Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

                                                                                                   

Инклар империясе алтыны кая булган?

1532 елда испанлы Франсиско Писарро инклар кабиләсе башлыгы Атауальпоны кулга төшергәч, ярдәмчеләреннән аның өчен бер сарай бүлмәсен тутырырлык алтын таләп итә. Соратылган алтынның яртысын җыйганнар, яртысы инде юлда булган, — Писарро, инкларны куркыту ниятендә (тизрәк алтын аласы килгәндер, күрәсең) кинәт кенә Атауальпоны җәзаларга фәрман бирә. Мондый көтелмәгән, ерткычларча адымнан соң инклар бөтен алтыннары белән билгесез рәвештә юкка чыгалар... 500 елга якын инде шушы легенда алтын, байлык эзләүчеләргә тынгы бирми. Меңләгән кеше инде серле шәһәр – Паититины эзли. Фаразлар буенча, инкларның сансыз күп байлыгы шунда күмелгән булган. Йөзләгән байлык эзләүче шул юлда гомерләре белән хушлашкан булса да, җиңел генә баерга телүчеләр саны артканнан-арта, маҗаралар да бетеп тормый икән.

Батыр карәтием

 

Динисламов Гыйзетдин Динислам улы Нуриман районының Бәләкәй Теңкәш авылында 1901 елны ярлы-крестьян гаиләсендә туган.
Бала чагыннан ук аңа тормыш авырлыкларын кү-реп үсәргә туры килә. 19 яшендә гражданнар сугышына китә. Язмыш аны кайсы якларга гына ташламый. Ул җиңелү ачысын һәм җиңү шатлыгын татыган кеше.
Солдат тормышын ул Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә хәрбиләр әзерлек курсында башлый. Аннан соң Кызыл Армия сафында Колчакка каршы сугышта катнаша. Яралана. Хәрби госпитальдә ята... Тагын фронтка.  Кустанай, Польша, Петрозаводск, Фин чигендә, Кронштадт фронт юлларын үтә. Ленинградта башлангыч  һөнәри белем ала, аннан Казанда командирлар әзерләү курсын үтә. 1922-23 елларда Гыйзетдин Динислам улына Урта Азиядә басмачлар белән сугышырга да туры килә һәм аның өчен гражданнар сугышы шунда тәмамлана.
Туган якларына кайта. Колхозлаштыру чоры баш-лагач, ул озак  уйламыйча, күмәк хуҗалыкка кушыла. Тик  якты хыяллар белән яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана.
Гыйзетдин картәти тагын фронтка китә. Башта Харьков шәһәренә эвакуацияләнгән бер завод җиһазын аякка бастыруда катнаша.
Тагын сугыш яланы. Ул 3-нче Украина фронтының 
1 гвардия механизация-ләштерелгән корпусында сугыша. Батальон командиры була. Бухарест, Будапешт шәһәрләрен азат итүдә катнаша һәм җиңүне Австриянең башкаласы– Венада каршылый.
Ниһаять, озак көткән Җиңү көне килеп җитә. Карт-әтиемнең күп медальләре бар, тик шулар арасында иң истәлеклесе  “За взятие Вены”. Дунай елгасы аша чыккан күперне алыр өчен ике көн канкойгыч сугыш барган. Фашист илбасарлары һаман үз көченә ышана һәм бер дә бирелергә теләми. 1945 елның 28 апрелендә алар Вена шәһәрен алалар. Бу алышта ул иң якын иптәшләрен югалта. 1нче мехкорпусын башка частьнең сугышчылары белән тулыландыралар. Соңыннан Нойнкирхен шәһәренә, Шпиталь Драу  лагеренә юллана-лар.
Сугышта картәтием ике тапкыр контузия ала. Ул хакта сугышта беркемгә дә әйтми, киресенчә, тагы да тырышыбрак көрәшә. Биш тапкыр Сталин имзасы куелган Мактау грамотасына лаек була.
Сугыштан соң Гыйзетдин Динислам улы туган авылына кайта. Күп еллар  колхозда төзүчеләр бригадасы брига-диры булып  эшли. Ул 4 бала әтисе, 12 оныгына картәти.
Байгилде авыл советы буенча  ул ике сугышта да катнашкан бердәнбер кеше була. Кызганычка каршы, картәтием безнең арабызда юк инде. Шундый батыр картәтиебез белән  горур-ланабыз  һәм аны беркайчан да онытмабыз!
Алия Динисламова, 
5 сыйныф укучысы.
Нуриман районы, Байгилде авылы лицее.

