Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Мәктәбебезнең дүртенче сыйныфын тәмамлаучы укучылар да беренче укытучылары Лилия Айрат кызы Басыйрова җитәкчелегендә “Башлангыч сыйныф белән хушлашу” бәйрәмен үткәрделәр.

Чараны алып баручылар Эльвера Вәҗит кызы Шәрәфетдинова белән Хәмидул-лина Елена Борис кызы бәйрәмгә килгән ата-аналарны, укытучыларны, кунакларны үтеп киткән башлангыч сыйныф баскычлары истәлекләре, фотогалерея белән җай гына таныштыра бардылар. Ә истәлекләр, чынлап та хәтсез икән!

Лилия Айрат кызы горурлык белән укучылары яулаган уңышлар турында сөйләде. Ул үз һөнәре серләренә югары дәрәҗәдә ия булуы, тынгысыз, эзләнүчән һәм куелган максатларга ирешә белүе белән укучыларның сәләтен ачуга, һичшиксез, булышлык итә. Уку елы барышында район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда яулан-ган призлы урыннар моның ачык күрсәткече. Менә алар: Рәмил Шәрәфетдинов (тирә-юньне өй-рәнү, 1 урын), Данир Мохтаруллин (тирә-юньне өйрәнү, 2 урын), Финус Гайсин (тирә-юньне өйрәнү, 3 урын), Айнура Закирова (рус теле, 2 урын), Айсылу Салихова (рус теле, 3 урын), Финус Гайсин (математика, 2 урын). 

“Республикама дан җырлыйм!” исемле язма эшләр конкурсы да уңышлар китергән. Бу бәйгедә Айсылу Салихова (җитәкчесе Басыйрова Л.А.) 2 урын, Илсур Сәмигуллин (җитәкчесе Сәләхова Н.А.) 1 урын, Рәмил Шәрәфет-динов (җитәкчесе Шәрәфет-динова Э.В.) 3 урын яулаганнар. Сыйныф укучылары “Русский медвежонок”, “Инфознайка”, “Олимпис”, “Русский с Пуш-киным”, “Дино”, “Заврики” һ.б. күп төрле дистанцион олимпиа-даларда бик теләп катнашалар.
Бу сыйныф укучылары спортны да үз итәләр. ГТО нормалары буенча 7 укучы бронза һәм көмеш медальгә лаек булган. Район күләмендә үткәрелгән ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышларда Рәмил Шәрәфетдинов 1 урын, Рамзан Бахрамов Илеш районында үткәрелгән арм-рестлинг буенча ачык ярышларда 1нче урын яулады (тренеры Абдуллин Г.Н.).
Сыйныф укучылары төрле өлкәләрдә эзләнү эшләре алып барырга бик яраталар икән. Финус Гайсин үзенең “Спорт һәр яшьтә дә кирәк” исемле эзләнү эше белән район этабында 3 урын яулады. Мәктәбебезнең 120 еллык олы юбилеена багышлап сыйныф җитәкчесе белән берлектә актив эзләнү эшләре алып барылган. Алар тарафыннан урта мәктәпне беренчеләрдән булып тәмамлаучы чыгарылыш укучылары турында күп мәгълүматлар җыелды. “Юбилейны каршы алып” исемле эзләнү эше дә район этабында 3 урын алды. Башкортстаныбызның халык язучысы якташыбыз Н.Асанбаевка багышлап үткә-релгән чараларда әдәби – музыкаль тамаша белән район сәхнәсендә чыгыш ясап Гран – при яуладылар.
Мәктәп директоры Владимир Рим улы Семенов һәр балага мактау кәгазьләре тапшырды, җылы сүзләр әйтте, белем үрләрен яулауда алга таба да уңышлар теләде.
Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаучы Хәсәнова Эльмира Хәмзә кызы һәм Гүзәл Әхмәтгариф кызы Вәлиәхмәтова Лилия Айрат кызына, мәктәп коллективына рәхмәт белдерде, катлаулы һәм мавыктыргыч та булган һөнәри өлкәдә уңышлар теләде.
Әйтергә кирәк, дүрт ел дәва-мында бәйрәм хуҗалары үткәргән “Әлифба белән хушлашу”, “Алтын көз”, “Әнием – кадерлем”, “Мәк-тәп белән таныштырабыз”, “Яңа ел“ кичәләре безнең күңелләрдә яхшы тәэссоратлар гына калдыр-дылар. Чираттагы “Башлангыч сыйныф белән хушлашу” бәйрәме дә безгә җылы һәм онытылмаслык хисләр бүләк итте. Яраткан мөгаллимәбез Лилия Айрат кы-зына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Эшендә уңышлар, тормышында якты көннәр телибез!

Бәйрәм кунагы –
Зилә Тимергалиева.
Бакалы районы Иске Корыч урта мәктәбе.