Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Менә укучыларның мең хыяллар корып көтеп алган җәйге каникуллары кояшлы көннәргә төренеп дәвам итә. Их, ничек көттек без бу каникулны. Чөнки ел буе укый-укый, уйлый-уйлый тәмам арып беттек бит. Ә каникуллар башлану белән кайберәүләр кунакка, кемнәрдер лагерьга, кемнәрдер ял-дәвалану йортларына бара.


Их, күңелле дә соң җәй көннәре! Аеруча, менә бу рәсемдәге шатлыклары йөзләренә чыккан кызлар һәм малайлар кебек, көндезге лагерьда ял итү бәхете тисә.
Менә бер көнне мин үзебезнең Бүздәк районы Ренат Шәрипов исемендәге Сабай урта мәктәбендә оештырылган “Кояшкай” көндезге лагеренда ял итүче шушы малайлар һәм кызлар янына юл алдым. Укучыларның ял итүләре белән кызыксындым. Үземнең хезмәт практикамны да туган мәктәбемдә үткән идем. Шуның өчен дә күп кенә малай һәм кызлар танышлар. Без алар белән әңгәмә кордык:
– Дусларым, сезгә лагерь тормышы ошыймы?
Рөстәм Даутов: – Лагерьда бик рәхәт. Ул иртәнге зарядкадан башлана. Сәгать 8.30дан 14.30. га кадәр без лагерьда. Ике тапкыр тукланабыз, уеннар уйныйбыз, төрле-төрле чараларда катна-шабыз, табигатьне күзәтергә экскурсияләргә барабыз, анда ял итәбез. Гомумән, көнебез сизелми дә үтеп китә.
– Лагерьга теләп йөрисезме?
Вильмир Дәүләтшин: – Әйе, миңа лагерьда бик ошый, теләп йөрим, хәтта кичкә кадәр торыр идек.
– Кайсы көн хәтерегездә уелып калды? (укучылар һәр көн ту-рында сөйләп чыктылар).
Элиза Мөбинова: – Лагерьда һәр көн үзенчә истә кала. Чөнки бер көн икенче көнгә охшамый. Көн дә мавыктыргыч, кызыклы, фәһемле чаралар үтә. Лагерьның бер көнендә Түреш авылына кунакка бардык. Анда безне Түреш мәктәбе укытучылары, укучылары җылы каршы алды. Без лагерьда ял итүчеләргә концерт бүләк иттек.
Алар да дусларча җавап кайта-рып җырладылар, биеделәр. Аннан соң уйнадык, җырладык, биедек. Кыскасы, без Түреш мәктәбе укучылары белән таныштык, дус-лаштык. Безгә кунакта бик ошады.
Алинә Атнагулова: – Миңа иң ошаган көн “Бантиклар көне” булды. Бу көнне без һәрберебез бантиклар бәйләп килергә тиеш идек. Малайлар да хәтта үзләренә килешле бантлар таккан иде. “Иң матур бант”, “Иң зур бант”, “Иң кечкенә бант”, “Иң күп бант” исемнәренә конкурс үткәрелде. Мин “Иң күп бант” дигән номина-циядә җиңүче булдым. Бантик-ларның ниндие генә юк иде бу көнне!
Гөлнур Габбасова: – Их, Сабан-туе көне ничек күңелле үткәнен сөйләп бетерерлек түгел. Нинди генә ярышлар оештырылмады анда?! Йомырка салынган кашык кабып йөгерү, атта чабу ( таякка атланып), капчык киеп йөгерү, су ташу, капчык белән сугышу, кул көрәше, авыш баганага менү –бөтен уеннар да булды. Тик көрәштә җиңүчегә тәкә генә бирмәделәр.
Алисә Даутова: – Һәр көннең үз тематикасы булды. Гомумән, лагерь тормышының көндәлек программасы бик бай һәм күңелле. Һәр чарада без бик теләп катнаштык. Лагерьда “Лагерь ачылу”, “Барысы да киресенчә”, “Спорт көне”, “Бантиклар көне”, “Без наркотикларга каршы!”, ”Тәмлекәй агач”, ”Сабантуй”, Пушкин көне, “Лагеровидение”, “Мәхәббәтлеләр көне”, “Индеец-лар көне”, Түреш мәктәбенә сәяхәт, экскурсияләр һәм башка чаралар үткәрелде.