 

 

Безнең яктан да узган ул сугыш

Безнең районнан да узган ул сугыш. Авылымнан киткән күпме ир – егетләр башын салган анда. Тол хатыннар, балалар җиңү таңы тизрәк атсын өчен бар көчләрен биреп, иң авыр эшләрне эшлиләр: үгез белән җир сөрәләр, урманга утынга баралар... 

 

 Авылыбызда калган хатын – кызлар фронтка зур ярдәм күрсәтә. Төн йокыларын йокламый бәрәңге, суган киптерәләр, күз нурларын түгеп, шарф, бияләй, йон оекбашлар бәйләп фронтка озаталар.  Минем Лилия һәм Миңлегаян исемле  картәниләрем дә  сугыш вакытында тырышып эшләгәннәр. Дәү әниемнең алар турында сөйләгәндә һәрчак күзләре яшьләнә, хәзерге рәхәтлекне күрә алмаганнарына йөрәге сыкрана.
Минем ике бабам да туган җиребезне саклаган. Леонид бабам Ленинград блокадасында була, шәһәрне азат итүдә катнаша, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Ул 1920 нче елда Балыклы авылында туган, Иске Корыч мәктәбендә белем алган. Колхозда башта бригадир  булып, сугыштан соң салым инспекторы һәм Кандра икмәк комбинатында баш бухгалтер булып эшләгән.
 Нурмөхәммәт бабам 1913 нче елда туа, яшьли ятим кала, аны туганнары тәрбияләп үстерә. 1930 нчы елда армия сафларына алына һәм сугышның башыннан азагына кадәр бөтен авырлыкларны да кичерә. Нурмөхәммәт бабам II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, бик күп медальләр белән бүләкләнгән. 
Тол хатыннарның, ятим балаларның, балаларын югалткан аналарның  күз яшьләрен бәяли алырлык көч бармы икән дөньяда?  Җир йөзенә 69 тапкыр язлар килде, сугышта үзләренең якыннарын югалткан аналар, балалар, солдатлар бик аз калды. Бу тыныч көннәр безгә җиңел генә бирелмәгән. Күп корбаннар бәрабәренә яулап алынган ул. Без шуның кадерен белергә, Ватаныбызны яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, җылы сүзләр әйтеп, яралы күңелләрне юатырга, кирәк чагында ярдәм итә белергә дә тиешбез!   Киләчәктә күкләребез һәрчак  аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!              
Алсу Медведева,
 Бакалы беренче  санлы урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы. 

 

