Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Сез яшәгән төбәкләрдә дә узадыр, малайлар-кызлар бу милли бәйрәмебез. Ә Уфаның икенче татар якшәмбе мәктәбендә укучылар уку елын сабантуй белән төгәлләп, җәйге ялга таралышты.

Сабан туе бу мәктәптә быел бишенче тапкыр оештырылды. Үзенең биш яшен тутырган мәктәпнең түгәрәк саннарын бишенче Сабантуй бәйрәме белән каршы алуы шатлыклы хәл. Май ахырында, бик кояшлы җылы көндә шаулап-гөрләп, уйнап, ярышып көч сынашты, алышты бу шаян һәм шук, үткер егет-кызлар.
Татар якшәмбе мәктәбе 41нче мәктәп бинасында (Достоевский урамы, 154нче йорт) урнашкан, аның турында язганыбыз бар инде. Бәйрәмгә башкаланың бүтән мәктәпләрендә укучылар һәм шул тирәдә яшәгән балалар да килгән иде.
Иртәдән башлап татарча җыр-моңнар яңгырап торган мәйданга килүчеләрнең барысы да шат кәефтә булып, төрле уеннарда катнашты. Сабан туе бәйгеләре кызды. Балалар күз бәйләп чүлмәк ватты, капчык киеп йөгерде, йомырка салынган кашык кабып йөгерүдә ярышты, капчык белән сугышты, сикерде һәм хәтта көянтәләп су күтәреп тә йөгерделәр. Ходай Насыйп итсә, алдагы елларда безнең егетләр атта да чабар, бил көрәшенә дә чыгар. Шулкадәр рухлы үтте бу бәйрәм, аны әзерләүчеләр барлык көчләрен, тырышлыкларын салганнар иде.
Милли бәйрәмдә уеннар белән беррәттән кызыклы ярышлар да сабыйларны җанландырды: бүләкләр кистеләр, төрле кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар. Иң кызыгы, аларның берсе дә бүләксез калмады. Ирек Сәитов, Илдар Байков, Инвер Рысаев, Илнур Кәримов кебек ир-егетләр укучыларга тәмле һәм мәктәптә кирәкле чагу бүләкләрне мулдан хәстәрләгән. Рәхмәт инде балаларны яратучы шундый ир-егетләребезгә, киләчәктә дә мәктәпнең дуслары булып калсыннар. Алар шушы адымнары белән туган телне, милләтне саклап калуга тагын бер өлеш кертте.

Чын артистларны кемнәрдер беренчегә күрә иде, шул сәбәпле, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Рөстәм һәм Айдар Гобәйдул-линнар, яшь җырчылар Алсу Файзыханова, Наилә Әүхәдиева, Ангелина Гафарова, Луиза Сайбатталова, Алсу Сөендекова, “Baby Dance”, “Асылташ” бию төркемнәре чыгышы балаларны чын-чынлап илһамландырды. Балалар рәхәтләнеп татарча җыр-моңнар тыңлады һәм гөрләтеп кул чапты. Ә инде бер урында тик тора алмаган малай-кызлар, әлбәттә, биюләрдән һич тә читтә кала алмый иде, биючеләргә кушылдылар. Татар якшәмбе мәктәбенең: “Ләйсән” бию төркеме, “Тере чишмәләр” фольклор ансамбле әгъзаларының сәләтенә сокланмаган кеше калмады.

Уфаның икенче Татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира Гыйльфанова уку алдынгыларын, төрле ярыш-олимпиадаларда җиңеп чыгучы балаларны, мәктәпкә төрле яклап ярдәм күрсәтүче ата-аналарны тәбрикләп, аларга Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Сабан туе тәмамлангач, балалар өчен мәктәп эчендә чәй табыны оештырылган иде. Бәйрәмдә катнашучылар укытучыларга рәхмәт белдерде, ә балаларның күзләрендә шатлык очкыннары әйтеп бетергесез якты иде.
Оештыручылар билгеләвенчә, бәйрәмнең географиясен тагын да киңәйтеп, Сабан туен шәһәр һәм республика күләменә чыгару күз уңында тотыла. Амин, шулай булсын, балалар Сабантуй бәйрәменең чын асылын, мәгънәсен белеп үссеннәр.
Чарада катнашкан өлкәннәр фикеренә дә колак салыйк: Бәйрәм яхшы оештырылган, бик теләп ярышларда катнаштылар, киләчәктә дә шушы ихласлык саклансын иде. Балалар уеннары белән алданып, фотога да төшерергә онытканбыз. Бу зур бәйрәмдә күпсанлы татар оешмаларының тел өчен көрәшеп йөргән нәнәй-картәтиләре оныкларын, туганнарын җыеп алып килерләр дип өметләнсәк тә, уйлаган чынбарлыкка туры килеп бетмәде. Киләсе елларда катнашучылар саны артыр дип өметләник. Бөтен күңел байлыклары иман, яктылык, милләтеңә сөю сабый вакытта ук салына, шуны онытмыйк”.

 

 

 

 

Алсу Төхвәтуллина.