Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

Файдалы ял иттек

Юл уңаенда Кыргыз урта мәктәбенең музее белән дә танышып чыктык. Безне мәктәп директоры Камил Ким улы Галиуллин ачык йөз белән каршы алды, мәктәп тормышы хакында кыскача сөйләп үтте. Мәктәпнең музее авыл мәдәният йортында урнашкан. Аның җитәкчесе – Ринат Имамнур улы Мәҗитов. Музей урнашкан зур бүлмә дүрт бүлектән тора. Ринат Имамнур улы безне музей белән якыннан таныштырды. Гомуми бүлектә борынгы көнкүреш кирәк-яраклары куелган. Алар хакында мәктәпнең тарих укытучысы Илгиз Фәрит улы Сәлимгәрәев бик җентекләп сөйләде. Ул, шушы ядкарьләр аша серле тарих пәрдәсен ачып, әби-бабаларыбызның авыр, катлаулы тормышына мавыктыргыч сәяхәт оештырды. Музейның икенче өлеше борынгы авыл өе итеп оештырылган. Монда без халкыбызның кул эшләренең үрнәкләрен, сәке, тал бишек кебек тарихи экспонатларны күрдек, хәтта борынгы патефоннан көй дә тыңладык. Бүгенге көн белән үткәннәрне чагыштырып карагач, без бик рәхәт яшибез дигән нәтиҗәгә килдек.

Тулысынча:Файдалы ял иттек

Елмаегыз, әниләр!

Әнием миңа: “Күңелеңдә һәрвакыт кояш булсын, улым”, – дип кабатларга ярата. Үзе дә кояш кебек якты нур таратучы, киң күңелле, күңел җылысын күп кешеләргә кызганмыйча өләшүче кеше ул. Әнием Венера башкала хастаханәләренең берсендә хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Күп кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә минем кадерле кешем. Бик авыр да, җаваплы да әниемнең эше. Бик арып кайта ул. Мин аны сагынып көтеп алам. Борчымаска, яхшы укырга, ярдәм итәргә тырышам. Күп вакыт әниемә: “Әгәр мин тылсымчы булсам, җир йөзендәге барлык чирләрне бетерер идем. Бер кеше дә төрле яралар, җәрәхәтләр алмас иде. Балалар шугалакта аяк-кулларын сындырмаслар иде. Әгәр инде шулай була калса, минем тылсымлы таягым аларга тиз генә терелергә ярдәм итәр иде”, –дип әйтәм. Әнием елмаеп куя. Елмаегыз, әниләр! Сез елмайсагыз, көннәр тагын да яктырак була бит!
Ситдыйков Азамат, 84 нче татар гимназиясенең 3в сыйныфы укучысы.
Уфа шәһәре.

Кошлар тумый канатсыз, кеше тумый талантсыз

Авылыбызның сәләтле балаларының берсе ул – Камилә Янбухтина. Алтынчы сыйныфта гына укуына карамастан, ул инде югары күрсәткечләргә иреште. Күптән түгел тагын бер яңа җиңү яулады: Уфада узган “Сәләт канатларында” халыкара конкурс-фестивалендә вокал буенча 1-нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Тулысынча:Кошлар тумый канатсыз, кеше тумый талантсыз

Күңелле ял көне

Борын-борын заманда яшәгән ди, кыз  –  Гөлбүләк, эт – Акбай, песи – Мияубикә. Алар бик тату дөнья көткәннәр. Бер заман Мияубикә Акбайга әйткән:

–Акбай, минем балык ашыйсым килә, әйдә Аккүлгә төшеп балык тотыйк, – дигән, ди.

–Бар үзең генә төшеп тот, минем төшәсе килми, – дигән Акбай.

–Юк, мин үзем генә төшәргә куркам, әйдә икәү төшик, без бит дуслар!– дигән Мияубикә.

Ярый алайса, әйдә икәү төшик,–дигән Акбай.

Менә шулай алар кармак алып Аккүлгә төшеп киткәннәр. Аккүлнең матурлыгына бик озак сокланып карап торганнар. Аннан соң инде кармакларын алып балык тота башлаганнар. Кинәт алар кычкырган тавыш ишеткәннәр. Бу тавыш эт белән песигә таныш булып тоелган. Ул аларның яраткан дус-лары Гөлбүләкнең тавы-шы  булып чыга. Кыз аларны югалткан икән, җиләктән кайт-кан, ә алар – юк. Гөлбүләк, аларны күргәч, нык итеп шатланган, дусларын шунда ук кочаклап алган.

–Мин җиләк җыеп кайттым, әйдәгез, җиләктән кайнатма ясый-быз, – дигән Гөлбүләк.

– Хәзер без бераз гына  балык тотыйк та, – дигән Мияубикә.

–Мин сезгә балык ашы пешереп бирермен,– дигән Гөлбүләк.

Менә Мияубикә белән Акбай күп итеп балык тотып өйгә кайтканнар. Гөлбүләк балыктан бик тәмле аш пешергән.  Ә соңрак кайнатма белән тәмләп чәй эчкәннәр. Алар гел шулай бергә тату тормыш көткәннәр.

Гөлшан Вахитова,  3 нче сыйныф укучысы.

Ярмәкәй районы Усман-Ташлы урта мәктәбе.

 Безнең партнерлар

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>