Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Борын-борын заманда, чит илләрдән бер сәүдәгәр нин-дидер орлык алып кайткан. Ул аның нәрсә орлыгы икәнен дә, ни дип аталганын да белмәгән. Ләкин кешеләр аның җимешен җыеп йөргәннәрен генә күргән булган.
Алып кайткач, бакчасына чәчеп карарга булган. “Кешеләр җыя бит, димәк, берәр ашый торган җимештер”,– дип уйлаган сәүдә-гәр.
Кояш җылысына орлыклар бик тиз шытып чыгып үсә башлаган-нар. Яфраклары бар, ә үзләренең чәчкәләре юк икән. Чәч-кәсе булмагач, җимеше дә булмый бит инде. Бу үсенте, янында гына үсеп утырган помидорларны күреп аптыраган. Алар-ның чәчкәләре дә, кайберләренең җимешләре дә бар икән.
– Ни өчен ми-нем чәчәкләрем юк, ә сезнеке бар? – дип сораган ул алардан.
– Без кояшка үре-леп, аңа якынрак булырга тырышып үсә-без, кояш нурларына җылынып, чәчкә атабыз, җимеш бирәбез. Син дә кояшка үрелеп үсәргә тырыш, – дигән помидор.
Бу үсенте өскә үрләргә күпме генә тырышмасын, үрмәли алмаган, ә киресенчә, тирә-ягына таралып үсеп киткән. Күп тә вакыт үтмәгән, ул да чәчкә ата башлаган. Чәчкә атуын аткан, ләкин алар коелып беткәннәр, ә җимешләре чыкмаган. Ул тагын янында утыр-ган яшелчәләргә мөрәҗәгать иткән:
–Инде чәчәк атырга өйрәндем, тик ни өчендер җимешләрем юк. Бакчачы мине, чүп үләне дип, йолкып ташлар инде”,– дип елаган.
Аңа тагын помидор ярдәмгә килгән: “Син кайгырма, дускай, җимешләрең булсын өчен сиңа бал кортлары ярдәме кирәк, алар синең бер чәчкәңнән икенчесенә кунып серкәләндерерләр, аннары синең дә җимешләрең булыр, хуҗабыз да канәгать калыр. Син кортлар белән сөйләшеп ка-ра”,–дигән.
–Мин оялам шул. Мин монда ерак илләрдән килдем, аларга дәшергә кыюлыгым җитмәс,– дигән үсенте.
–Алай кыяр-кыймас, оялып торма дустым. Кара әле, синең әле исемең дә юк бит. Әгәр дә бал кортлары белән сөйләшә алсаң, сиңа “кыяр” дип исем кушырбыз, сөйләшә алмасаң – “кыймас” дип кушырбыз,– ди икән помидор.
–Миңа “кыймас” исеме оша-мый, ә “кыяр” – ошый. Мин сөйләшеп карыйм әле, чакыр дусла-рыңны,–дигән үсенте.
Аннан ул бал кортларына үзенең хәлен аңлатып биргән, ярдәм итүләрен үтенгән. Кортлар яңа чәчкәләрне күреп шатланганнар һәм ярдәмгә ашыкканнар. Берничә көннән үсентенең бәләкәй генә яшел җимешләре күренә башла-ган, һәм тиз арада үсеп җит-кәннәр.
Хуҗалары беркөн чыгып, берсен өзеп алган да, тәмләп караган. “Әһә, бик тәмле икән, бу да яшелчәдер мөгаен, помидор белән дус булгач, аларны бергә кушып ашап карарга кирәк”,– дип уйлаган.
–Менә, кыяр, хәзер синең дә җимешләрең бар, – дигән поми-дор. –Хуҗабыз да бик шат.
–Рәхмәт, дустым, синең ярдәмеңә, бал кортларына да. Без шулай гел дус булып, хуҗабызны шатландырып һәр җәй саен гөрләп үсеп, җимеш бирик,– дигән кыяр.
Аларның сөйләшкәннәрен хуҗа-лары тыңлап торган да, бу яшелчәне “кыяр” дип атый баш-лаган. Аннары ул кыяр белән күршеләрен сыйлаган, һәркемгә бу яшелчә бик ошаган. Орлыкларын алып, сәүдәгәр, күршеләренә, дусларына тараткан.
Тора-бара бу яшелчәне яшел килеш тә, тозлап та ашаганнар. Шул вакытлардан башлап, тәмле, сусыл кыяр һәркемнең табын түрендә утырган. Ә тозлагач, банка эчендәге кыяр башка яшелчәләргә “күрдегезме!” дигәндәй, күз кы-сып, хәйләкәр генә елмаеп утыра, ди.
Рүзил Саниев,
5 сыйныф укучысы.
Бишбүләк районы
Кыңгыр-Мәнәвез урта мәктәбе.