Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Үзе чибәр, сәләтле, белемле

Мин Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбендә укучы сәләтле кыз Элиза Вясилева турында сөйләп үтәсем килә. Элиза “бишле” билгеләренә генә 11 сыйныфта укый. Матур итеп шигырьләр сөйли, спорт белән шөгыльләнә, балалар Сәнгать мәктә-

бенә рәсем түгәрәгенә йөрергә  дә өлгерә. Әнисе Ләйсән Һади кызы, әтисе Тәлгать Сибгәт  улы  – укытучылар,  ә инде апасы Луиза, БДМУ талибәсе, Элиза да киләчәктә табиб булам, ди.

Сәләтле кызга укуында уңышлар, БДИны әйбәт кенә тапшыруын телик. Менә шундый талант ияләре бар безнең мәктәптә. Кеше бер яктан талантлы булса – һәръяклап та талантлы була.

 

Юлай Низаев, яшь хәбәрче.

Чакмагыш.

 

Неней...

 

Нәнәй... Нинди матур, йомшак һәм моңлы яңгырый бу сүз. Төрле җирдә төрлечә әйтәләр бу сүзне. Кайдадыр – картәни, кайдадыр әбекәй, кайдадыр – зур әни. Ә менә бездә – нәнәй.

“Нәнәй” дип мин үземнең әниемнең әнисенә әйтә идем. “Идем” дидем, чөнки күптән түгел бу якын кешем мине мәңгелеккә калдырып китте. Юк, минем өчен ул мәңгелеккә китмәде. Ул үзенең Куянчысына гына кайтып китте бит.  Менә бердәнбер көнне Хәсибә нәнәем безгә килеп керер дә, яңадан өй эчләре яктырып китәр төсле. Йомшак куллары белән аркамнан сөеп куяр....

Нәнәемне “Куянчы нәнәй” дип йөрттем, чөнки ул Куянчы авылында яши иде. Минем бала чагым да шул авылда – нәнәем янында үтте. Үземнең туган ягымда мине “Куянчы кызы” дип атадылар. Шуңа бераз ачуым да килеп куя иде элек. Ә хәзер... әйтсеннәр иде әле “Куянчы кызы” дип!.. Мин шундый куаныр идем.

Нәнәй! Синсез бик авыр икән. Иң ышанычлы сердәшем дә, киңәшчем дә, тәрбиячем дә идең син минем. Бик кыен чакта да сиңа бара идем, бик рәхәт булганда да.

Кышкы озын кичләрдә син миңа еш кына әкиятләр сөйли идең һәм ул әкиятләр бик матур тәмамлана иде. Ә мин шул әкиятләр белән бу дөньяны ача бардым. Дөньяда яхшылык белән янәшә явызлыклар да яшәгәнне аңладым. Дөреслек кенә хакимлек итсә ни булган да соң, юк бит, янәшәдә ялганлык дигән мәкерле нәрсә дә бар икән. Ә кешеләр гел генә матур сүзләр белән сөйләшсәләр, нинди яхшы булыр иде, тик ямьсез сүзләрне күп ишетергә туры килә. Менә шулай мине әкияти дөнья белән рәттән чынбарлыкны танырга өйрәтте. Изге күңелле минем нәнәем: “Ничек кенә булса да дөрес яшәргә кирәк, дөреслек, әкияттәгечә, һәрвакыт өстен булыр, балам, тормыш нинди генә сынаулар куйса да, сабыр бул, җиңәргә өйрән, иң мөһиме кеше булып калырга тырыш, диде.

Нәнәй үзе олы кеше булса да, сабыйлар күңелен яхшы аңлый иде. Шуңа да һәрвакыт аның янына тартылганбыздыр. Нәнәем-нең күңеле яшәгән җире төсле үзе киң, үзе матур иде. Ә ул искиткеч гүзәллек кочагында яшәде, тирә-ягы гел ак каеннар белән уратып алынган Куянчы авылында. Нәкъ Тукай шигырендәгечә:

“Ул авылны һич онытмыйм– һәр ягы урман иде;

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде...”

Урман эчендәге бу авылның уртасында бик матур күле дә бар. Куянчының кырларында нинди генә чәчәкләр үсми, мин аларның күбесен беренче   тапкыр шунда күрдем. Челтер-челтер агып чыккан чишмәләре дә монда бик моңлы. Иртән таң атканда авыл сихри моңга чума– нинди генә кошлар сайрамый? Шушы гүзәллекне нәнәем бер дә ташлап китәргә ашыкмады. Балалары кайларга алып  китәргә тырышсалар да, ризалашмады. Ялгызына бик авыр булса да, Куянчысыннан аерылмады. Әле менә ул безне мәңгелеккә калдырып китте дисәм дә, ул үз Куянчысына гына кайтып китте. Ә мин аның тылсымлы әкиятләрен хәтерлим. Мин дә аларны үземнең балаларыма сөйләрмен. Ак күңелле, йомшак күңелле нәнәем!.. Мин синең киңәшләреңне тотарга тырышырмын – матур яшәп, яхшы кеше булырмын. Синең кебек нәнәйнең начар оныгы булырга тиеш түгел. Мин моны яхшы беләм, нәнәем.

Нурия Юмаева.

