Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Эссе җәй. Кояш тәнне кыздыра, ярыш чәмне яндыра икән бәйрәме туры килсә. Туймазы районы Төмәнәк авылында елдагыча гөрләтеп уздырылган балалар сабантуена күрше районнардан, хәтта ки Татарстаннан да кунаклар  килде, мәйдан гөжләде. Бу күңелле бәйрәмдә без дә булып, чын күңелдән сөенеп кайттык.

Авылга керә-керешкә балкып утырган Төмәнәк авылы мәктәбе спорт мәйданында кайнашты гына балалар бу көнне. Укуда тырыш, спортта алдынгы балалар янына Сәләт-Кандракүл лагеренда ял итүче “Сәлкешләр” дә килгәч, уеннар аеруча дәртле барды. Сабантуйны ачып, алар төрле дәртләндергеч сөрәннәр белән үзләре турында әйтеп бирделәр. Лагерь җитәкчесе – Сәйдәш Камалиев. Ул КФУны тәмамлаган, тирән белемле, балаларны яхшы аңлаучы, спорт белән дус, десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан егет. Яшь дусларын актив, курку белмәс, белемле, татар рухлы итеп тәрбияләү эшен бик кызыклы оештыручыларның берсе. Үзе дә сәнгатьле итеп шигырьләр укый.
Оештыручылар белдерүенчә, балалар алдагы көнне килеп, сабантуй ярышларына әзерлек башлаганнар. Сабантуй ачык дип игълан ителгәч, берсеннән-берсенә йөгереп, төрле уеннарда катна-шырга, бүләкләр отарга ашыктылар.
Бер башта авыш баганага менәргә чиратка басканнар. Төмәнәк кызлары-егетләренең җитез һәм көчле булуын белеп, оештыручылар бүләккә 10 әтәч әзерләгән. Егетләр, хәтта кызлар да селкенеп торган багананы үзләренә буйсын-дырдылар.

Икенче урында кем катыктан чупа-чупс чүпләде, кем көянтә- чиләк күтәреп чапты, күз бәйләп бүләкләр кистеләр, капчык белән бәрештеләр. Ә сабантуй сәхнәсендә төрле телләрдә җырлар, курай, гармун моңнары яңгырап торды, шаян биюләр тынмады.
Балалар өчен шушы бәйрәмне инде күп еллар дәвамында оештыручы, һәр балага игътибарлы Фәнир абыйлары Галимов үзе дә шул уеннар шаукымында иде: “Уйлап та бирмиләр, рәхәтләнеп йөгерәләр”, – диде ул озын багана буйлап чабучы егет-кызларга көлеп карап. Үзенең дә шул малайлар кебек йөгереп үтәсе килгәндер. Фәнир абый сабантуйларның эчтәлегенә елдан-ел тирәнрәк мәгънә бирү яклы. Сабантуй нәкъ элеккечә халыкчан рухта барырга тиеш ди ул.
Казаннан килгән кунак– “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Рәзинә Исмәгыйлева күңеленә дә мондый бәйрәм хуш килде.
“Бик матур традициягез бар икән, милли бизәкләрне саклавыгыз мактаулы, яхшы күренеш. Башкортстан җирлегендә шушылай күңелле һәм шат яшәвегез сөенечле. Бу күңелле бәйрәм кичерешләре “Сабантуй” журналында да яктыртылыр”– диде ул сокланып.
Шулай Төмәнәк авылында балалар милли рухлы, туган телле булып үссен өчен хәстәрләп торучы, матур киләчәк өчен малын да, вакытын да кызганмаучы, әтиләредәй якын итүче Фәнир абыйлары да булгач бу төбәк балалары тормышның ямен мулдан тоеп яши. Балаларда безнең киләчәк бит, башкача мөнәсәбәт була алмый, шундый ир-егетләребез күбрәк булсын иде.

Сабантуйда без “Өмет”нең якын дуслары Рүзилә Галимова һәм Алсу Мәрданова белән таныштык. Олимпиадаларда җиңүләргә ирешкән Стәрлебаш кызларына, “Сәлкеш” булу бәхете елмайган. Бик шат алар.
“Сәләт” ошый, анда бик шәп, яңа дуслар табасың. Үзең белән бер сулышта, бер рухта булган кешеләр белән аралашасың. Яңа җиңүләргә дәртләндерә”, диләр.
Лагерь тормышын мактап туймыйлар, башкаларга да киләсе елларда анда ял итәргә язсын иде, ди кызлар.
Яшь, чибәр туташларга милли рух, туган телгә сөю каян килгән соң?
– Туган телгә сөю иң беренче әти-әниләрдән килә, үзеңдә ярала,– ди, кызлар. Киләчәктә Алсу табиб булырга хыяллана, Рүзилә язмышын туган тел белән бәйләргә тели. “Кайда булсак та, туган телне саклаячакбыз, балаларыбызны да туган телле итеп тәрбия-ләрбез”, диләр.
Төмәнәк балалар сабантуе кебек чараларда кайнашып уйнап, рухланып үскән егет-кызлар милләтебезнең киләчәк язмышын саклап, үстерүчеләр булыр дип бик ышанасы килә.

Алсу Төхвәтуллина.
Автор фотосурәтләре.