Җырга-моңга гашыйк егет

Табигать сәләтне бар кешегә дә тигез өләшми. Ләкин бирелгән табигый сәләтне ачу, үстерү өчен дә үз өстеңдә даими эшләргә, күп көч куярга кирәк. Безнең Бакалы беренче санлы урта мәктәбендә укучы Илеш районы Тыпый авылында туып үскән Динис Нуртдинов  вакытны бушка уздырырга яратмый. Яхшы билгеләренә генә укуыннан тыш, мәктәптәге барлык чараларда да актив катнаша, музыка түгәрәгенә йөрергә дә вакыт таба.Урамда юк-бар белән шөгыльләнеп, кагылып-сугылып йөргәнче, максатлы тормыш белән яшәү нинди күңелле бит! Кечкенәдән авыл, район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашып, зона бәйгеләрендә, район фестивальләрендә грамо-таларга, дипломнарга, истә-лекле бүләкләргә лаек булган ул.
Дүрт яшеннән гаилә бәйрәмнәрендә җырлап, әти-әнисен, туганнарын сөендергән малай  бүген инде мәктәптә, район күләмендә үткәрелгән кичәләрдә моңлы тавышы һәм сәхнәдә үзен искиткеч килешле итеп тота белүе белән соклану уята.  Күбрәк моңлы җырлар җырларга ярата ул,  чөнки мондый көйләр  олы яшьтәге апа – абыйларның күңеленә ныграк үтеп керә, аларның күзләре яшьләнә. 
 Үзенең тирә –ягында үрнәк алыр  кешеләр булуы белән дә бәхетле  егет. Болар, әлбәттә, Динис өчен  җан атып торучы әнисе  белән әтисе.     Шулай  ук 73 яшендә булуына карамас-тан,  район конкурсларында актив катнашкан,  моңлы та-вышы белән күпләрне гашыйк иткән Туктагул авылында яшәү-че нәнәсе  Рүзилә Галләмовадан да күчкәндер егеткә мондый сәләт. 
Нуртдиновлар гаиләсе Динис-ны музыка серләренә өйрәтүче, үз баласыдай якын күрүче, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәүдә Мирсалих кызы Зәйдуллинага аеруча рәхмәтле.  Агыйдел, Октябрьский шәһәрләрендә узган “Язгы тамчылар” конкурсында беренче һәм икенче урыннарны яулау – бу, әлбәттә, бергәләп куелган көч.     Сәүдә Мирсалих  кызына     җырларга өйрәнергә  йөргән  күп кенә  егетләр һәм кызлар  бүгенге көндә  Башкортстанның гына түгел, ә илебезнең төрле төбәкләрендә күренекле җыр-чылар булып киткәннәр. Киләчәктә Динисның да зур уңышларга ирешүен, исән – таза, акыллы булуын күрергә язсын иде.
Милләтебезгә хезмәт итәргә хәзерләнүче менә шундый егетләр күбрәк булсын иде дип әйтәсе килә. Кем генә булсаң да, нинди генә һөнәрне сайласаң да, уңышлар юлдаш булсын сиңа,  Динис!
Гүзәлия Газизова, 
Бакалы 1нче санлы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Бәйрәм итә беләбез

 

 2006 елдан бирле матур йолага әверелгән балачакның бәхетле көннәренең берсен  Әнәч һәм Яңа Мир авыллары балалары көтеп ала.  Ә бәйрәмне аларга үзләренең кыз һәм малай чакларын һич тә онытырга теләмәгән, һәрвакыт балачак турында матур уйлар саклаган җитәкче абый-апалары оештыра. 
Бу юлы да авыл хакимияте башлыгы Мозаффар Бәхтияр улы Саррахов үсмерләрне котлап бәйрәмне ачты һәм килгән кунаклар белән таныштырды. Башта ук иң актив, тырыш балаларга аерым призлар тапшырдылар. Әнәч мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Зилия Макаевага шәп чаңгы эләкте. Зилия район ярышларында гына түгел, республика ярышларында да җиңүче спортчы кыз ул. Аннары сәләтле кызларның берсе Ләйсән Сираева бәйрәмне музыкаль яктан бизәп җибәрде. Аңа башкалар кушылды. Күңелле минутлар уеннар белән тоташты. Дистәгә якын уенда алар берсен-берсе уза-уза ярыштылар, көч сынаштылар. Балалар чын сабантуенда булган кебек хис иттеләр үзләрен. Бәйрәм булгач, барсына да бүләкләр дә эләкте. Укуда яхшы уңышларга ирешкән, спортта алдынгы, мәктәп тормышында актив катнашкан укучылар, бәйрәмдә катнашкан барысы да уеннар, бүләкләргә сөенде. Хәтта ярышта җиңелгәннәр дә бүләк алды.
1 июнь –Халыкара балаларны яклау көнендә Миякәбаш авылы хакимиятенә караган Әнәч һәм Яңа Мир авылы егет һәм кызлары үзләренә бәйрәм бүләк иткән абый-апаларга рәхмәтле. Төрле дәрәҗәдә  вазифалар биләүче булдыклы якташлары үзләре артыннан үсеп килүче яшь буынга матур үрнәк күрсәтә. Димәк, бу якларда туган матур гадәтләр озак дәвам итәргә тиеш әле.
Әлфия МУЛЛАБАЕВА.

 

Еще статьи...

  1. Ходай кошы

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>