Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Туган телгә сөю дә, аңа хөрмәт уяту да мәктәптә генә башланмый, ул әнә шундый кечкенә яшьтән балалар бакчаларында төп бурыч булып хәл ителә, дип язган идек үткән санда. Сүз Казанда узган “Татар кызчыгы-2018” бәйгесе турында инде. Һәрбер гаилә, һәрбер олы кеше, иҗтимагый оешмалар туган телне өйрәнү бурычын иң алгы сызыкка куеп кына милләтне милләт буларак – телле итеп саклап кала ала дигән нәтиҗә юктан тумады.
Сабый кызлар ихластан туган телләрне өйрәнергә әзерлекләрен күрсәтте. “Ни чәчсәң –шуны урырсың” дип нәтиҗә ясарга кирәк моннан чыгып. Гран-при иясен билгеләгәндә дә аларның татарча камил белүе, үз-үзен тотышы, матур итеп җавап бирүе игътибарга алынды.
Бәйгедә беренче “Визитка” турында кызлар үзләре белән таныштырды. Аларның үзләрен кыю тотып, каушамый чыгыш ясый белүләре таң калдырды. Икенче турда алар халкыбызның “Бармак уеннары”н күрсәтте. Берәүләре бармакларына әти, әни, һ.б. ягъни гаилә әгъзалары итеп курчаклар кидереп чыгыш ясаса, икенчеләре һәр бармакны бер җәнлек итеп уйнатты. Алып баручы кечкенә укучы малайлар телефонда гына уйнап, шаяра белүләрен әйтсәләр, кызлар халкыбызның чүрти, аллы-гөлле, сызыклы кебек уеннарын яратып уйнаулары турында белдерде. Бөтен уеннар барышында без “Башваткыч” уенын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның кызы Зәлиянең чыгышын аерым игътибарга алып күзәттек. Әфарин, Зөлфәт, баласында туган телгә чын сөю тәрбияләгән. Зәлия татарча уйлап, аңлап сөйли, аның белән иркенләп әңгәмә корып була.
Өченче турда исә кызчыклар һәм аларның ярдәмче дуслары татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларын сәхнәләштереп күрсәтте. “Әбиемнең сандыгы”, “Сабан туе”, “Сөмбелә”, “Аулак өй”, “Каз өмәсе” кебек гореф-гадәтләрне, яулык салыш, йөзек салыш кебек уеннарны, хәтта шундый җитди булган балага исем кушу йоласын оста итеп сынландырды алар сәхнәдә.
Һәр баланың саф туган телдә чиста итеп, сандугачтай сайрап сөйләвен, җырлавын ишетеп, уен-биюләрен карап күңелләр тулды. Үз милләтенә, халкына нинди эчкерсез сөю, мәхәббәт яралган бит аларның йөрәгендә, әти-әниләр, шул нигезгә балта белән чампыйк, зинһар! Без – татарлар, телебез – татар теле! Йөрәктән-йөрәккә генә күчереп саласы байлык бит ул, аны сатып алып бирәсе түгел.
Баланы үз газиз милләте вәкиле итеп үстерү өчен матди байлык кирәкми, иң мөһиме, әти-әнинең күңеле күгәрмәгән булсын. Бу эшне инде кичә эшли башларга кирәк булса да, бүген дә соң түгел. Бер килеп, сез үз нәсел дәвамчыларына иң зур мирас байлыгын бирүегезне аңлап сөенерсез.

Алсу Төхвәтуллина.