Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Чакмагыш районында борынгы традицияләрне тергезү дәвам итә. Иске Бәшир авылында узган Сабантуй бәйрәме моның матур бер мисалы булды.

Күп урыннарда онытылган авыл Сабантуе биредә матур оештырылган һәм кунаклар күп җыелган иде. Район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, Уфаның ГИБДД җитәкчесе Илнур Садыйков кебек дәрәҗәле кунаклар да катнашты анда. Авыл хуҗалыгы уңганнарына рәхмәт сүзләре белән бүләкләр тапшырдылар. Игенче исеменә, җиргә гашыйк олы җанлы кешеләргә хөрмәт күрсәтү бәйрәмгә килгән балалар өчен бик яхшы мисал булды.
Үзләре дә бүләксез калмады алар. Елдагыча, яраткан Азат абыйлары “Хәзинә-тур” агентлыгының Казанга сәяхәткә юлламаларын бүләк итте. Узган ел шундый ук бүләкләрне “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә тапшырган иде ул.
Азат Абдуллин – Иске Ихсан авылы егете. Әтисе – Ришат Абдуллин укыткан, үзенә тормышка юллама, белем биргән Иске Бәшир урта мәктәбенә тугрылыгын матур эшләре белән раслый. Билгеле эшкуар, «ОПОРА РОССИИ» эшкуарлар иҗтимагый оешмасы рәистәше, киң җәмәгатьчелек эшләре алып баручы ир-егет туган авылына ярдәм итеп тора. Быел да ул бик булдыклы, тырыш, уңган биш укучыга сәяхәткә юллама бүләк итте.

Ә бит аны да сынаулар сагалап кына тора. Узган кыш кайсыдыр комсыз затлар аның яраткан автосын урладылар. Азат Ришат улының авылына күрсәткән игелекләрен белмиләрдер шул алар, белсәләр... Хәер, бөтен кешеләр дә балалар турында хәстәрлек күрми шул, акча дип күзләре томаланган. Ә Азат абыйлары бернигә карамый дусларын бүләксез калдырмады. Бу адымы белән чын ир-егет үсеп килүче егет-кызларда максатчанлык, тырышлык һәрвакыт матур бәясен алуына, гаделлеккә ышаныч тәрбияли. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез. Мондый булдыклы ир-егетләр күп булсын, дуслар, сез дә Азат Абдуллин кебек кешеләрдән үрнәк алып үсегез.
Сабантуй күңелле уеннар, ярыш чәме, бүләкләр белән гөрләп узды. Никтер безгә җылысын кызганган җәйнең кәефсезләнеп торуына карамастан бәширлеләрдә уен дәрте шәп булды. Уфадан авыл кешеләренә кайнар музыкаль күчтәнәчләр алып кайткан яраткан җырчыларыбыз: Әнвәр Нургалиев, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар чыгышы болытларны эретте, күңелләргә дәрт, кайнар дуслык очкыннары салды.
Ә сезнең авылда уздымы Сабантуе?

Алсу Хәбирова.