Караидел районы,

Кортлыкүл урта мәктәбе.

 

Әниемнең әнисе

  Уфаның 65 нче санлы Татар гимназиясендә  “Супер әбекәй -2016” бәйгесе үтте. Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә алты гаилә катнашты. Алар: дәү әни белән таныштыру, әбиләре турында презентация, нәселдән килгән сәләтне күрсәтү, шигырь иҗат итү, милли ашлар әзерләү бәйгесендә көч сынашты.

 Һәрбер баланың кайсы өлкәдә сәләтле булуы турында күп язып була. Мәсәлән, Жасмин Моратованың дәү әнисе, бәйрәмгә Салават шәһәреннән үк килгән. Оныгын бик яратуы, аның татар гимназиясендә укып, ана телен өйрәнүенә шат булуын белдерде. 

Гаделшина Гыйльмиҗамал апа да оныгы Мөхәммәт Сәликәев һәм кызы Мәликә белән килгән. Мөхәммәт 7 нче “Б” сыйныфында укый. “Лалә- Тюльпан” мәчетенә йөреп, дин сабакларын өйрәнергә дә вакыт таба ул. “Коръәнне” яттан уку бәйгеләрендә җиңүләр яулаган.

2 “А” сыйныфында укучы Бариева Нуриянең дәү әнисе Маһира апа Суфиярова Янаул шәһәрендә яши. Аңа 77 яшь. Оныгы аны: “Алтын куллы дәү әнием”, ди. 

Бәйрәм моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.    Бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунаклар, жюри әгъзалары, сезгә яхшы таныш шәхесләр Халисә Мөхәммәдиева, Фатыйма Фаткуллина, Дилә Булгакова, Флүсә Назаргулова бәйрәмгә бәя биреп: “Динебезгә, телебезгә мәхәббәт гаиләдән башлана. Нәнәйләрне яратып, алар белән үз ана телендә аралашып үскән балалар киләчәктә милли рухны саклап калыр, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез онытылмас”, – диделәр. 

 “Әбиләребезгә, нәнәйләребезгә, гомумән, өлкән буын кешеләренә зур хөрмәт-ихтирам белән карасак, җылы сүзләрне кызганмый яхшы мөгәлләмәдә булсак, киләчәгебез – ышанычлы булыр. Буыннар бәйләнеше өзелмәсен иде”, – дип чараны йомгаклады гимназия директоры Галимҗанова Әнфисә Фәрит кызы. 

Бәйрәм конкурска алып килгән милли ризыклар белән чәй өстәле артында дәвам итте. Әйткәндәй,  һәр сыйныф чәкчәк, гөбәдия, тутырылган тавык, кыстыбый, коймак, өчпочмак кебек милли ашлар пешереп алып килгән иде.

Лилия Фаткуллина.

 

Татар теле укытучысы.   

Тылсымбай һәм кыз

Тиздән Яңа ел. Менә әле генә бәләкәй кызның әтисе белән әнисе чыршы бизәп куйдылар. Ул шундый матур булып чыкты, искитәрлек. Уенчыклар, төрле төстәге шарлар, җем-җем иткән кар бөртекләре, йолдызчыклар – барысы да бар. Чыршыдан шундый хуш ис бөркелә, якын барып, күкрәк тутырып шул һаваны иснисе дә иснисе килә, ә шарлар тик тормый икән, алар  әле болайга, әле тегеләйгә әйләнәләр, гүя кайсы ягым матуррак дип мактанышалар. Матурлар алар, әйе, бик матурлар. Җитмәсә, чыңлый да беләләр, әйе шул, нечкә генә итеп, бик тә нәзакәтле, нәфис итеп кенә чыңлыйлар алар. Хәтта көй чыгарып зыңлыйлар кебек. Һәм кыз шул көйне ишетә, әсәрләнеп тыңлый.

Өлкәннәр чыршыга карап сокландылар, шатландылар да үз эшләренә тотындылар. Аш-су әзерлисе бар, маскарад костюмы тегәсе, бүләкләр әзерлисе... Шулай кыз бүлмәдә берүзе калды. Үзе генә түгел әле, менә бит чыршы бар! Ул чыннан да тере кебек ләса. Бәлки, ботакларга эленгән хайваннарның җаны бардыр, бәлки әлеге шул чың-чың итеп алган шарчыкларның эчендә бер тылсым бардыр. Их, бүген бер могҗиза булса иде! Әкият кебек, әйе, әкият кебек. Кыз шул әкият эчендә йөрсен иде.

Тулысынча:Тылсымбай һәм кыз

300 ел укыталар

Минем кадерле, яраткан дәү әнием Эльмира Фатыйх кызы белән дәү әтием Җәүдәт Хәмзә улының быел зур юбилейлары: дәү әниемә -80, дәү әтиемә 85 яшь. Алар турында сөйләү өчен күптармаклы тулы бер нәсел турында бәян итәргә кирәк.

 

Дәү әниемнең әти-әнисе, минем картәти белән картәни, Габбасовларның укытучылар династиясен башлап җибәрүчеләр. Коралачык мәктәбе ачылган көннән башлап, алар шунда эшләгән. Федоровка районының күп татар-башкорт балалары монда туган телләрендә белем алган.

Тулысынча:300 ел укыталар

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>