләре кебек, зәп-зәңгәр. Гөлгенә кибеткә килеп кердеме, гел аңа гына карап тора. Зәңгәр бөрчекле ак күлмәге бала итәкләп теккән, җиңнәренә челтәр тоткан. Аягында ак оек белән зәңгәр түфлиләр кигән. Андый матур курчакның әле дөньяда булганы юк. Һәрхәлдә, Гөлгенә шулай уйлый. Аннан матуррак курчак булса, күрше авылда бишенчедә укучы абыйсы белер иде инде. Гөлгенә әтисеннән дә, әнисеннән дә, абыйсыннан да – бөтен кешеләрдән сорашып бетерде. Бөтенесе әйтә: “Андый матур курчакның булганы юк”–  диләр.

Тулысынча:Яңа курчак

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>