Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Кадерле малайлар һәм кызлар!
Бүген сезнең игътибарга тагын бер уен тәкъдим итмәкче әле “Чаткылар”.
Кечкенә чакта без дә бу уенны уйный идек. Билгеле, без сезгә караганда мондый уеннарны шулкадәр күп белә идек... Ул вакытта компьютер һәм телефоннар юк иде. Шуңа күрә без рәхәтләнеп урамда, яланда, саф һавада йөгереп, уйный идек. Шулай үзебезгә гомерлек дуслар таптык.
Бу уеннарда безнең холыклар сыналган, характер ныгыган. Шулай без юл куярга, кызганырга, ярдәмчеллеккә, откырлыкка, үткерлеккә өйрәндек. Җебеп, елап тормаска, җитезләрдән калышмаска, белем ягыннан да бирешмәскә тырыша идек. Һәр уен безне тәрбияләгән, акылны баеткан бит.
Әлбәттә, йөгереп уйнап үскәч, җитез һәм йөгерек булдык. Көннәр буе уйнап та артыгын ашамадык. Фастфудларны белмәдек. Калын итеп теленгән авыл икмәгенә шулай ук калын итеп каймак ягып ашасак та, симермәдек.
Әлбәттә, бер-беребезне кимсетү, кыерсыту кебек гадәтләр юк иде. Без һәрвакыт шат һәм бер-беребезгә ачык булдык. Олыларны олыласак, кечкенәләрне гел яклаша идек. Кемгәдер ачулансак та, озакка бармый иде ул үпкә. Кемнеңдер матур үрнәге, акыллы сүзе, мисалы барыбыз өчен дә тормыш мәктәбе иде.
Интернетта кызларның, малайларның кемнедер кыйнавы турында белгәч, бүгенге үсмерләр өчен куркыныч булып китә. Бүген урам тәрбиясе бөтенләй башка төсмерләр алды. Адым саен куркыныч яный кебек. Шуннан куркып та компьютерга сеңеп утыру кире йогынты бирә, төрле чирләр чыга. Үзегезнең буш вакытны файдалы итеп уздыра беләсезме? Уйлыйсызмы, укыйсызмый, иҗат итәсезме? Бергәләшеп уйныйсызмы? Күмәкләп уйнарлык нинди уеннар беләсез? Бүген сезгә шундый күңел ачу, аралашу мөмкинлеге бирүче уеннарның тагын берсен тәкъдим итәбез. Кем мәчедән тоттырмый, шул иң җитезе була!
Онытмагыз, дуслар, бу уеннар безнең традицияләрнең бер өлеше, тәрбия алымы. Матур, акыллы булып үсегез!

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бүген сезгә җиткерәсе яңалыкларның берсе шундый: ноябрь башында башкалабыз Уфа Русия мәгариф үзәгенә әвереләчәк.

7-10 ноябрьдә Уфада “Киләчәк мәгарифе” икенче халыкара мәгариф салоны эшлиячәк. Ул ВДНХ-ЭКСПОда уза. Чараны Башкортстан хөкүмәте һәм Мәскәү халыкара мәгариф салоны оештыра.
Чара белгечләр, укучылар, эшкуарлар һәм дәүләт идарә органнары вәкилләре арасында элемтә урнаштыру өчен оештырыла. Анда
10 меңләп кеше катнашуы көтелә.
Кунаклар заманча мәгариф системасындагы яңалыклар белән танышыр, мәгарифнең дәрәҗәсен үстерү өчен яңа кадрлар әзерләү, яңача технологияләр куллану бурычы турында фикер уртаклашачак.
Салон фестиваль формасында уза. Анда интерактив мәйданнар, мастер-класслар, күргәзмәләр, консультацияләр, эшлекле форумнар эшлиячәк. Чара эшчәнлеге мәктәпкәчә яшьтәге, гомум, һөнәри, өстәмә, цифралы, инклюзив белем бирү кебек тематик юнәлешләрдә алып барылачак.
Түгәрәк өстәлләр эшчәнлегендә һәр теләгән кеше катнаша ала.
Укучылар һәм студентлар өчен һөнәр сайлауда ярдәм итүче бушлай консультацияләр уздырылачак.
Егетләр, кызлар, бу чарада сез катнашырга тиешсез. Киләчәк сезнең кулларда! Илебездә бәхетле һәм мул тормышта яшәү өчен тирән белем багажы һәм тиешле һөнәрне дөрес сайлау иң мөһим бурыч булып кала.

“Чаткы-инфо”

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Башкортстан –туган илебезнең иң гүзәл төбәкләреннән берсе. Ул ерып чыккысыз калын урманнары, күккә ашкан биек таулары, аллы-гөлле чәчәкле болыннары, иксез-чиксез иген басулары, бормаланып аккан мул елгалары белән дә дан тота.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Үсмерләр өчен башкорт телендә чыккан беренче “Бирешмә!” сериалы “ТЭФИ-төбәк” 2018 бәйгесендә финалга чыкты. “Башкортостан” телерадиокомпаниясенең “Тамыр” каналының иҗат җимеше “Телевизион нәфис фильм/сериал” номинациясендә танылу алды.
“Бу гади генә номинация түгел, чөнки сериал – телевидение эшендә иң авыры”, – ди холдинг директоры Рөстәм Зәрәфетдинов. Аның әйтүенчә, бүген “Бирешмә!” телевизион брендка әйләнде, ә Уфаны Русиянең төбәк балалар телевиденисе башкаласы дип билгеләргә була.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


“Хуҗаның тырышлыгы ихатасыннан күренә!” – диләр. Әйе, безнең мәктәп тәҗрибә бакчасына атап әйткәндәй бу сүзләр. Чөнки безнең мәктәп бакчасы ел саен районда мактаулы урыннар алып килә. Анда керә-керүгә күз явын алып торучы чәчкәләр түтәле тезелеп киткән. Берәүләре чәчәк атып бетерүгә, икенчеләре ачыла. Без аларны шулай махсус аралаштырып утыртабыз, бер буш урын да юк.