Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Чишмә районының Дурас урта мәктәбендә 167 бала укый. Мәктәп яны җәйге лагерьдә 50 малай һәм кыз ял итте. Балалар бу көннәрдә дуслыкларын тагын да ныгытты. Төрле чараларда, ярыш-бәйгеләрдә катнашып үзләрен сынады. Көннәрнең берсендә кечкенәләр төркеме сугышта ятып калган яугирләр истәлегенә багышланган обелискка сәяхәт кылды. Авыл китапханәсе китапханәчесе, укытучылары белән берлектә оештырылган бу мизгелләрдә тагын да күбрәк мәгълүмат алды алар. Туган җиргә сөюләре дә артты.
Тынычлык – һәр кешенең зур теләге. Илдә иминлек булсын, балалар бәхетле тату булып, тулы гаиләләрдә сәламәт һәм шат үссеннәр!
Дилбәр Елкыбаева, җәйге ял лагере җитәкчесе, югары категорияле укытучы;
Гүзәл Зарипова, югары категорияле укытучы.