Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Безнең көтеп алынган каникуллар дәвам итә. Көннәрнең берсендә без туганнарым белән Дим буена балык тотарга бардык. Җилле суык көннәр иде әле ул. Шул сәбәпле олы балыклар безгә койрыкларын гына күрсәттеләр. Шулай да бер үк вакытта ике кармагыбызга да ике бәләкәй генә алабуга балыгы эләкте. Минем туганнарымның шатлануын күрсәгез? Алтын балык тоткан кебек хис иттек үзебезне: сикерешеп, биешеп алдык. Һәрберебез теләкләр теләп балыкларны кире Димгә җибәрдек.
Күмәкләшеп балтырган, юа, кузгалак, ачы какы җыйдык. Соңыннан чирәмгә утырып, алып барган ризыклар белән тамак ялгадык. Менә шулай күңелле үтте безнең көнебез.
Азамат Мөхәмәтҗанов,
Әлшәй, Гайнәямак.