Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Барысы да бу чарага озак әзерләнделәр. Балалар тырышып шигырьләр ятладылар, ата-аналар милли киемнәр тегү белән мәшгуль булды. Яз кызы балалар белән түгәрәк әйләнеп, милли уеннар уйнаган арада, Нәүруз түти учак якты.
Кызлар, малайлар йөгереп ярма, май, тоз-шикәр җыеп китерүгә табышмаклар, тиз әйткечләргә ярыш булды. Ниhаять, “каргалар” очып килеп җиттеләр, беренчеләрдән булып боткадан авыз иттеләр.
Йола буенча җирне, күкне “сыйладылар “ hәм барысы бергә чирәмгә утырып ботка белән сыйландылар.
Чакырылган кунаклар арасында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә бар иде. Оешма җитәкчесе Рәмилә Әмир кызы Әхтәмова балаларга чараның тарихын hәм бәләкәй чакларында ничек яшел чирәмгә җыелып карга боткасы пешерүләрен, мул уңыш үссен өчен яңгыр теләгәннәрен сөйләде һәм үзе иҗат иткән шигырләрен дә укып ишеттерде. Нарасыйлар өлкән апаларын саф татар телендә сөйләвен дә ихластан, чын күңелләреннән, йотлыгып тыңладылар.
Ел саен үткәрелгән бу чараның әһәмияте балалар бакчасында гына бирелми, үсмер балалар да буыннан-буынга тапшыралар, дип йомгаклады чараны балалар бакчасы мөдире Земфира Хәсән кызы Хөсәенова.
Бөтен матурлык рухи байлык бала кечкенә вакытта, күңеле саф, керләнмәгән вакытта салына. Балалар бакчаларында мондый чараларның елдан-ел популярлашуы киләчәктә безнең милли рухият иле бакчасында үзенең матур җимешләрен бирергә тиеш.