Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 Пит Бентивегна исемле америкалы, электричкада китеп барганда кырынучы кешене телефонына төшереп, видеоязманы үзенең Twitter челтәренә урнаштырган.

Бентивегна каршында бер ир утырган була. Ниндидер моментта ир букчасыннан кырыныр өчен крем алып битенә буйый һәм урыныннан да тормыйча кырына башлый. Аннары  торып, як-ягына карана. Шул чакта видеоролик өзелә. Баксаң, бу иркәй исерек булган икән.

Твиттерга бу видеоязманы урнаштырган кулланучы сүзләренчә, ул электричкада ни генә күрми икән! Бентивегна видеоролигы тиз арада популярлык яулый – аны берничә көн эчендә 3 миллионнан артык кулланучы карый һәм үз Твиттерларына урнаштыра.

Күп кенә караучылар аек булмаган пассажирның оста кырынуына соклана.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

 

Бөекбританиядә 57 яшьлек Иэн һәм Стюарт Патоннар зур-зур кабаклар үстерәләр.

Алар – Бөекбритания рекордсменнары. Узган елны алар Британиядәге иң зур кабакны (авырлыгы 1029 килодан артыграк) үстергәннәр. Бу көзне исә Патоннар 1190 килограммлы кабак белән дөнья рекордын куймакчылар.

Бертуган Патоннар сүзләре буенча, аларда әле  нык зур 6 кабак үсеп килә, кабакларга көненә 100 галлоннан (якынча 380 литр) артык су сибәләр. Кабаклар Нидерландиягә һәм Франциягә конкурска “барачак”. Әмма кабакларның иң зурын Патоннар туган илләрендәге конкурсларда көч сынашыр өчен калдырмакчылар.

Рекордка өмет иткән яшелчәләрне бертуган Патоннар 96 көн дәвамында үстерәләр. Көн саен алар кабакларын 4 сәгатькә якын тәрбияли.

Кабак үстерү белән Иэн һәм Стюарт 11 ел шөгыльләнә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Көнчыгыш икътисади форумында чыгыш ясаганда Путин якын арада Русия һәм Япония арасында солых килешүенә кул куярга тәкъдим итте. Япония премьер-министры Синдзо Абэ килешүгә кул куюга әзерлеген белдерде, әмма В.Путин башлангычына төгәл җавабын бирмәде. Япония хөкүмәтендә Курил утраулары тирәсендәге бәхәсләр хәл ителгәч кенә килешү төзергә ризалар.

“70 ел инде без сөйләшүләр алып барабыз. Синдзо алымнарны үзгәртик диде. Әйдәгез, алай булгач, солых килешүен әле түгел, әмма ел ахырына кадәр төзик”, - диде Русия лидеры “Ерак Көнчыгыш: мөмкинлекләр чикләрен киңәйтеп” пленар утырышында.

Японияне Путин “табигый партнёры” дип атады һәм Мәскәүнең Токио белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләге барлыгын әйтте.

ВВС рус хезмәте мәгълүматлары буенча, Путин бу килешү турында сөйләшүне форумның модераторы Сергей Брилёв сүзләренә комментарий буларак башлады. Брилёв Көньяк Курил утраулары статусын үзгәртсә, анда АКШның ПРО системалары барлыкка килмәсме дигән сорау биргән иде.

Путин исә АКШ ПРО системасының хәрәкәте Русияне борчымаска мөмкин диде һәм Синдзо Абэның форумдагы чыгышына сылтау ясады. Шуннан соң солых килешүен төзүне тизләтү турында сөйләде. “Солых килешүен төзегәч барлык бәхәсле сорауларны хәл итәчәкбез”, - дип тәмамлады сүзен Русия лидеры.

 

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Gallup иҗтимагый фикерләр Америка институты социологлары бөтен дөнья буйлап тискәре тәҗрибә индексы соңгы 11 елда иң югары ноктасына җитеп 30га тигезләшкәнен ачыклаган. 2006 елда бу сан 24 була.

Бу индекс төрле илләр халкының стресс, ярсу, күңел төшенкелегенә бирелү, физик авырту һәм борчылуын чагылдыра. Соңгы сораштыруда һәр 10 кешенең ким дигәндә 4есе борчылу һәм стресс кичергән.

146 ил арасында иң бәхетсезләре булыпҮзәк Африка халкы табылган. Андагы кире тәҗрибә индексы 61гә җиткән.

2 урында – Ирак халкы (59), 3 урында – Көньяк Судан (55), алардан соң Мисыр (47) һәм Иран (45) килә.

Иң позитивлары дип Латин Америкасы халкы табылган. Беренче “өчлек”кә Парагвай, Колумбия һәм Сальвадорда яшәүчеләр кергән.

Русия сораштыру алдыннан халкы иң аз тискәре тәҗрибәгә ия булуларын әйткән илләр арасына кертелгән.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Америка сайлауларына кысылу АКШның тышкы сәясәте һәм милли иминлегенә зур хәвеф белән яный, дип белдерде Дональд Трамп. Ул Американың электораль системасына йогынты ясарга тырышкан чит ил кешеләре, компанияләр һәм илләргә каршы санкцияләр турындагы указга кул куйды. АКШның Милли разведкасы башлыгы Дэниел Коутс һәм Д.Трампның киңәшчесе Джон Болтон сүзләре буенча, берничә чыганактан куркыныч яный, шул исәптән Русиядән дә.

Русиянең Федерация Советында билгеләүләренчә, тыю чаралары турындагы указ Мәскәү белән Вашингтон хезмәттәшлеге мөмкинлекләрен тагы да кыскарта.

“2017 елдагы разведка оешмалары исәпләрендә (отчет) күрсәтелүенчә, соңгы елларда электрон корылмалар һәм интернет-коммуникацияләрнең үсеш алуы чит илләрнең кысыла алу масштабларын һәм янау дәрәҗәләрен арттырды. Моның белән бәйле гадәттән тыш хәл игълан итәм”, - дип аңлатты Трамп.