Линар Сәитов: – Бер көнне безне Сабай авылы мәчетенә алып бардылар, анда имам Илсур хәзрәт каршы алды. Ул безгә бик күп дини мәгълүмат бирде. Кызыксындырган сорауларга җа-вап бирде, күчтәнәч итеп тәмлекәчләр өләште.
Лилия Әхмәтгәрәева: – Миңа Бүздәккә барган көн бигрәк ошады. Бу көнне без район китапханәсенә бардык. Анда үз белемнәребезне күрсәттек. Иң актив катнашканнар истәлеккә бүләкләр алды. Аннан безне музейга алып керделәр. Музейда бик күп фәһемле мәгълүмат тупладык. Алдагы тукталыш РОВД булды. Монда безне кызыксын-дырган полиция хезмәте турында сөйләделәр, РОВД музеенда бик күп яңалыклар белән таныштык. Сез андагы этләрне күрсәгез! Вәт, өйрәткәннәр, ичмасам!
Юлыбыз ФОК “Олимп”ка китте. Монда без йөздек тә, ФОК буйлап сәяхәт тә оештырдылар. Бер көн эчендә ниләр генә күрмәдек, ниләр белән генә танышмадык. Вәт, рәхәт булды. Үзебезнең лагерьгә инде тәмле ашка кайттык. Соңыннан тәэссоратларыбыз бе-лән уртаклаштык.
Азалия Хәйруллина: –Миндә бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган бәйрәм зур кызыксыну уятты. Мавыктыргыч викторина, КВН һәм шагыйрь әкиятләренә нигезләнеп төше-релгән мультфильмнар укучы-ларның барысына да ошады.
– Лагерьның сәламәтлеккә файдалы якларын нәрсәдә күрәсез?
Аделина Мардиева: – Лагерь көн дә иртәнге зарядкадан башлана, карлыган яфраклары, мәтрүшкә салынган чәй эчәбез, спорт уеннары уйныйбыз, көндә-лек режим – болар барысы да сәламәтлекне ныгыта дип уйлыйм.
Ильвина Исмәгыйлева: –Без-нең ашау рационына төрле ботка-лар, салатлар, витаминнар, җиләк-җимешләр кертелә.
–Лагерь тормышына нинди үзгәрешләр кертер идегез?
Радмил Байков: – Лагерь вакы-ты озаграк һәм өч смена булсын иде.
Алина Галина: – Тәрбияче апа-абыйларыбыз: Юлия Айдаровага Зенфира Сәитовага, Әнүзә Нәсибуллинага, Рәмилә Нәсибул-линага, Марат Арслановка безнең ялны шундый яхшы итеп оештырганнары, азык-төлек белән тәэмин итүче Айгөл апа Шагабутдиновага, пешекче Гөл-генә апа Билаловага һәр көнне тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлаганнары, шәфкать туташы Алия Нәбиуллинага безне сау-сәламәт ял итсен өчен көн дә килеп сәламәтлекне тикшереп торганы, автобус шоферлары Данил Зиннәтуллинга, Илфир Салимовка рәхмәт белдерәбез.

Әйе, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә тәссоратлары белән уртаклаштылар “Кояшкай” лаге-ренда ял итүче балалар.
Бу шат күңелле шаян кыз-малайларның шулай матур ял итүләренә сөендем. Алдагы җәйге көннәрегез дә рәхәт үтсен, сәламәт булыгыз, көч җыеп килегез. Мәктәп сезне үзенең колачын җәеп каршы алыр дип хушлаштым.

 

 

Лагерь тормышы белән БДПУ талибәсе Ильвина Сәитова таныштырды. Бүздәк районы Сабай авылы.


Редакциядән:

“Чаткылар”ны даими укып баручы малайлар һәм кызларга Ильвина Сәитова исеме таныш-тыр. Ильвина яшь хәбәрчебез буларак, мәктәптә укыганда да гәзитебезгә матур, эчтәлекле мәкаләләр язып торды. Студент булгач та безнең белән. Афәрин, Ильвина!
Якын дустыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез. Малайлар һәм кызлар, ә сез шундый кызлардан-егетләрдән үрнәк алыгыз.
Шулай шул, “Чаткылар” белән бер дуслашсаң, аңа хыянәт итеп булмый. Ә “Чаткылар” сезнең һәркайсыгызны ярата һәм дусла-шырга чакыра!